

АК КАР ЯВА
Күз камаша, тирә-ягым ап-ак,
Шул аклыкта килдек дөньяга.
Ак кар кебек сафлык бөркеп тора,
Мәхәббәтем яши син барда.
Чыктым ап-ак кар яуган урамга,
Карлар яуган моңны тыңларга.
Сиңа барам иркәм, юк, туктатмас
Котырынган көчле буран да.
Ак кар түгел гүя, моңнар ява
Ак кар белән тулы урамга.
Сагынам мин иркәм, очып барам
Сиңа таба, кышкы буранда.
ЕЛМАЮЫҢ ҖИТӘ
Тагы сиңа киләм, язгы җилдә,
Кошлар кебек очып, талпынып.
Күзләреңне, бөдрә чәчләреңне,
Сихри тавышыңны сагынып.
Сиңа киләм, язгы җилләр кебек,
Каеннарны сыйпап, иркәләп.
Сиңа булган олы сөюемне
Саф хисләрем белән киртәләп.
Кояш нурын әгәр тотып булса,
Бүләк итәр идем сиңа дип.
Өметләнмим олы мәхәббәткә,
Елмаюың җитә миңа бит.
КЫШКЫ БИЗӘК
Агачларны, куакларны,
Бәс каплаган, бизәгән.
Гүя кызлар, кич чыгарга,
Кершән сөрткән, бизәнгән.
Җил малае каг(ы)лып үтсә,
Бәсләр җиргә коелыр.
Табигатьнең шул мизгеле
Могҗизадай тоелыр!
НАЗЛЫ ГӨЛЕМ
Язгы гөлем, назлы гөлем,
Кайдан сулар аласың?
Гашыйк булдым – мәхәббәтнең
Утына син саласың!
Сулар алсаң, шәбәядер
Чишмәләрнең агышы.
Син булганда бигрәк моңлы
Сандугачлар тавышы.
Карашларың кузлар өсти
Дөрләгән йөрәгемә.
Үкенмимен, иркәм, сине,
Яратып йөргәнемә.
Акыллым, җаным, матурым,
Син минем язгы гөлем.
Күңелемдә урын алдың
Яратам, назлы гөлем!
ӨЗЕЛДЕ ӨМЕТЛӘРЕМ
Ник чыкмадың юлларыма,
Мин сиңа өметләндем?
Саф чәчкәдәй өзелделәр
Иң соңгы өметләрем.
Тормышымның сукмагыннан
Берүзем атлап барам.
Сагыну-сагышларымны
Тик үзем белән алам.
Җаным, иркәм, мәхәббәтем,
Минем бәх(е)тем булмадың.
Күгемдә якты йолдыздай
Балкыдың да югалдың.
ӨМЕТ БАР
Язгы җилләр карны камчылый,
Тамчылар да тып-тып тамчылый.
Кошлар кайтыр Туган якларга
Тик син генә калдың ятларда.
Кояш нуры кисә карларны,
Кара җирнең чыга парлары.
Элеккечә язны көтсәм дә,
Бергә булган язлар үткәндә.
Язлар килә, сайрар кошлар белән
Нурлы кояш, гөл чәчәкләр белән.
Күрешербез, бәлки. Өметләр...
Ышанма, дип кем соң үгетләр!?
СИНЕ ЯРАТАМ
Җырларымны көйлим сиңа,
Иркәм, бергенәм.
Көлүеңне яратам мин –
Көл син гел генә!
Яратам мин, бер елмаеп
Миңа карасаң.
Дулкын-дулкын чәчләреңне
Җилгә таратсаң.
Карашларың шундый назлы –
Мин каушап калам.
Мәхәббәтнең утларында
Мин дөрләп янам!
Сандугачлар җыры белән
Җәйге таң ата.
Җаным, иркәм, беләсеңме:
Сине яратам!
СУЛАР АГА
Елга ага, ярга кага,
Дулкын ургыла алга.
Очырадың тормышымда
Салып күңелгә яра.
Кояш нуры булып төштең
Таң белән сукмагыма.
Күңелемне җылыттың син
Куз салдың учагыма.
Сулар ага, ярга кага,
Карап күзләрем тала.
Кайларга гына китсәң дә,
Җырың йөрәктә кала.
ТАМЧЫ ТАМА
Тамчы тама, тып-тып, тып-тып,
Кояш та көлеп карый.
Тагын бер яз килеп җитте
Елмаям, гүя, сабый.
Тамчы тама, тып-тып, тып-тып,
Агалар гөрләвекләр.
Шул аккан гөрләвекләрдән
Җыела күлләвекләр.
Тамчы тама тып-тып, тып-тып,
Гүя, бәхетләр тама.
Язгы судан елга ташый
Гүя, шатлыклар ага.
Тамчы тама тып-тып, тып-тып,
Кыекларда “сөңгеләр”.
Безнең язлар үтте инде,
Якынлашалар көзләр.
Минем язгы чәчәгем син
Үзең генә белмәдең.
Эчтән йөрәгем янса да,
Сиңа мин сиздермәдем.
ТАҢ ЖИЛЛӘРЕ
Таң җилләре, беләсеңме,
Нигә исәләр?
Алар, исеп, миннән сиңа
Сәлам илтәләр!
Таң җилләре көн дә исә,
Исә дә китә.
Синең елмаюың миңа
Гомергә житә.
Син көләсең, кояш кебек,
Җиргә нур сибеп.
Таң җилләре кала синең
Битеңнән үбеп.
Нигә, иркәм, таң җилләре
Булмадым икән?!
Мин гомергә таң җилләре
Була алмам микән...
ТУРГАЙ МОҢЫ
Язын, көтелгән кунаклар,
Тургайлар сайрый күктә.
Мәхәббәт уты кабыздың
Тизгәме әллә күпкә?!
Язны сагынган күңелләр
Тургай моңында йөзде.
Карашың, елмаюың да,
Күңелем кылын өзде.
Тургай моңында тибрәләм,
Гуя, моң белән очам.
Килче җаным, сайрар кошым,
Күкрәгемә кысам!
ШИГЫРЬ ТУА
Гөрләвекләр акканда,
Җырчы кошлар кайтканда,
Кояш офыкка батканда,
Кичен ай калыкканда,
Күңелем чәчәк атканда,
Хисләр тулып акканда,
Ак битләргә бизәк салып
Тезәм сүзләр уйга калып.
Кәрәзләрдән бал акканда,
Көнбагыш кояшка бакканда,
Сандугач канат какканда,
Елгалар шаулап акканда,
Кыялар таштай катканда,
Җилләр тузанны такканда,
Шигырьләрем, җырым туа
Кайгыларым он(ы)тыла!
ЯЗ ИСЕ
Тышта бүген бик тә тыныч,
Күктә кояш, салкынча.
Әле кыш ае булса да,
Инде яз исе оча.
Сулап туеп булмый – сафлык
Агачларга кунган бәс.
Хозурлыкка исем китә,
Күңелем иләс-миләс.
Әй яз исе, күңелләрне
Кытыклый, очындыра.
Һич йөреп туймаслык итә,
Хыялларга чумдыра.
Ләкин әле бар бит безнең
Ак кар күреп туясы;
Яз исләрен күңелемә
Канат итеп куясы!
ЯЗНЫ КӨТКӘН КЕБЕК...
Киләчәгем язлар кебек
Язларга таба атлыйм.
Алда өмет – якты нурдай,
Нурны өметкә саплыйм.
Алда язым, шау чәчәктәй,
Каршылый кебек мине.
Шау чәчәкләр арасында
Каршылыйм кебек сине.
Син дә язлар көтәсеңме,
Мин көткән кебек язны?
Син дә көтәсеңдер кебек,
Мин көткән кебек назны?!