Шигърият
24 Сентября , 08:00

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. Шигырьләр

Чакмагыш районының Рапат авылында яшәп иҗат итүче ветеран укытучы, шагыйрә Рәсимә Гыймран кызы ИЛЬЯСОВА җәй белән хушлаша.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. ШигырьләрРәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. Шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. Шигырьләр

ҖӘЙ АЗАГЫ

Җәй азагы. Бар сөюен җыеп,

Кояш якты нурын җибәрә.

Бусагага килеп басты  көз дә,

Җәй байлыгын салып иңнәргә.

 

Тансыклатып көтеп алган җәй дә

Сиздермичә үтте тиз генә.

Дәрәҗәсен белеп, тыйнак гына

Алыштыра аны көз генә.

 

Җәйге җәйгор ефәк җебен алып,

Хисләремә аны саплыймын,

Җәй чәчәген алып кочагыма,

Сабыр гына көзгә атлыймын,

Җәй җылысын җанда саклыймын

 

ҖӘЙГОР

Яңгыр тамчылары җиргә

Энҗеләрдәй коелды.

Бөтен дөнья, юынгандай,

Саф суларга коенды.

 

Юмарт җирем зәңгәр күккә

Чиксез рәхмәтле иде:

Төрле төстән буйлап чиккән

Җәйгор-тастымал элде.

 

Күктә затлы бүләк күреп,

Кояш елмаеп көлде,

Сөенечне уртак итеп,

Җәйгорны нурга күмде.

 

Бу матурлык – мизгел генә...

Шундук эреп югалды.

Ә хәтердә аллы-гөлле

Чагу төсләре калды.

 

Сусаган җирне сугарып,

Яңгырлар явып үтә...

Ә күңел һаман күктәге

Җәйгор балкышын көтә.

 

ОЗАТУ

Җәйнең соңгы көне календарьда...

Төгәл чикләр анда куела.

Табигатьнең аның үз тәртибе –

Зәңгәр күктән нурлар коела.

 

Язны кигән яшел күлмәге дә

Искермәгән әле, тузмаган.

Нәзәкәтле генә җирне назлый:

Җәйнең егәрлеге узмаган.

 

Чәчәкләрнең әле купшы чагы,

Җәйнең матурлыгы үзендә.

Алмагачлар, җимештән сыгылып,

Атлап керә алтын көзенә.

 

Җәйгә рәхәт! Ул бит үзе белми:

Соңгы көнен бүген үткәрә.

Сагышланмый.Аның сагышын да

Мин иңемә үзем күтәрәм.

 

Хушлашамын синең белән, җәем,

Шатлыклар да, булды югалту...

Сау бул инде, кабатланмас җәем!

Җиңел түгел сине озату...

 

КИЧКЕ ЭҢГЕР

Кичке эңгер. Кояш батып бара.

Гүя, тау артына тәгәри.

Ияреп китсәм шул кояш артыннан,

Булмас әле миңа әллә ни...

 

Шаярасы килеп куя кайчак,

Оялта шул, никтер оялта...

Яшьлек белән картлык арасында

Гомер, дигән, озын юл ята.

 

Кайчагында күңел айгызыймы?

Шул юлларга кереп адашам.

Кояш баешында, ымсындырып,

Яшьлек кулын болгый юл аша.

 

Серләр ята әллә ал офыкта?

Карый-карый күзләр камаша.

Кичке эңгер – үзе сихри дөнья,

Әсир итә хәйран тамаша.

 

АҖАГАН

Күкне ут-яшен камчылый,

Аннан шартлый күкрәве.

Быелгы яшенле яңгыр

Шомга салды күпләрне.

 

Көзләрен дә күктә уйный,

"Ялт-йолт" итеп аҗаган.

Әллә инде утлы яшен

Җәйдә уйнап туймаган?

 

Бу яшен инде куркытмый,

Каты күкрәү булмагач.

Мин дә аҗагандай балкыйм,

Күкрәргә көч калмагач.

 

Бары кабызам ут-ялкын,

Яшен чаткысын алып.

Калдырам сезнең күңелгә,

Җан күкрәвемне салып.

 

КОЯШКА БАГАМ МИН ДӘ

Мине һәрчак сокландыра

Басудагы көнбагыш.

Чолгап алган бу гүзәллек

Нигә соң сала сагыш?

 

Әллә сары таҗларымы

Хәтерләтә сагышны?

Әллә гомеремнең көзе

Бигрәк моңлы, сагышлы?

 

Көнбагышлар баш имиләр,

Үреләләр кояшка.

Алар кочагында калсам,

Ник уралам сагышка?

 

"Җылы өләш,  үзең яктырт! –

 Дигән сыман көнбагыш,–

Көзләрдән соң кышлар килә...

Шулай корылган тормыш."

 

Гомер көзләремне күрдем:

Рәхмәтлемен язмышка.

Көнбагышкай! Синең кебек,

Багыйм әле кояшка,

Бирелмичә сагышка!

 

ИСӘНМЕ, КӨЗ!

Җәйләр китте, ә чынлыкта –

Гомернең җәе китә.

Җәйләрдән соң көзләр, кышлар –

Шулай гомерләр үтә.

 

Һәрбер мизгел – төсле саплам,

Сапламга көннәр тезәм.

Көз баласы булгангадыр:

Яратам сине, көзем.

 

Кил син безгә, иңнәреңә

Парчалы яулык ябып.

Алтындай сары күлмәккә

Миләш-муенса тагып.

 

Шатлык, муллык алып кына

Атлап кер һәрбер өйгә.

Көзге туйлар шаулап үтсен,

Иминлек килсен җиргә!

 

КӨЗГЕ ХИСЛӘР

Килеп керде кабаттан җәй

Көзнең җиләс кочагына.

Көз дә сихри назга чумды

Аның сөю учагында.

 

Бүләк итәр иде җәйгә

Купшы гына матур гөлләр,

Аларны да туңдырды шул

Кырау алып килгән төннәр.

 

Ә гашыйк көз табигатьне

Сары, кызыл төскә манды.

Парча сыман яфракларны

Җәйнең юлларына салды.

 

Болытлар да таралышты,

Кояш  җылы нурын сипте,

Тирә-ягым, хозурланып,

Кабаттан яшәреп китте .

 

Күңелләр дә иләс-миләс,

Җәйләр кабат кайткан сыман...

Җылы көннәр озак тормас –

Җиргә яткан аксыл томан.

 

Һәр мизгелне көтеп алам,

Барысы да шундый якын.

Сүрелмәс әле хисләрем,

Күңелемдә булса ялкын.

 

КӨЗГЕ МОҢ

Җайлап кына атлап киләм,

Чуар келәмгә басып,

Көзге көннең бераз моңсу

Сихри серләрен ачып.

 

Көзге яфраклар, кыштырдап,

Үзенчә нидер көйли:

Гүя, мине якын күреп,

Алар эч серен сөйли.

 

Агачыннан өзелгәнгә

Торалардыр боегып...

Назлар эзләп, җир-анага

Ята алар сыенып.

 

Җаннарыма көзге көннең

Сагышлары сарыла.

Юк-юк, күңелем түрендә

Сихри бер моң агыла.

 

Атлап киләм, мин көзләргә

Сокланып... хозурланып...

Сабыр гына саубуллашкан

Көз моңына уралып.

 

КАШКАРЫЙЛАР

Ярсу елга инде сабырланган,

Талгынланган инде агышы.

Сайрар кошларның да моңсу гына

Саубуллашып китеп барышы.

Агачлар да яшел киемнәрен

Алыштырган инде сарыга.

Чәчәк-гөлләр, сулып, орлык койган

Язын тагын яфрак ярырга.

Көзнең йончу гына бер мәлендә

Кашкарыйлар чәчәк аталар.

Бар табигать кышка җыенганда

Яшьлек елларына кайталар.

Балкып тора алар: гүя, язның

Юмарт нурларына коена.

Гүзәллекне җиргә бүләк итү

Олы бәхет булып тоела!

…Кояш нурын сүрән генә сибә,

Кырау төшә кайчак төннәрен…

Чәчәк атып өлгерергә кирәк:

Санаулы ич көзнең көннәре.

Шау чәчкәдә нәфис кашкарыйлар:

Бирешмиләр көзге җилләргә!

…Соңлап бөреләнгән иҗатымны

Охшатамын көзге гөлләргә…

 

ХӘТЕРДӘ

Алтын көз. Яфраклар коела.

Икәүләп атлыйбыз, серләшеп.

Берәүләр калалар сокланып,

Кемнәрдер карыйдыр, көнләшеп.

 

Сизмибез. Вак яңгыр сибәли.

Көзге җил яфраклар уйната.

Без бергә. Без шундый бәхетле!

Яңгыр-җил – безнең дус шул чакта.

 

Көлешеп, чатырны ачабыз.

Шаярып, астына качабыз.

Күзләр бит төбәлгән күзләргә.

Урынсыздыр әйткән сүзләр дә.

 

Ишетеп, йөрәгең тибүен,

Сөюнең нурына коенам!

Сакла, дип, яңгырлар, җилләрдән,

Мин сиңа, назланып, сыенам…

 

…Алтын көз. Мин ялгыз. Вак яңгыр.

Өзелеп төшәләр яфраклар…

Күңелемнең иң-иң түренә

Ягылып калганнар яшь чаклар…

 

…Тамчылар тыпырдый чатырда:

– Хәтердә! Хәтердә! Бары да…

 

КӨЗГЕ ХОЗУРЛЫК

Көзләрдән дә матур мизгел

Табалмам инде тагы.

Табигатьнең , хозурланып,

Назланып торган чагы.

 

Сүрән генә кояш балкый,

Жылы нурларын коеп.

Тирә-як сихри тынлыкта,

Көзнең ләззәтен тоеп.

 

Агачлар чуар бизәкле

Бәйрәм күлмәге кигән.

Күккә ашкан имәннәр дә

Горур башларын игән.

 

Миләш, балан, купшыланып,

Кызыл муенса аскан.

Ә зелпеләр, көязләнеп,

Чук-чук алкалар таккан.

 

Җиргә төсле яфраклардан

Затлы келәм ябылган.

Әйтерсең, алтын ефәктәй

Жепләр белән каелган.

 

Яр буендагы таллыкка

Күксел томан сарылган.

Бар табигать нәүмизләнгән,

Гүя, эштән арынган...

 

Шушы мәлдә минем күңел

Урала назлы моңга.

Йөрәгемдә туган хисләр

Калмады микән соңга?

 

Соң булса да, уң булсын, дип,

Кулыма каләм алам.

Язган шигъри юлларымны

 

Соң булса да, уң булсын, дип,

Кулыма каләм алам.

Язган шигъри юлларымны

Көзге моңнарга манам.

 

ҖӘЙЛӘР ЯМЕ БАРМЫ КӨЗЛӘРДӘ?

Көз башында җәйләр хозурлыгы:

Назлап сөя кояш нурлары.

Жәйләр ямен биреп бетмәгәнме?

Көзләр микән шуңа соңлады?

 

Еламсырап торган болытлар да

Офыкларга кереп югалды.

Табигать тә сихри ләззәтлектә,

Нидер көткән кебек, тын калды.

 

Көннәр шундый җылы, күкләр аяз,

Йомшак җилләр назлап исәләр...

Җавап бирә алмам бер сорауга:

– Бәхетлеме соң син? – дисәләр.

 

Тынгы тапмый күңел, телгәләнә –

Тыныч түгел бүген дөньялар...

Илем күген каплый кара болыт,

Япь-яшь җаннар кан-яшь коялар.

 

Көзге көндә җәйләр була алмый,

Нәүмизләнгән гөлләр , боегып...

Урап алган мине моңсу тынлык...

Юк, еламыйм...Торам тыелып...

Кояш нурларына коенып...

 

ӘБИЛӘР ЧУАГЫ

Көз ае бик сабыр...

Сибәли вак яңгыр...

 

Җәй китте еракка,

Килмәс шул кунакка...

 

Ишекне шар ачып,

Җәй тора ,күр, басып!

 

Кунакның тансыгы,

Күңелгә якыны.

 

Көннәре кояшлы,

Җылы, шат карашлы.

 

Моңсу көз яшәрә,

Ямь таба яшәүдә.

 

Күрсәтә ачык йөз,

Кунакчыл юмарт көз.

 

Тик кунак  күп тормый,

Көзләрдә җәй тумый.

 

Әбиләр чуагы–

Бары көз кунагы...

 

ЯФРАКЛАР КОЕЛА    

Көз килде.Яфраклар коела.

Уйнаклап,ул җиргә төшә дә

Дуслары янына сыена.

Агачтан өзелгән һәр яфрак,

Гомернең үтелгән көнедәй...

Кирегә кайталмас минутлар...

Кабатлап булмаган мизгелдәй...

Түшәлгән корыган яфраклар

Аягым астында кыштырдый...

Сөйләсе серләре бар микән?

Алар бит нәрсәдер пышылдый.

Үзләре бик чуар төсләрдән

Сырыган корама юргандай.

Тыгызлап,түшәлеп ятканнар,

Җир өстен җылытып торгандай.

Көз җитте.Яфраклар коела...

Җил белән уйнаклап арыгач,

Җир-ана куенына сыена.

Гомернең яшәлгән һәр көне

Өзелгән яфрактай тоела.

Автор фотосы.

Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. Шигырьләр
Рәсимә ИЛЬЯСОВА. Җәй җылысын җанда саклыймын. Шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас