Барлык яңалыклар
Социаль бәла
10 июнь 2019, 16:57

АВЫЛГА ПЕЧӘН КИРӘКМЕ?

Ни өчен бу сорауны юллавыма аптырамагыз. Шушы көннәрдә туган ягыма – Бәләбәй районының Тузлыкуш авылына печән хәзерләшергә кайткан идем. Җитмеш-сиксән сутыйлап пай җирен узган гасырның шанлы 90нчы еллары азагында авылда яшәүче һәркемгә таратып бирделәр. Халыкның күпчелеге кышкылыкка малларына ашатырга анда күпьеллык үлән чәчте. Июнь уртасыннан август ахырына кадәр Өсән елгасы буендагы әлеге җирләрдә мәхшәр куба иде: кем чапкыч, кем гадәти чалгы белән коры көннәрдә чабып калырга тырыша, кемнәрдер кипкән печән тезмәләрен әйләндерә, җыя, кемнәрдер трактор, ат арбалары белән авылга ташый. Тавыш, төтен, техника гөрелтесе. Кыскасы, мәхшәр!Ә быел? Кайчандыр бала-чага, өлкәннәр тавышыннан гөрләп торган кыр тынып калган, күпчелек участоклар ташландык хәлдә, ашлама кертмәгәнлектән, аларны тигәнәк, курай, аксаргак кебек мал ашамый торган үсемлекләр баскан. Печәннең биеклеге тубыктан да узмый. Элгәре утыздан артык хуҗалык печән хәзерли торган җәйрәп яткан кырда нибары ике-өч хуҗалыкның гына печәнлеге тәртиптә, алар я чабылган, я чабылырга әзерләнә.– Бу ни хәл бу? Печән беркемгә дә кирәкмимени? – дигән соравыма, әти, көрсенеп: – Халык мал асрамый бит. Сөтен-колбасасын кибеттән генә сатып алуны хуп күрә, – дип җавап бирде.

Ни өчен бу сорауны юллавыма аптырамагыз. Шушы көннәрдә туган ягыма – Бәләбәй районының Тузлыкуш авылына печән хәзерләшергә кайткан идем. Җитмеш-сиксән сутыйлап пай җирен узган гасырның шанлы 90нчы еллары азагында авылда яшәүче һәркемгә таратып бирделәр. Халыкның күпчелеге кышкылыкка малларына ашатырга анда күпьеллык үлән чәчте. Июнь уртасыннан август ахырына кадәр Өсән елгасы буендагы әлеге җирләрдә мәхшәр куба иде: кем чапкыч, кем гадәти чалгы белән коры көннәрдә чабып калырга тырыша, кемнәрдер кипкән печән тезмәләрен әйләндерә, җыя, кемнәрдер трактор, ат арбалары белән авылга ташый. Тавыш, төтен, техника гөрелтесе. Кыскасы, мәхшәр!
Ә быел? Кайчандыр бала-чага, өлкәннәр тавышыннан гөрләп торган кыр тынып калган, күпчелек участоклар ташландык хәлдә, ашлама кертмәгәнлектән, аларны тигәнәк, курай, аксаргак кебек мал ашамый торган үсемлекләр баскан. Печәннең биеклеге тубыктан да узмый. Элгәре утыздан артык хуҗалык печән хәзерли торган җәйрәп яткан кырда нибары ике-өч хуҗалыкның гына печәнлеге тәртиптә, алар я чабылган, я чабылырга әзерләнә.
– Бу ни хәл бу? Печән беркемгә дә кирәкмимени? – дигән соравыма, әти, көрсенеп:
– Халык мал асрамый бит. Сөтен-колбасасын кибеттән генә сатып алуны хуп күрә, – дип җавап бирде.
Чыннан да, авылыбызда мал асрау югалган кәсеп исемлегенә кереп бара. Заманында иртә-кичен ташкын булып, авыл урамнарын тутырып, ялкауларны уятып үткән авыл көтүе дә өчләтә-дүртләтә кимеп, кечкенә инеш хәлендә калган. Ә бит 90нчы еллар азагында гына авылда зур ике көтү бар иде. Аларны чиратлап көттек. Чират бер елны – бер, икенче елны ике тапкыр килә. Ул елларда көтү көтү зур, әһәмиятле эш санала иде. Көтүгә кимендә өч-дүрт кеше чыга. Шунсыз булмый, чөнки уңда да, сулда да колхоз басуы, аны малдан таптатсаң, бетте баш – штраф чәпәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә малкайларны я тау башында, я шул басулар арасындагы кулъяулык кадәр генә акланда йөртәсең. Ә малларны шул аклан чикләрендә тыеп тоту, уҗымга кертеп күбендермәү – мең бәлале, кәҗә майларыңны сыгып чыгара торган эш. Шуңа күрә көне буе мал артыннан чабып, кичләрен әлсерәгән эттәй телләрне салындырып кайтып егыла идек. Балачак һәм яшьлек еллары шулайрак үтте безнең.
Ә бүген?! Элек арыш, бодай диңгез булып җәйрәп яткан басуларда алабута үсеп утыра, чөнки колхоз 2000 еллар уртасында ук таралды, дөресрәге, тараттылар. Шуңа күрә хәзер авыл көтүен дүрт яклап кысрыклап йөртүнең бер хаҗәте дә юк. Мал саны берничә тапкыр кимесә дә, яңа проблема килеп туды: хәзер көтү чираты мал асраучы һәр хуҗалыкка елына дүрт-биш тапкыр килә. Ә авылда күпчелек өлкән буын яши һәм, көчләреннән килгәнчә, сыер-тана асрый. Аларның көн буена көтү көтеп, ялан буйлап йөгереп йөрергә физик мөмкинлекләре юк. Элек зур булмаган хакка бу эшкә мәктәптә укучы балалар теләп яллана иде, ләкин 2010 елда, уку йортының 110 еллыгын тантаналы рәвештә үткәрү белән, мәктәбебезне ябып куйдылар. Шулай итеп, яшь һәм урта буын гаиләләрен авылга бәйләп торган соңгы җеп өзелде.
Уйлап карасаң, бу – махсус эшләнгән эш, дигән фикергә килергә мөмкин. Башта, колхозны таратып, йөзләрчә гаиләне эшсез, ә димәк, яшәү чыганаксыз калдыру, аннары, сугыш чорында да гөрләп эшләгән мәктәпне ябып, үсеп килүче буынны авылдан, ә димәк, тамырларыннан, теленнән, рухыннан аеру. Утыз-кырык яшьлекләр нишләсен, гөрләп торган хуҗалыкларын ташлап, кемнәрдер – Себергә, ә күпчелек якын-тирәдәге Бәләбәй, Туймазы, Октябрьский кебек калаларга чыгып китте. Анда беркем дә көтеп тормаганлыктан, тулай торакларда гомер кичереп, балаларын урыс мәктәпләрендә укыталар. Менә шулай тоташ милләт тә юкка чыгып бара...
Шуннан соң уйлап карагыз инде: кемгә кирәк соң ул печән? Гәүдәсен көчкә йөрткән сиксән яшьлек әби-бабайларгамы? Юк, әлбәттә! Аларга атнасына бер тапкыр кибеткә барып, пенсия акчасына азык-төлек сатып алып кайту күпкә отышлырак. Җитмәсә, дәүләт тә пенсияләрне ай саен арттырырга вәгъдә итә...
Әйтергә теләгән фикерем шул: Русия күләмендә авылларны саклау һәм тергезү дәүләт программасын кабул итү кирәк! Аны моннан берничә ел элек гамәлгә кергән моношәһәрләргә дәүләт ярдәме программасы үрнәгендә эшләргә мөмкин. Әлеге программа Башкортстандагы Бәләбәй һәм Күмертау калаларында тормышка ашырылып, үзенең җимешле нәтиҗәләрен бирә дә инде. Авылларга да шундый ук игътибар таләп ителә. Дәүләт ярдәме булганда, авылга яшьләр дә дәррәү әйләнеп кайтачак, крестьян хуҗалыклары, мәктәпләр дә гөрләп эшләячәк, һәм без дә “Авылга печән кирәкме?” дигән сорауга һич икеләнеп тормыйча: “Кирәк!” дип җавап кайтарачакбыз...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: