Барлык яңалыклар
Социаль бәла
11 март 2019, 16:32

ӘЙТЕРСЕҢ ЛӘ КӘГАЗЬ КОРТЫБЫЗ?

Мәгариф өлкәсендә ил күләмендә барган экспериментлар “аждаһа”сы башта урта мәктәп системасын егып салса, хәзер инде югары уку йортларын җимерүгә күчте. Ул зәхмәт “ФГОС” дип атала, ягъни, тәрҗемә итсәк, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары”. Алар буенча һәр укытучы үзе укыткан һәм укытачак предметлар буенча РПД, ягъни “Дисциплинаның эш программалары”н төзергә тиеш. Аларга кушымта булып ФОС – “Бәяләү чаралары фонды”, программа аннотацияләре һәм тагын бихисап укыту программалары, модуль-рейтинг һ.б. йөз төрле кәгазьләр бара. Аларда укытучы һәм студент өчен кирәкле методик мәгълүмат якынча 10-15 процентны тәшкил итә, калганы беркемгә дә хаҗәте булмаган “компетенцияләр” исемлеге. Җитмәсә, аларны дистәләгән таблицага тутырырга кирәк. Алар бер үк әйберне кабатласа да, формалары төрле-төрле. Өстәвенә, әлеге программаларны һәр ел кабул ителүчеләре өчен аерым төзергә кирәк. Әйтерсең, “Татар әдәбияты тарихы” курсының эчтәлеге ел саен үзгәреп тора, диярсең. Шул ук Тукай, Гафури, Җәлилләр бит инде!

Тәкъдир шулай кушкан: мин, журналист эшчәнлегем белән беррәттән, инде 23 ел Башкортстан дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында укытам. Кандидатлык диссертациясе якладым, ассистенттан доцент вазыйфасына кадәр хезмәт юлы уздым. Шушы вакыт эчендә югары белем алу системасындагы үзгәртеп коруларның тере шаһиты булдым. Көнбатышка ияреп, биш еллык специалитеттан баш тарту да, бакалавриат, магистратура, аспирантура баскычларыннан торган өч этаплы югары белем бирү системасына күчү дә, уку-укыту программаларының туктаусыз алмашынып торуы да – һәммәсе дә күз алдымнан үтте. Шуңа күрә дә бу үзгәрешләрнең файдасыннан зыяны күбрәк булды дип, тулы хокук белән раслый алам.
Иң башта шуны әйтим: вузларда соңгы елларда узган бюджет урыннарын кыскарту, беренче чиратта, гуманитар белгечлекләр исәбенә башкарылды. Саннар китерү дә урынлы булыр: мәсәлән, мин БДУга эшкә урнашкан 1996 елда татар-урыс филологиясе бүлегенә көндезге укуга – 25, читтән торып уку бүлегенә 20 кеше кабул ителә иде. Ике ел элек исә читтән торып уку бүлеге бөтенләй ябылды, ә көндезге укуга нибары 8 студент кабул ителә. Шөкер, былтыр хәл чак кына яхшыга үзгәрә башлады кебек: “Педагогик белем бирү” белгечлегенә күчкәч, бүлеккә 14 бюджет урыны бүленде. Республиканың башка югары уку йортларында да гуманитар белгечлекләрнең хәле мактанырлык түгел.
“Мондый вәзгыять республикадагы татар мәгарифенә генә хас”, дип лаф орырга ашыкмагыз. Башка милләтләр белән дә шушы ук хәл! Мәсәлән, БДУның филология факультетындагы урыс бүлегенә көндезге укуга 90нчы елларда – 75, соңрак 100 студентка кадәр кабул ителсә, бүген аларның саны 15кә калды. Читтән торып уку бүлегендә ул чорда 50 кеше бюджет исәбенә укыса, быел андый бәхет 10 кешегә генә елмайды. Динамиканы күзәтегез: урыс теле һәм әдәбияты белгечләрен әзерләү 6 тапкырга кимегән булып чыга бит! Ә бит бу – дәүләт теле, илнең һәр почмагында, һәр мәктәптә укытылырга тиешле тел! Башкорт теле, тарих фәне белән дә, нигездә, шушы ук хәл.
Журналистикага килгәндә, хәлләр бөтенләй аяныч. “Башкорт филологиясе һәм журналистика” факультетында бюджет хисабына элек өч милли төркем – урыс, башкорт һәм татар студентлары белем алса, хәзер әлеге белгечлек тулаем коммерция нигезенә күчерелде. Биредә бер ел уку өчен генә дә йөз мең сумга якын акчаны чыгарып салырга туры киләчәк. Ә татар һәм башкорт яшьләренең күбесе авылдан чыга. Анда күп гаиләләр андый акчаны төшләрендә дә күргәннәре юк! Димәк, милли журналистикабызның киләчәге куркыныч астында булып чыга. Аларның урыннарын хәлле гаиләләрдән чыккан шәһәр “мажор”лары ала... Тик алар, нигездә, урыс телле һәм дәүләт матбугатында хезмәт салулары бик икеле...
Университет доценты буларак, бакалавриаттагы уку-укыту программаларындагы үзгәрешләргә дә кагылмыйча уза алмыйм. Алар һәммәсе дә Мәскәүдән төшерелә. Һәм, ни гаҗәп, төп белгечлек буенча предметларга бүленгән сәгатьләр саны елдан-ел кими. Янә саннар китерим: 1996 елда БДУда “Татар халык иҗаты” фәнен укытуга 76 сәгать бүленә иде. Гади генә итеп әйткәндә, атнага өч пар, алты сәгать. Семестр ахырында – имтихан. 2000 еллар башында фольклорга 54 сәгать бүленә башлады, ә инде 2012 елдан сәгатьләр саны 36га калды. Хәзер халык авыз иҗатына атнага бер пар, ягъни ике сәгать бүленә. Башка төп предметлар – тел гыйлеме, әдәбият тарихы, теориясе һәм башкалар белән дә шул ук хәл. Файдагамы бу? Юк, әлбәттә! Чыгарылыш курсы студентларының белемнәре 2000 елларда тәмамлаучылар белән чагыштырганда, күпкә түбәнрәк. Ә бит алар, үз чиратларында, мәктәпкә юл алып, балаларга белем бирергә тиешле затлар. Димәк, киләчәктә алар укыткан балаларның белемнәре дә ташка үлчим булачак... Әлеге реформаларның “җимешле” тәэсирен бүген үк сизәбез. БДУга татар теле һәм әдәбияты буенча кабул итү имтиханнары тапшырырга килүчеләрнең белем дәрәҗәсе төшкәннән-төшә бара.
Әле эш моның белән генә бетсә иде! Мәгариф өлкәсендә ил күләмендә барган экспериментлар “аждаһа”сы башта урта мәктәп системасын егып салса, хәзер инде югары уку йортларын җимерүгә күчте. Ул зәхмәт “ФГОС” дип атала, ягъни, тәрҗемә итсәк, “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары”. Алар буенча һәр укытучы үзе укыткан һәм укытачак предметлар буенча РПД, ягъни “Дисциплинаның эш программалары”н төзергә тиеш. Аларга кушымта булып ФОС – “Бәяләү чаралары фонды”, программа аннотацияләре һәм тагын бихисап укыту программалары, модуль-рейтинг һ.б. йөз төрле кәгазьләр бара. Аларда укытучы һәм студент өчен кирәкле методик мәгълүмат якынча 10-15 процентны тәшкил итә, калганы беркемгә дә хаҗәте булмаган “компетенцияләр” исемлеге. Җитмәсә, аларны дистәләгән таблицага тутырырга кирәк. Алар бер үк әйберне кабатласа да, формалары төрле-төрле. Өстәвенә, әлеге программаларны һәр ел кабул ителүчеләре өчен аерым төзергә кирәк. Әйтерсең, “Татар әдәбияты тарихы” курсының эчтәлеге ел саен үзгәреп тора, диярсең. Шул ук Тукай, Гафури, Җәлилләр бит инде!
Кыскасы, “Татар әдәбияты тарихы” буенча мин төзегән еллык программаның күләме бөтен кушымталары белән 250 биттән артып китте! Бакалавриатның дүрт елына – 1000 бит чамасы дигән сүз бу! Ә миңа әлегә шундый 15 программа төзергә туры килде. Күләмен үзегез чамалагыз инде... Эшләмәс идең, мең төрле тикшерү, Рособрнадзор һ.б. комиссияләрнең “кылычы” баш өстеңдә тора. Биш ел саен вуз шуларның “энә күзе”ннән үтеп, киләчәк эшчәнлегенә хокук бирүче аккредитация алырга тиеш. Быел нәкъ шундый ел: республиканың 700гә якын мәгариф оешмасына Мәскәүдән комиссияләр “десанты” килеп төшүе көтелә. Шуннан уйлагыз инде, ярты ставкага эшләүче (чөнки кафедралар шулай ук елдан-ел кыскартыла бара) бичара вуз укытучысы студентларга белем бирсенме, фән белән шөгыльләнсенме, әллә бетмәс-төкәнмәс отчет, программа һәм башка кәгазьләр тутырсынмы? Гомерләрен фән белән бәйләп, аспирантурага керергә теләүче яшьләр дә бармак белән генә санарлык хәзер. Беркемнең дә кандидатлык дипломын кочаклап, эшсез утырасы килми...
Бүгенге чынбарлыкны күргәч, күңелдә шундый гөнаһлы уй туа: ил мәгарифе белән җитәкчелектә “халык дошманнары” утырып, “укытучы теләсә нәрсә эшләсен, укытмасын гына” дип уйлыйлар ахры. Һәм алар максатларына ирештеләр дип әйтергә мөмкин. Бүген вуз укытучысы “кәгазь корты”на әверелде. Бөек шагыйребез Муса Җәлилнең “Кошчык” шигырен бераз үзгәртеп:Көне-төне шунда казынабыз,Әйтерсең лә кәгазь кортыбыз, -
дип язасы гына калды... Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: