Барлык яңалыклар
Социаль бәла
3 октябрь 2019, 14:47

БУЙДАКЛЫК

Буйдаклык проблемасы турында байтак кына фикерләр язылды. Халык та, язучылар да, журналистлар да, психологлар да бу күренешнең сәбәпләрен ачыклап үгет-нәсихәт, киңәшләр бирәләр. Тик ир-егетләребез һаман өйләнергә ашыкмый, буйдаклар саны артканнан-арта гына. Күпләре тыныч, борчылмый йөреп ята, гаилә корырга уйламый да. Туган авылым Тузлыкушта бергә уйнап үскән малайларның яртысы гаиләсез. Ә бит алар күптән кырык яшьтән узган! Даими авторыбыз, Кырмыскалы районында яшәүче Риф КАРАН үзенең язмасында шушы проблеманың сәбәпләрен ача, чишелеш юлларын эзли. Гаиләдә кем – баш, кем муен булырга тиеш. Малайларны тәрбияләү кем өстендә: әтисенеңме, әллә әнисенеңме? Сез дә битараф калмагыз! Үз фикерләрегезне комментарийларга языгыз!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.

Үзем яшәгән районның 21 авылында гына 25-45 яшьтәге 800дән артык буйдак ир-ат бар. Димәк, 800 гаилә барлыкка килмәгән. Бер баладан гына исәпләгәндә дә, 800 сабый якты дөньяга тумаган. Ә районыбызда 122 авыл бар. Һәр авылда 20 буйдак бар дип алсак та, коточкыч сан килеп чыга. Уйласаң, уелып китәрлек. Хәл-вакыйгаларның шундый борылыш алуына, беренче чиратта, ир-егетләр үзләре гаепле. Ялкаулык, пошмаслык, рәхәткә салышып яшәү, кемдер өчен җаваплылык алырга теләмәү, акча таба белмәү аркасында, Ходай Тәгалә биргән иң күркәм һәм изге гамәлдән — гаилә корып балалар үстерүдән мәхрүм алар.
Әниемнең, нәнәйнең сөйләгәннәре хәтергә төшә. «Безнең заманда бер ялгыз ир булмады. Гарип-гораба да өйләнә иде. Ялгыз йөрү, өйләнмәү оят булып саналды. Бәләкәй генә, мунча зурлык өйдә яшәсәк тә, бөтен ир туганнарыбыз өйләнде. Үзләре сугышта ятып калсалар да, балалары нәселне дәвам итте. Аллаһка шөкер, үземнең балаларым да башлы-күзле булып бетте», — ди иде ул.
Олыларның «без гаилә кормыйча йөрергә ояла, гарьләнә торган идек», дип сөйләүләре бүгенге яшьләрнең колагына ят булып тоеладыр. Бу сүзләрнең мәгънәсе ни өчен юкка чыкты соң? Безнең яшьлек елларында гына алар тирән мәгънәгә ия иде бит. Ояла, гарьләнә белә идек. Минем үземә дә соңлабрак, 25 яшьтә генә өйләнергә туры килде (соң да булмаган икән!). Күрше апалар, әниемнең дуслары «өйләнергә кирәк», дип үгетли башлаган иде инде. Үземә дә бу уй тынгы бирми йончыта иде. Аларның сүзләренә кызара биреп, буйдак булып калудан курка идем. Ә хәзер ояламы, куркамы егетләр? Аларга хәзерге заманда бераз кыюрак та булу кирәктер. Халыкта шундый сүз йөри: егет булса – ут булсын, ут булмаса – юк булсын. Ошаткан кызыңны карата белергә кирәк бит. Без, егетләр, табигатебез буенча яулап алучылар, шуңа омтылабыз, соңыннан үзебезнең уңышка сөенәбез, күңелдә горурлык уяна, җиргә ышанычлы, нык басып атлый башлыйбыз.
Хәзер күп нәрсә үзгәргән икән шул. Миңа күп еллар мәдәният йортында эшләргә туры килде. Кызларның әрсезлеге, тәртипсезлеге гаҗәпкә калдыра, (сөенечкә, барысы да алай түгел). Күбесе клубка кызмача килеш килә, аннары егетләрне сырага, көмешкәгә җибәрә. Акыллы, тәртипле егетләр алардан ерак торырга тырыша, кызлар кармагына эләгүдән куркып, клубка керми. Шушы кызларның авызында – тәмәке, кулларында – сыра, телләрендә – әшәке сүз. Шундый күренешләр егетләрне суындырмый буламы? Аларны өркетмиме? Без яшь чакта кызлар андый түгел иде. Без, егетләр, аларга барып сүз кушарга кыймый тора идек. Эчкән егетләрдән озаттыртмый, аларны кире борып кайтара иделәр. Бүгенге кайбер гаиләләрдә әти-әнисенең талашуын, ызгышуын күреп үсү, өйләнгәч шулай була икән, дигән уй малайларның күңел түренә кереп урнашадыр. Шушыларга аз хезмәт хакы алу яки эш таба алмау, өйләнгәч, яшәү урыны булмау да өстәлеп, яшьләрне буйдак тормышка этәрәдер дип уйлыйм.
Дөнья булгач, йомыш белән күрше-тирәгә керергә туры килә. Ирен чакырсаң да, алдан хатыны килеп басып, килүеңнең сәбәбен төпченә. Машинага алмаш частьлар кирәклеген аңлаткач та, ире хатыныннан узып бернәрсә эшли алмый тора. Хатыны ризалык бирсә генә, йомышыңны үти. Шулчак «хуҗа»ны кызганып, үзең гарьләнеп чыгып китәсең. Машинасының алмаш частенә дә хуҗа була алмаган ирне кем дип атарга да белеп булмый.
Тагын бер күренеш. Кунакка йөрмәгән гаилә юктыр. Монда да күпчелек тостларны хатын-кызлар әйтә, ә ирләренең авызынан бер сүз чыкса! Хатынының сүзенә кушылам дип, рюмкасын күтәреп куярга ашыга. Биергә, җырларга, уеннарда катнашырга да атлыгып бармыйлар. Мәҗлесләрдә тик хатын-кызлар гына утырган кебек.
Өйләнмәгән 35 яшьлек бер егетнең сөйләгәннәрен тәкъдим итәм. Менә ул нәрсә диде: «Мин өйләнергә куркам, чөнки үземне беләм, юаш булып туганмын, хатыным мине учында биетәчәк, каты сүзләр әйтәчәк. Ә мин күтәрә алмаячакмын. Я аңа ияреп йөрергә тиеш булам, я чыгып китәргә. Әллә күпме шундый гаилә белән аралашырга туры килде. Күбесендә хатыннары хуҗа, ирләр аларны узып, бернәрсә эшли алмый. Юк, юк, бахыр булып, хатын сүзен тыңлап, буйсынып яшисем килми, буйдак булуга ни җитә. Күпме яши алам, яшәрмен әле». «Ә балалар үстерәсең килмимени?», — дигән сорауга: «Кемнең бала үстереп рәхәт күргәне бар. Әнә, күршемнең улы көн дә әнисеннән акча таптыра, бирмәсә, кул күтәрергә дә тартынмый. Әнисе ялгыз көе тәрбияләп үстергән иде», — дип җавап кайтарды.
Шәһәрдә бер бүлмәле фатирда яшәгән 42 яшьлек буйдак «егет» күңел сере белән уртаклашты. «Туганнарымның, танышларымның өйлән инде, яшәргә почмагың, белемең, эшең бар дип әйтүләре ялкытты. Ачу килсә дә, эндәшмим. Өйлән, дип әйтүләре җиңел. Берничә хатын- кыз белән танышып карадым. Шуны белдем, барысына да байлык кирәк. Берсе: «Фатирың бер бүлмәле генә икән, башка шылтыратма», —диде. Ә икенчесенең өч яшьлек кызына әти генә кирәк булып чыкты. Өченчесе беренче көнне үк хезмәт хакым, машинам турында сорады. Аларны байлыгым гына кызыксындыра, димәк. Шулай да: «Минем гомер алда әле, бәлки табылыр», — дип үз-үзен юатып куйды. Халык «кырыктан соң шырык» ди. Алда гомер булса да, балалар үстереп, дөнья матурлыгына шатланып яшәр вакыт узып бара түгелме соң?
Аның белән сөйләшкәннән соң, их, яучылар кирәк шул, дип куйдым. Алар кемгә нинди пар кирәклеген белеп эш итәр иде. Тагын нәнәйнең сүзләрен искә төшерәм: «Менә мин үзем яучы ярдәме белән кияүгә чыктым, өйләнешкәнче бер-беребезне күрмәдек. Беренче тапкыр никах көнендә очраштык. Менә дигән итеп, бер-беребезгә хөрмәт белән яшәдек, балалар үстердек. Ул чакта аерылышу юк иде».
Бүген яшьләр бер-берсен өзелеп яратып өйләнешәләр дә, берничә елдан дошманга әйләнеп, барысын да аптыратып, аерылышып куялар. Моны ничек аңларга?
Тагын күңелне борчыган нәрсә. Ир балаларны тәрбияләүдә ирләрнең роле бөтенләй юк диярлек. Санап чыгыйк. Балалар бакчасында, яследә, мәктәптә тәрбияче-укытучылар, нигездә, хатын-кызлар; йортта да әниләр тәрбияли. Укып чыгып, эшли башлагач та эш урынында тагын алар утыра. Бу очракта да ирләр читтә кала. Хатын-кыз тәрбиясе генә алган егет тормыш алдында көчсез булып кала. Ирләр кулы, ирләр сүзе булмау аларда хатыннарга хас характер сыйфатлары барлыкка китерә. Өйләнергә уйласалар да, әниләрен алмаштырырлык, аңа охшаган кыз эзлиләр. Бөтен бәла дә шушында түгелме? Шундый малайларның ирләргә тартылуы гаҗәп түгел. Күп әниләр ялгыз көе «өф» итеп кенә үстергән сабыйларының начар юлга басуларын аңламый тора. Тагын шул ягы бар — гел хатын-кыз янында булган егетләр алардан бизә, калган гомерен берүзе генә үткәрергә тели.
Югарыда өйләнмәгән егетләрнең арту сәбәпләренең бик азы гына тасвирланды. Шулай да уйланырга урын бар. Ә егетләргә әйтер сүзем шул: дәрәҗәбезне төшермик, сөйгәннәребезне, илебезне саклый алырлык булыйк. Буйдак булып тегеләй-болай бәрелеп-сугылып йөргәнче, өйләнеп, балалар үстереп, җиргә ныклы басып яшикче!
Риф КАРАН,
Кырмыскалы районы.
Читайте нас: