КЫШКЫ БИЗӘК
Иртән уянып китүгә,
Каршымда – матур бизәк.
Шушы сихри күренештән
Өзелеп китте үзәк.
Тәрәзләргә бизәк ясап,
Кар бөртекләре сырган.
Әйтерсең лә, ак ефәктән,
Челтәрләп, пәрдә корган.
Уйнаклаган кар бөртеге
Җилдә очып арыган.
Әллә инде, назлар эзләп,
Тәрәзләргә сарылган.
Шул арада шаян җилләр
Куалады карларны.
Озак көттем... Яңа сурәт
Ясар, диеп, аларны.
Белеп торам: ак кышның да
Тиздән ташлап китәсен,
Ә язларның аллы-гөлле
Чәчәк бүләк итәсен.
Бүген төшкән кышкы бизәк
Булмас яз көннәрендә ...
Сарылалмам, ак кар булып,
Мин синең иңнәреңә...
БУРАНЛЫ ХИСЛӘР
– Сездә нинди хәлләр бар?
– Бездә дулый бураннар.
Бураннарга шашынырга
Әллә ирек куйганнар?
Кышны аларга форсат бар
Күрсәтергә сәләтен.
...Бураннарга кайчак охшаш
Минем күңел халәтем.
Җаным дөнья агышында
Үзенә урын тапмый;
Ачылмастай ишекләрне
Кайчакта барып шакый.
Җылы эзләгән күңелне
Белмим, кем генә аңлар?
Бураннардан яшеренеп,
Бик нык бикләнгән алар.
Бураннар да күпкә бармас,
Вакытлы бит шашуы.
Кузгаттып китте бураннар
Минем йөрәк ярсуын.
Бураннарда табигатьнең
Чагыла дәрте, көче!
Уята ул күңелдәге
Серле илаһи хисне.
КАРЛАР БЕЛӘН САУБУЛЛАШАМ
Язны тансыклады күңел,
Язны бар да көтә зарыгып.
Ак кар ята әле һаман,
Җирнең күкрәгенә сарылып.
Рәхмәтледер сиңа җирем,
Ак юрганың белән каплагач,
Салкын кышта туңдырмыйча,
Зәһәр суыклардан саклагач.
Саубуллашу җиңел түгел...
Була инде сине аңларга...
Вакыт җиткәч, тик тиешсең
Кар сулары булып агарга.
Кар эченнән калкып чыккан
Язгы умырзая күренә.
Нәфис таҗлар, назлар эзләп,
Кояш нурларына үрелә.
Туган җиргә, талпынышып,
Очып кайта язын кошлар да.
Аклык алып җиребезгә,
Син кайтырсың кабат кышларда.
Беләм, кар сулары булып,
Синең күз яшьләрең түгелә.
Карлар белән саубуллашам...
Моңлы сагыш минем күңелдә...
КАР ЯУГАНДА
Әкрен генә җир өстенә
Ак карлар ята.
Ап-ак карларга төренеп,
Яшьлегем кайта...
...Йөри идек кышкы кичтә,
Ак карга басып,
Ә йөрәкләр бергә типте,
Сөюдән шашып.
Шулчак күктән карлар түгел,
Бәхет яугандыр,
Гомер буе сүрелмәслек
Сөю тугандыр.
Бары бәхет юрагандыр
Безгә ак карлар.
Пар гашыйклар атлар өчен,
Салып ак юллар.
Кар бөртеге иңгә куна,
Назлап, яратып.
Аерыласы килми һаман...
...Килә таң атып...
Ашыкмыйча,җир өстенә
Ак карлар ява...
...Яшьлегемнең гүзәл мәле!
Кая син? Кая?
ЯЗ ЧӘЧӘГЕ – УМЫРЗАЯ
– Туңган җанны эретерлек сүзләр кая?
Әйтче, зинһар, яз чәчәге – умырзая!
Туңган җирне эретерлек
Каян көчләр табасың?
Кар суында коенасың,
Гел елмаеп багасың?
– Җирдән, күктән көчләр табам,
Кар суыннан сафлык алам.
Һәр туган көнгә сөенеп,
Шат елмаеп, җиргә багам.
Әйтмим гомерем, дип, кыска,
Башка гөлләр аткач, сулам.
Мәңгелеккә югалмыйм мин:
Язлар җиткәч, кабат туам.
– Сиңа карап, хәйран калам,
Синең сүздә хаклык табам:
Җирдән, күктән – бар тарафтан
Яшәү өчен көчләр алам.
Үрнәк миңа умырзая!
Үтмәсен тик гомер зая.
МАРТ КӨЛӘ – ЯЗ КИЛӘ
Март кояшы авыз ера,
Бездән ул шулай көлә.
Безнең язларны көткәнне
Кояш бит күктән күрә.
Март ул, яз ае булса да,
Ак кышны да үз итә.
Ә язга булган хисләрен
Күңел түрендә йөртә.
Салкыны бар, кары да бар,
Яңгырын да бирә март.
Язгы кояш күктән көлсә,
Беләм инде: һәркем шат.
Үтеп китәр март ае да,
Апрель килер алмашка.
Ул күбрәк язга авышкан,
Апрель инде ул башка.
ЯЗ СУЛЫШЫН ТОЯМ
Яз сулышын тоя минем күңел,
Күңел бит ул бер дә алдамый.
Күңел сәгатьләре туктаганмы?
Үткән мизгелләрне санамый.
Җыерчыклы йөзне йомшак кына
Язгы кояш нуры иркәли.
Күңелләргә өмет нуры өсти,
Ямьле язлар алда көтә, ди.
Туган якка кайткан каргалар да,
– Кар! Кар! – диеп карны куалый.
Хыялымда яшьлегемне урыйм,
Күңел һаман дәртле, хыялый.
Кинәт тетрәндерде яткан карның
Түбәләрдән шуып төшкәне..
Җиргә төшеп, шаулы гөрселдәве
Хәтерләтте язгы күкрәүне.
Җайлап йөрим, җепшек карга басып,
Сау бул инде, димен, ак кышым.
Өмет баглап, яңа язга атлыйм,
Тоеп аның җылы сулышын.
Мин язлардан могҗизалар көтәм,
Көтер нәрсә инде бетсә дә.
Сагындырып, ымсындыра язлар,
Яшьлек язым күптән үтсә дә
Язның матурлыгын тоеп,
Атлап барам җай гына.
Күңелдә һаман уйнаклый
Яшьлектәге тай гына.
Автор фотосы.