Барлык яңалыклар
Социаль бәла
5 февраль 2019, 17:08

МАШИНАҢНАН КОЛАК КАКМА!

“Матбугат йорты”на һәркөн иртән эшкә килгәндә үк, аның янындагы Пархоменко урамыннан машина төягән эвакуаторларның штраф тукталышына бер-бер артлы тыз-быз чабышуына игътибар итми мөмкин түгел. “Тукталыш тыелган” билгесе астында, ярамаган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китүләрен күреп: “Шөкер, мине бу бәладән Ходай саклады!” – дип куанып та куя идем. Иртәрәк шатланганмын икән...

“Матбугат йорты”на һәркөн иртән эшкә килгәндә үк, аның янындагы Пархоменко урамыннан машина төягән эвакуаторларның штраф тукталышына бер-бер артлы тыз-быз чабышуына игътибар итми мөмкин түгел. “Тукталыш тыелган” билгесе астында, ярамаган урыннарда калдырылган автомобильләрне алып китүләрен күреп: “Шөкер, мине бу бәладән Ходай саклады!” – дип куанып та куя идем. Иртәрәк шатланганмын икән...
Көннәрдән бер көнне шәхси автомобилемне Уфаның Сипайлово бистәсендә урнашкан “Звездный” сәүдә үзәге каршындагы элемтә салоны янына калдырдым да үз эшләрем буенча китеп бардым. Сәгать ярым-ике сәгать чамасы вакыт узгач, әйләнеп килсәм, машинамнан җилләр искән! “Урлаганнар!” – дигән уй башымнан яшен тизлеге белән йөгереп узды. ЮХДИИ, “02” телефоннарына шалтыратырга тотындым. Автомобилемнең маркасын һәм дәүләт теркәве номерларын сорадылар. Аларны атагач: “Машинаң Адмирал Макаров урамындагы 5нче йорт янында урнашкан штраф тукталышында. Җәяүлеләр өчен “зебра” янында калдыргансың. Акчаңны әзерлә. Эвакуатор хезмәте өчен 1500 сум түләргә тиешсең. Автомобилеңне ярамаган урында калдыруың өчен кесәң янә 1000 сумнан башлап 5000 сумга кадәр җиңеләячәк!” – дип, “шатландырдылар”.
Эш шуның белән генә бетсә икән. Башта Адмирал Макаров урамында урнашкан штраф тукталышына барып, эвакуатор хезмәте өчен 1500 сум түләдем. Аннары Урман техникумы урамындагы ЮХДИИ полкына барып, юл кагыйдәләрен бозган өчен 1000 сумлык штраф кәгазенә кул куйдым. Монысына гына чыдарлык әле – миннән алда чиратта торган бер бәхетсезе инвалидлар өчен тәгаенләнгән урынга тукталган өчен 5000 сумыннан колак какты. Шул квитанцияне күтәреп, кабаттан Адмирал Макаров урамындагы штраф тукталышына юл тоттым. Шулай итеп, 3-4 сәгать узгач кына, машинамны яңадан кулыма төшерә алдым.
Җаваплы хезмәткәрләр белән аралашкач, күп нәрсәләргә күз ачылды. Баксаң, тиешсез урында калдырылган автомобильләрне эвакуацияләү белән ЮХДИИ органнары түгел, ә Уфа шәһәренең автопарковка урыннарын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча муниципаль бюджет оешмасы шөгыльләнә икән. “Төзекләндерү” дигән сүз белән машиналарны эвакуацияләү ничек яраша икән – анысы сер булып калды. Рәсми булмаган сөйләшүләрдән шул ачыкланды – эвакуатор хезмәткәрләренә машиналарны алып китү буенча план да куелган икән. Һәр эвакуатор көненә 12 машинаны тоткарлап, штраф тукталышына китерергә тиеш. Анда машина баштагы 12 сәгать дәвамында түләүсез саклана, аннан соң үткән һәр сәгать 25 сумга төшәчәк. Һәр районның үз штраф тукталышы бар. Аларның һәркайсы көненә икейөзләп “бәхетсез” автомобильне кабул итә. Водитель автомобилен эвакуатор алып киткәнче килеп өлгерә икән, аны төягән өчен 480 сум акча түләп, “тимер атын” йолып калырга хокуклы. Шулай ук алгы тәрәзә астында хуҗаның телефон номеры теркәлгән кәгазь калдырылса, эвакуатор хезмәткәрләре аның буенча шалтыратып, хәбәр итәргә бурычлы. Бурычлысын бурычлы да, тик бу кагыйдә гамәлдә үтәлми. Телефон номерым ат башы зурлык хәрефләр белән язып куелса да, эвакуаторчылар шалтыратып “интегеп” тормады.
Эвакуацияләү хезмәте “Уфа шәһәренең автопарковка урыннарын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча муниципаль бюджет оешмасы” дип аталса да, ул, нигездә, шул гади халыкның хәләл автомобильләрен штрафстоянкаларга алып китеп, акча эшләү белән генә шөгыльләнә. Мәсәлән, Гафури һәм Пушкин урамнары чатында тукталыш тыелу турында 7 (!) юл билгесе урнаштырылган. Нәтиҗәдә, тиешле урыныңа барып җитү өчен, “тимер атыңны” дүрт-биш квартал арырак калдырып китәргә туры килә. Әле калдырыр урын таба алсаң... Шулай ук, автомобильләрне эчендәге пассажирлар белән бергә эвакуацияләү очраклары да теркәлгән. Бу инде, гомумән, башка сыймаслык гамәл.
Менә шулай. Автомобильләр саны елдан-ел арта. Бүген Уфада яшәүче һәр өч кешегә бер “тимер ат” туры килә. Шатланырга иде дә бит, тик аларны саклау урыннары, түләүсез парковкалар кимегәннән-кими бара. Уфа шәһәренең автопарковка урыннарын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту буенча муниципаль бюджет оешмасы үзенең төп вазыйфасын онытмаса иде. Ул гади халыктан төрле юллар белән акча җыю белән генә шөгыльләнергә тиеш түгел бит инде! Башкала урамнарында түләүсез парковка урыннарын оештыру – аның төп бурычы.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: