Барлык яңалыклар
Социаль бәла
9 июль 2019, 13:42

ЯРТЫ ГАСЫР ЯШЕРЕЛГӘН ФАҖИГА

Чиләбедән йөз чакрым чамасы ераклыкта кеше күзеннән илле елга якын яшерелгән һәм егерменче гасырның соңгы уньеллыгында гына сер «пәрдә»се ачылган «Чиләбе-40» дип аталган шәһәр бар. Беренче совет бомбасы өчен плутоний җитештереп, байтак вакыт оборонага хезмәт итүче «Маяк» сәнагать берләшмәсе шунда урнашкан. Сиксән мең кеше яшәгән шәһәр читтән караганда төрмәне хәтерләтә: чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган шушы биләмәгә өлкә җитәкчелеге рөхсәтеннән тыш адәм түгел, куян да үтеп керерлек түгел.Бу районда 1957 елда булган фаҗига нәтиҗәсе шундый: агуланган табигать һәм нурлануга дучар булган йөзләрчә мең кеше...

Чиләбедән йөз чакрым чамасы ераклыкта кеше күзеннән илле елга якын яшерелгән һәм егерменче гасырның соңгы уньеллыгында гына сер «пәрдә»се ачылган «Чиләбе-40» дип аталган шәһәр бар. Беренче совет бомбасы өчен плутоний җитештереп, байтак вакыт оборонага хезмәт итүче «Маяк» сәнагать берләшмәсе шунда урнашкан. Сиксән мең кеше яшәгән шәһәр читтән караганда төрмәне хәтерләтә: чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган шушы биләмәгә өлкә җитәкчелеге рөхсәтеннән тыш адәм түгел, куян да үтеп керерлек түгел.
Бу районда 1957 елда булган фаҗига нәтиҗәсе шундый: агуланган табигать һәм нурлануга дучар булган йөзләрчә мең кеше...
СССРдагы беренче реактор биредә 1945 ел азагында төзелә башлый. Өч елдан соң төзелеш тәмамлана. Тәүге ядро коралы әзерләнә. 1949 елның августында иртәнге 7 сәгатьтә илдә беренче тапкыр атом бомбасы шартлатыла. Чиләбе өлкәсенең Аргаяш авылынннан А. Глухов истәлекләренә караганда, ул 1953-1954 елларда шундый ике сынау шаһиты булган. Икенчесе Оренбург өлкәсенең Тоцк районында.
Солдатлар противогаз киеп, окопка посу белән ун чакрым биеклектән күп тонналы водород бомбасы җиргә атыла, тирә-юньдәге бөтен нәрсә янып бетә, әйләнә-тирә йөрәк тетрәтерлек тавыш белән тула...
Шаһитлар әйтүенчә, эпицентрдан төрле ераклыкта махсус китереп калдырылган хайваннарга шартлауга кадәр дә, соңыннан да медицина тикшеренүе үткәрелгән. Кешеләр турында исә уйлап та карамаганнар. Ә район үзәге Тоцк (ул эпицентрга ун чакрым) халкына катгый «инструктаж» бирелә: «Фәләнчә сәгатьтә өегездән чыгыгыз, күктәге яктылыкка карамагыз!» Райсовет башкарма комитетының шул чактагы рәисе Ф. Колесов «югарыдан»: «Авылдан беркемне дә чыгармаска! Китәргә теләүчеләргә ат бирмәскә!» дигән күрсәтмә ала.
Җир-суны, халыкны агулап, аларны гомерлек бәхетсезлеккә дучар итеп, атом сынаулары уңышлы үтә, ләкин... яңа төзелеп беткән реактордан 1949-1956 елларда радиоактив калдык, Теча, Исәт, Тубыл елгаларына агып төшеп, шул елгалар буенда яшәүче 124 мең кеше нурлануга эләгә. Ә 1957 елның 29 сентябрендә радиоактив калдык саклагычтагы химик шартлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән гөмбә-болыт Чиләбе, Свердловск һәм Төмән өлкәләре буйлап үтә. Нәтиҗәдә, 23000 квадрат чакрым җир һәм шушы территориядә яшәүче 272 мең кеше агулана. Чиләбе өлкәсенең Кәсле, Коншак, Аргаяш, Сосновка районнары аеруча зур зыян күрә.
Галимнәр исәпләвенчә, Чиләбе өлкәсендәге Карачай күлендә 120 млн. кюри радиоактив калдык тупланган. Ә Чернобыльдә – 50 млн кюри. Теча елгасында нурлану Чернобыльгә караганда 26 тапкырга артык!
Ә без һаман туган җиребездә төрле аңлашылмас чупакабралар пәйда булуына, алты аяклы бозаулар тууына, халкыбыз арасында рак чире таралуына аптырап йөргән булабыз тагын...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: