Барлык яңалыклар
Социаль бәла
4 февраль 2019, 18:09

УПКЫН ЧИТЕНДӘ

Балаларга кагылышлы темалар авыр, катлаулы, киңкырлы... Менә әле дә Стәрлетамак, Бурятия, Чиләбе вакыйгалары һәркемне уйга салгандыр. Үз баласы булганнар мондый хәлләргә битараф кала алмый. Бу куркыныч вакыйгаларга инде берничә ай узды, әлбәттә, тикшерүләр, вазыйфалардан бушатулар, шелтәләр булгандыр. Гадәттә, мондый хәлләрдә мәктәпне, сыйныф җитәкчеләрен гаеплиләр. Әмма гаеп аларда гына түгел шул, аларда гына булса, бер “юньсез” директорны икенчесе белән алыштырыр идең дә, проблема да бетәр иде. Ә ул бик тирәндә ята һәм аны хәл итү өчен барыбызга да җиң сызганып эшләргә кирәк.

Балаларга кагылышлы темалар авыр, катлаулы, киңкырлы... Менә әле дә Стәрлетамак, Бурятия, Чиләбе вакыйгалары һәркемне уйга салгандыр. Үз баласы булганнар мондый хәлләргә битараф кала алмый. Бу куркыныч вакыйгаларга инде берничә ай узды, әлбәттә, тикшерүләр, вазыйфалардан бушатулар, шелтәләр булгандыр. Гадәттә, мондый хәлләрдә мәктәпне, сыйныф җитәкчеләрен гаеплиләр. Әмма гаеп аларда гына түгел шул, аларда гына булса, бер “юньсез” директорны икенчесе белән алыштырыр идең дә, проблема да бетәр иде. Ә ул бик тирәндә ята һәм аны хәл итү өчен барыбызга да җиң сызганып эшләргә кирәк.
Вакыт юк!
Бу хәлләргә килеп җитүебезнең төп сәбәбе — балаларга тәрбия җитмәүдә. Ничек кенә сәер ишетелмәсен, бүгенге балага тәрбия юк. Төрле түгәрәкләр, тәмле ашау, матур киенү, кыйммәтле телефоннар, репетиторларга түккән йөзәрләгән мең сумнар — бу әле тәрбия түгел.
Тәрбия бишектән башлана. Психологлар раславынча, кеше шәхес буларак 6 яшькә кадәр формалаша. Нәкъ шул вакытта аның нигезе салына. Менә шунда балага барысын да бирергә, аны мөмкин кадәр яхшылык, матурлык, тәрбия, акыл, зиһен белән “тутырырга” кирәк.
Ә чынбарлыкта ничек килеп чыга? Бала туа, күпчелек очракта ана кеше аның белән 1 яшькә кадәр өйдә утыра да, эшкә чыга. Чөнки декрет ялында акча җитми. Балага ул вакытта памперстан алып, сутлар, төрле махсус ризыклар, сөтләр, кием — барысы да кирәк. Ә алар ат хакы тора. Җитмәсә, гаиләдә башка балалар да булса. Балага 1,5 яшь тулганчы, бераз булса да пособие аласың әле, ә 3 яшькә кадәр өйдә утырырга уйласаң, бу ике җан нинди акчага яшәргә тиеш? Ил күләмендә туымны арттырырга кирәк, дип чаң сукканда, моңа игътибар итмәү — җинаять.
— Кызым туганчы, ирем — 25 мең сум, мин 10 мең сум хезмәт хакы ала идек. Аның 20 мең сумын ипотекага түлибез. Ай буе яшәргә, балалар бакчасына, коммуналь хезмәтләргә түләргә 10 мең сум акча кала. Берничек тә җитми иде. Яшь уза дип, икенче баланы алып кайттык. Гаиләдә тагы бер кеше артты, аңа барысы да кирәк. Ә минем пособие — 3800 сум. Памперсларга гына ай саен 1500 сум китә иде. “Кая барсыннар, барыбер алачаклар!” — диптер инде, балалар әйберен кыйммәткә саталар. Улыбызга 1,5 яшь тулгач, пособие тукталды. Дүртебез иремнең 25 мең сумына карап утырабыз. Аның да 20 мең сумын ипотекага түлибез. Дүрт җанны асрарга биш мең сум кала! Түләүләр, түгәрәкләр турында сүз дә алып бармыйм, бу акча ашарга да җитми. Җитмәсә, без бит яшь гаилә, кашык-кәстрүленнән алып, өстәл-утыргычына, телевизорына кадәр — барысы да кирәк. Кыскасы, яшәмибез, ә интегәбез. Кая анда кинога-концертка йөрү? Кунакка да йөрешмибез — чөнки күчтәнәч алалмыйбыз. Бүген законнар чыгарып утырган түрәләр — совет чорының барлык рәхәтен күргән, бушка фатирлар алган кешеләр, югыйсә. Ә безгә ипотеканы пенсиягә чыкканчы, хәтта чыккач та дүрт ел түләргә. Шуңа күрә, балага 1,5 яшь тулып, пособие тукталу белән, эшкә чыгарга мәҗбүр булдым. Мин чәчтарашханәдә эшлим, көне буе аягөсте, кайтып авам, ни Айсылуга, ни Азаматка вакыт калмый, — ди ике бала үстерүче яшь әни Лариса.
Ни кызганыч, гаиләләрнең күбесе шушы хәлдә. Ананың эшкә чыгуы — сыйфатлы тәрбия тукталды дигән сүз. Арып кайткан ананың бала белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә, мөмкинлеге дә калмый. Шуңа да илебезгә акыллы, тәрбияле, тәртипле, зиһенле балалар кирәк дисәк, аналарга, мохтаҗлык кичермичә, өч яшькә кадәр балаларын тәрбияләү мөмкинлеге бирелергә тиеш. Бу вакытта эштән туктаган анага да, балага да, кимендә яшәү минимумы күләмендәге пособие түләнүе кирәк. Югыйсә, кызык килеп чыга түгелме: илгә балалар кирәк, табыгыз дип көчле пропаганда алып барылса да, яшь аналарның дәүләткә кирәклеге бала тапканчы гына! Бала тугач, аны тәрбияләр өчен тиешле шартлар тудырылмый, ничек кирәк, шулай үстер! Ана һәм балага карата шундый караш яшәп килгәнлектән, бездә күптән түгел Стәрлетамакта булып узган хәлләр килеп чыга да инде. Чөнки тәрбия аксый. Әйе, игътибар җитсен, аралашу булсын, баланы сөеп-яратып үстерү өчен әниләргә сабыйларын кимендә 3-4 яшькә кадәр тәрбияләү мөмкинлеген бирергә кирәк.
Сайтларны ябарга!
Югыйсә, ана кеше эштә, әти кеше – эштә. Ипотекаларын ничек түләп бетерегә белмичә, зар-интизарлар. Бала буш вакытын компьютер белән телефонда үткәрә. Ә анда нәрсә генә юк?! Уеннарның – җаның теләгәне. Ул атышлар, ул сугышлар. Монысы – хөкүмәтнең икенче ялгышы, ул интернет челтәрен контрольдә тотуны, балаларның 18 яшьләре тулганчы социаль челтәрләрдә утыруын чикләүне үз өстенә алмый. Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганда балаларга никадәр игътибар бирелә, күпме хокук сакчылары, күзәтчеләр тикшереп тора, хәтта тимер эзләү приборлары эшкә җигелә, шул игътибарны интернеттагы явызлык белән көрәшкә юнәлтсәң, файдасы күбрәк булыр иде. Ә ул видеокамераларны һәм тимер эзләгечләрне хөкүмәт акчасын урлап баеган түрәләрнең кабинетларына урнаштырырга кирәк.
Әйе, мәктәптән кайткан бала, мәктәптән кайткач, үз дөньясына бикләнә. Ә анда бик зур урынны интернет, төрле ярамаган уеннар алып тора. Атыш, үтереш, кан коеш... Интернет герое кыю, берсеннән дә курыкмый, кулында – корал. Менә шундый геройларны үрнәк итеп куя бала, аларга табына. Шуңа да берәр нәрсә ошамаса, нәкъ интернет геройлары кебек, кулына пычак, балта, мылтык, шартлаткыч ала, бу куркыныч коралларны мәктәпкә күтәреп килә... Интернеттагы төрле зарарлы төркемнәрдә миллионлаган бала утыра, аларның эчтәлеге белән танышсаң, чәчләр үрә тора.
Нигә шушы куркыныч сайтларны япмаска? Кытай, Америка һәм башка бик күп илләрдә интернет челтәрләре дәүләт контролендә. Нигә психикалары формалашып бетмәгән, яхшы белән начарны аера белмәгән балаларга сайлау ирке бирергә? Моның ахыры начар тәмамланырга мөмкин.
Заман бәласе
Мин үзем — өч бала анасы. Моннан 27 ел элек беренче бала белән декрет ялында булганда, акча җитә, киресенчә, кибеттә балага алыр әйбер юк иде. 90нчы еллар кризисы иде ул. Кеше башына берәр килограмм гына сатылган алма, әфлисуннарны ике-шәр тапкыр чират торып ала идек. Шулай булса да, баланың авызыннан яшел-чә-җимеш өзелмәде, колбаса, акмай талон белән булса да, җитә иде. Ул вакытта ашыгып эшкә чыгу хаҗәте юк, декрет ялында иркенләп утырырга мөмкин иде. Чөнки халык, бүгенге-дәй, кредит кабаласы кимә-гән, бурычка чуммаган.
18 ел элек икенче бала белән декретта утырганда акчага интегүне үз җилкәбездә татыдык, әмма авыл җирендә яшәгән әти-әниләр ярдәме белән барысын да җиңеп чыктык. Ул вакытта кыргый базар шартлары хакимлек итә иде. Әйбер хакларын кем ничек тели – шулай куя. Хөкүмәт ул чорда балалар киеме, иң кирәкле товарлар, дарулар, ашамлыкларның төгәл хакларын билгеләү белән шөгыльләнмәде. Ни кызганыч, әле дә хәлләр үзгәрмәде диярлек...
Моннан сигез ел элек декрет ялына чыккач, озак утырырга туры килмәде, балага 1 яшь тулу белән эшкә чыктым. Чөнки тормыш иптәшем кыскартуга эләкте. Демографияне күтәрүгә өлеш керткән гаиләгә карата бу адым – үзе аерым бер язма темасы. Бу юлы декрет ялында утыру тагы да катлауланды. Чөнки кибетләрдә бар да бар, әмма халыкта акча юк. Хезмәт хакы ел саен кими башлады. Махсус исәпләдем, җиде ел элек алган белән чагыштырганда, хезмәт хакы биш-алты меңгә кимегән. Ә хакларның күпмегә артуын сезгә сөйләп торасы да юк...
Без эчеп йөргән,эштән качкан гаилә дә түгелбез, икәүләп эшләп йөреп, үз көчебез белән бакча үстереп тә, гаиләгә акча җиткереп булмый. Ә ялгыз аналарга нишләргә? Яки эшсез калганнарга? Авылда тере акча күрмичә, колхозда эшләп йөргәннәргә ничек көн күрергә? Шәхсән мин үзем, балаларга акча җиткерә алмаганлыктан, гел ике эштә эшләргә мәҗбүр булдым. Ике эштән соң кая инде тәрбия? Бала “укыйк әле” дип китабын күтәреп килсә дә, укырлык хәл калмый. Без аларның тамакларын гына кайгыртабыз, тәрбия җитмәү – бүгенге замананың бәласе.
Элек ничек иде?
Әти-әниегез сезнең үзегезгә күп вакыт бүлдеме, диярсез? Бик күп бүләлмәгәннәрдер. Әмма без авыл җирендә үстек һәм төрле начарлыкларга вакыт калмый иде. Без эштә тәрбияләндек. Ә шәһәр баласы эшсезлектән интегә, аларны хәзер мәктәптә такта сөрттерергә дә ярамый. Моннан да начар нәрсә юк, ул, минем өчен кемдер эшләргә тиеш, дигәнне сеңдереп үсә, үзендә җаваплылык тәрбияләми. Шунысы да бар: элек без нәнәйләр тәрбиясендә булдык. Алар безнең күңелләргә иманын да, тәүфыйгын да, тәрбиясен дә салды. Хәзерге нәнәйләр башка төрлерәк. Алар үз бурычын бала карауда күрми, аеруча шәһәр нәнәйләре. Алар бассейнга, аэробикага йөрүне хуп күрә, моның өчен аларга сүз әйтеп тә булмый. Кыскасы, заман башка — заң башка.
Җәмгыять тә икенче. Элек бөтен авылга бер сәрхүш булып, калганнары җимереп дөнья көтсә, фермада, кибеттә, мәктәптә, почтада эшләсә, хәзер авылларда эш юк. Ә эчүчеләр саны артканнан-арта бара. Фермалар ябылды, кибетләр ябылды. ФАПлар ябылды, почта ябылды, клублар ябылды. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр кайсы урында ябылды, кайдадыр филиалга әйләнеп, анда эшләүчеләр кыскартылды. Авыллар хәзер бөтенләй диярлек эшсез.
Эш булмаганлыктан, ир-атларның күпчелеге читтә эшләп йөрергә мәҗбүр. Димәк, гаиләләрдә әти тәрбиясе юк дигән сүз. Безгә, бераз салулап китсәк, әткәйнең ачулы бер карашы җитә, сүз әйтеп торуы артык иде, ә хәзерге бала-чаганы аталары тәрбияләми, чөнки алар — Себердә.
Өченчедән, мәктәп тә икенче. Элек без көне-төне мәктәптә булсак, бүгенге белем учагы үз өстеннән тәрбия функциясен алды. Укытучылар документ тутыра, кәгазь эшен башкара. Отчет заманына әйләнде дөнья. Кәгазь тутырабыз да, кәгазь тутырабыз, ә эшләргә вакыт калмый. Бүгенге укытучыларга, кызганычка каршы, мәктәптә “уңайсыз” балалар кирәкми, аңардан котылу юлын гына эзлиләр, чөнки алар белән эшләү, өстәмә шөгыльләнү беркемгә дә кирәкми.
– Балабыз өч яшь ярымда укырга өйрәнде, мәктәпкә барганда йөзләр, меңләр арасында рәхәтләнеп куша, бүлә, тапкырлый иде инде. Бик күп белә. Әмма мәктәптә аңа юл таба алмадылар, өлгермәгән балалар арасында йөри. Мин укытучыга аптырыйм, әгәр дә безнең балага икегә берне кушу кызык түгел, ул башкалардан алгарак киткән, күбрәк белә икән, нигә шул балага башка төрле биремнәр биреп карамаска?! Ел әйләнәсенә ул шулай эшсез утырды, чөнки аңа бу программа кызык түгел, соңыннан шаулый, башкаларга комачаулый башлады, укытучысы аңа кул селтәде. Мин монда укытучыны гына гаеплим – ул бала белән индивидуаль рәвештә эшли белми. Шундый белемле, башлы баланы да кызыксындыра алмады. Бер көнне тәртибе яхшы түгел дип, мине мәктәпкә чакыралар, алыгыз, башка җиргә бирегез дип үгетлиләр. Имеш, программаны үзләштерә алмый. Миңа хәтта көлке булып китте – ул бит инде өч-дүрт яшендә үк боларны белә иде. Шундый укучыны да юкка чыгаргач инде! Кызганыч, мәктәпне шундый укытучылар баскан, – диде бер танышым быел беренче сыйныфтагы улын укыткан укытучыга зарланып.
Ә бит һәр баланың – әгәр дә аның белән чынлап торып эшләсәң, йомшак урыны, тыңлата торган “кнопкасы” бар. Иренмәсәң, һәр баланың күңеленә юл табып, аны яхшы якка үзгәртеп була. Бары тик эшләргә генә кирәк. Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов нәкъ шуңа басым ясады да инде.
Эшләргә кирәк
Барыбызга да билгеле: бу бәла бүген генә башланмады. Находка, Ивантеевка, Отрадное вакыйгалары безгә сигнал булырга тиеш иде. Әмма ул вакытта да шаулашып алдык та, бер-ике кәнәфи бушатылу белән, эш онытылды. Бәлки, кайдадыр сигнализация куйганнардыр, турникетлар урнаштырганнар, сакны ныгытканнардыр. Әмма болар — явызлык күрсәтергә уйлаган укучының юлында кечкенә киртәләр. Монда, гомумән, киртәләр корырга түгел, балалар белән эшләргә кирәк.
Нәтиҗә бер: балаларны тәрбияләргә кирәк. Тәрбияләве авыр, чөнки алар тормышның камил булмавын күреп тора. Тигезсезлекне үз җилкәсендә татый. Алар баласын репетиторга йөртер өчен көне-төне акча эшләгән анасын, коллекторларның чираттагы шалтыратуыннан соң телефонын атып бәргән атасын күреп үсә. Шунлыктан баланың күңелендә үпкә өлгерә, ачу кайный. Һәм ул көчле булырга карар кыла, шушы тигезсезлек белән үзе белгәнчә көрәшергә уйлый. Совет чорында мондый хәлләр юк иде, чөнки без барыбыз да тигез җәмгыятьтә үстек. Барыбызны да берләштергән хыяллар, планнар бар иде.
Упкын читендә
Элегрәк мәктәпләрдә социаль педагоглар эшләде, әмма алар кыскартуга дучар булды. Психологлар зур йөкләнеш белән эшли. Бер мәктәпкә — бер психолог — ул бик аз. Аннары, җәмгыятьтәге тигезсезлек өчен бөтен җаваплылыкны бер психолог иңенә генә салып буламы?
Хәтерегездә булса, моннан берничә ел элек Отрадноеда шушындый ук вакыйга булгач, журналистлар мәктәп директорына моның сәбәпләре турында сорау биргән иде. Ул Сэлинджерның “Над пропастью во ржи” дигән әсәреннән алынган сүзләр белән җавап бирде: “Безнең балалар упкын читендә тора. Аларны туктатырлык, кисәтерлек, киңәш бирерлек бер кеше кирәк. Һич югында җәлләргә, башларыннан сыйпарга кирәк. Аларның ничек моңа мохтаҗ булуларын сез күз алдына да китерә алмыйсыз!”. Әлеге әсәр ничә дистә ел элек язылса да, әле дә актуальлеген югалтмый. Балаларга айпадлар да, имтиханга кергәндә полиция тентүе дә түгел, ә безнең ВАКЫТ, ЯРАТУ, ИГЪТИБАР кирәк. Монда турникетлар, магнитлы ишекләр, биек коймалар гына ярдәм итми шул. Хәтта һәр мәктәп алдына БТР куеп чыксаң да – хәл үзгәрмәячәк, чөнки аларга куркыныч әллә кайдан, читтән янамый. Эш балаларның үзләрендә, аларның эчке дөньясында.
Монда балалар түгел, ә аларны кеше үтерүгә барып җиткергән өлкәннәр, җәмгыять гаепле. Чөнки упкынга без аларны үзебез этәрәбез...
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.
Читайте нас: