Барлык яңалыклар
Социаль бәла
16 июль 2019, 13:46

АЛКОГОЛЬСЕЗ СЫРА БУЛАМЫ?

Ә, бәлки, телевизион рекламачыларга “алкогольсез аракы” төрен дә уйлап чыгарыргадыр?Чынлап та, “градус”сыз сыра буламы соң? Юк, дип, миңа гаҗәпләнгән караш ташлыйсызмы? Хаталанасыз, җәмәгать! Илебездә җитештерелгән һәм чит илләрдән кертелгән барлык сыра төрләре дә спирттан мәхрүм, ягъни 0 “градус”лы! Һәрхәлдә үзәк каналлардан көненә 24 сәгать буена барган сыра рекламаларын күргәч, шундый фикер кала.

Бүген телевидениене рекламасыз күз алдына да китереп булмый. Бу аңлашыла да. Чөнки рекламадан кергән керем яңа тапшырулар, яңа фильмнар төшерүгә тотылган чыгымнарны каплау өчен, телевидение хезмәткәрләрен эш хакы белән тәэмин итү өчен кирәк. Юкка гына “реклама – прогресс двигателе” дип әйтмиләр. Шуңа да нинди генә популяр тапшыру карарга утырма, нинди генә классик кинофильм белән кинәнмә, барыбер ярты вакытың шушы “двигатель” белән танышып узачак. Тик аның нигезен я организм өчен зарарлы фастфудлар, я сыра тәшкил итә.
Ни өчен барлык төрле сыралар да телевизион рекламада алкогольсез итеп күрсәтелә соң? Турысын әйтим, инде 45 яшькә җитеп киләм, ләкин гомеремдә дә градуссыз сыра эчеп караганым юк әле минем. Танышларым белән дә хәлләр шулайрак тора.
Шуны ачыкларга теләп, мин Русиядә соңгы елларда кабул ителгән законнарга мөрәҗәгать иттем. Һәм, ни күрим! Русиядә сыра ул вакыттагы Президент Дмитрий Медведев тарафыннан 2011 елның 14 июлендә имзаланган закон нигезендә башка алкогольле эчемлекләр белән тиңләштерелгән. Ә 2012 елның 23 июленнән аны телевидениедә һәм радиода рекламалау бөтенләй тыелган. Тик, гадәттәгечә, бер “әднәке”се бар. Тыю бары тик “катылыгы” 0,5 “градус”тан арткан сыра төрләренә генә кагыла. Кимрәк икән, сыра алкогольле эчемлек булып исәпләнми һәм аны кайда булса да рекламалау һич тыелмый.
Билгеле, сыра җитештерүчеләр моның белән файдаланмыйча калмады. Нәтиҗәдә, телевидениене “алкогольсез” сыра рекламасы басты. Үзе файдалы, үзе тәмле эчемлек итеп күрсәтелә ул рекламада. Ләкин шунысы бар: “градус”сыз сыра төрләре савытларының бизәлеше, маркаларының төрләре ягыннан “градуслы” туганнарыннан һич аерылмый. Шул ук “Heineken”, “Kozel”, “Gossler” һәм башкалар исемнәрен йөртә алар. Бары тик ахырларына “алкогольсез” дигән кушымта өстәлә. Шулай итеп, мондый төр рекламаларны тулы хокук белән алкогольле эчемлекләрне яшерен рекламалау, ягъни закон бозу итеп карарга мөмкин! Ләкин, Мәскәү тарафларында утырган телевидение каналлары җитәкчеләре моны күрми дә, күрергә теләми дә! Күрерләр иде, “алкогольсез” сыра рекламалаудан кесәләренә миллионнарча доллар акча керә! Яшь буын гына шушы рекламаларга алданып, сәламәтлегенә төзәтеп булмаслык зыян сала... Һәм аны кире кайтару өчен рекламадан кергән бернинди акчалар да җитә алмас.
...Шушы сүзләрне яздым да, башыма бер фикер килде. Ә нигә спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләр “алкогольсез аракы” дигән яңа реклама алымы уйлап тапмыйлар икән? Көне-төне телевидение каналларыннан “Русская 0 градус”, “Алкогольсез Столичная”, “Спиртсыз Посольская” кебек рекламалар яңгырап торса, табышлары күпмегә артыр иде дә, телевидение түрәләренең кесәләренә күпме акча керер иде?!
Тфү-тфү авызымнан җил алсын!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: