

ЯЗЛАР КИЛӘ
Язлар килә, ерганаклар ага,
Кошлар кайта туган якларга.
Шул кошларның моңлы тавышлары
Алып кайта бала чакларга.
Иртә таңнан кояш нурын сибә,
Кар сулары тама, тып та тып,
Язгы ташкын булып хисләр таша,
Һич кенә дә булмый туктатып...
Кар-буранлы озын кышлардан соң,
Кага-кага күңел капкасын.
Язлар алып килгән саф хисләрне,
Берүк салкын җилләр какмасын.
Бала чагым, яшьлек елларыма,
Кайта күңел яз килгән саен.
Каршы ала мине бөдрәләнеп,
Яңа яфрак ярган ак каен.
ЯЗ – МӘХӘББӘТ ИЛЕ
Яз, мәхәббәт, сөю илен,
Тагында җанландырып.
Пар аккошлар йөзеп йөри,
Күл өстен ямьләндереп.
Яз мәхәббәт алып килә,
Күңелләр канатлана.
Пар аккошлы ел мизгеле
Ел саен кабатлана.
Килә сөю язлар белән,
Дәртләндереп күңелне.
Шуның өчен бу дөньяда,
Яшәүләре күңелле.
Зәңгәр күлдә пар аккошлар
Тибрәлә салмак кына.
Яши алар бу дөньяның
Серләрен аңлап кына.
Аңлап яшик, саклап яшик,
Пар гомернең кыйммәтен.
Гомер бит тик бер бирелә,
Үкендереп китмәсен.
МИНЕМ СЫЕРЧЫКЛАРЫМ
Сыерчык оясы гөрли,
Кайтып җитте кошларым.
Йорт-тирәмә ямьнәр өсти,
Минем тугры дусларым.
Парлашып килеп төштеләр,
Сөйләп серләре бетми.
Оя тирәсен барлыйлар,
Әйтерсең серле бер өй.
Быел да, Аллаһка шөкер,
Парлы сыерчыкларым.
Тиздән бала чыгарырлар –
Канатлы кошчыкларын...
Мин аларны көтеп алам,
Һәрбер килгән яз саен.
Язгы хәбәрче дусларым,
Минем сыерчыкларым.
ЯЗГЫ ТАШКЫН
Идел өстен каплап алган,
Боз катламы.
Кышлардан соң килде җиргә,
Язлар тагы.
Дөбер-шатыр боз кузгалды,
Язгы ташкын.
Яр буена җыелышкан
Авыл халкы.
Су буйлары гөрләп тора –
Учак яна.
Учак тирәли йөгерешә
Бала-чага.
Яз килде бит, күрегезче
Язгы ташкын,
Ярларына сыя алмый
Идел ташый.
Берсен-берсе этә-төртә
Бозлар ага,
Гомерләр дә шул ташкындай,
Ургып ага.
Бозлар киткәч, Идел өсте
Тынып кала.
Йөрәкләрдә язгы хисләр
Торып кала...
Автор фотосы.