

Чернобыльдән аткан кара афәт
Илем күген тоташ каплагач,
Гаиләм елап калды, үзем киттем,
Атом белән алыш башлангач.
Украина иле – гүзәл җирләр,
Иксез-чиксез иген кырлары,
Суларында балык уйный иде,
Сокландыргыч иде кызлары.
Әле килеп, утыз чакрым боҗра,
Үле җирдәй җансыз бу якта.
Карга кадәр карга, тынып калган,
Кичен эт тә өрми бит хәтта.
Тукталмыйча үтеп китәм
Карап кала, ятим өйләре...
Бер мин генә түгел, тал-куак та
Сагынадыр былбыл көйләрен...
Кайда йөрми, ниләр күрми,
Минем ялгыз, газиз башкаем...
Күзем йомсам, сине күрәм –
Башкортстан, горур илкәем!
Автор фотоколлажы.
Ирек Шәрипҗан улы Фәтхелисламов 1953 елның 13 гыйнварында Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авылында күпбалалы крестьян гаиләсендә туа. Балачагы хезмәт сөючәнлек, Ватанга тугрылык рухында тәрбияләнеп үтә.
1970 елда Кандра урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1971 елда Саратов югары хәрби химия командирлары училищесына укырга керә (соңрак – химик саклану буенча югары хәрби инженерлык училищесы). 1975 елда хәрби белгечлек буенча офицер-химик, ә гражданлык юнәлешендә химия җитештерүендә хезмәтне саклау инженеры квалификациясен ала.
1975–1998 елларда СССР һәм Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәт итә, подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1986 елда Чернобыль атом электр станциясендәге һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Батырлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә. Хәрби хезмәт ветераны.
Запаска чыкканнан соң, 1998–2001 елларда Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә укый, “Юриспруденция” белгечлеге буенча кызыл диплом ала. Алга таба мәгариф һәм дәүләт структураларында җаваплы вазифалар башкара: укытучы, хәрби комиссариатта юридик хезмәткәр, белем бирү учреждениеләрендә җитәкче урынбасары булып эшли.
Ирек Шәрипҗан улының исеме «Туймазы энциклопедиясе»нә кертелгән, шулай ук Кандра авылындагы Дан аллеясында Чернобыль фаҗигасен ликвидацияләүчеләргә багышланган һәйкәлдә мәңгеләштерелгән.
Хөкүмәт бүләкләре арасында Батырлык ордены, СССР һәм Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең юбилей һәм хезмәт өчен медальләре бар.
Журналистика (хәрби-патриотик тематика) һәм эзтабарлык эше белән шөгыльләнә: Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгын мәңгеләштерү, хәбәрсез югалганнарның язмышын ачыклау юнәлешендә актив эш алып бара.
Ике кыз әтисе, сигез онык бабасы.