КҮҢЕЛ
Һәр тере җан ни киләсен
Күңеле белән тоя.
Күңел бит ул шундый нәрсә,
Аңа барысы сыя.
Сыя шатлык, куанычлар,
Сыя моң һәм сагыш та...
Булмый моңа каршы барып,
Булмый кире кагып та...
Күңел иркен һәм киң бит ул,
Сыя аңа үткәннәр...
Сыя хыял, көткәннәр дә,
Хәтта ташлап киткәннәр...
Әйе, шулай, алда ни бар –
Алары да сыячак.
Әгәр тормыш тукталмаса,
Барысын да җыячак...
***
Адәм баласы шундый бит,
Үзенә җайны көтә.
Тормыштан да гел дә, гел дә,
Чәчкәле майны көтә...
Әле менә көтә инде,
Калын карның эрүен...
Хәтфә үлән өсләреннән
Яланаяк йөрүен...
Йөрәктәгене актарган,
Язгы ташуны көтә...
Җылынган бакча җиренә
Аяк басуны көтә...
Көтә җиргә чалкан ятып,
Күккә багар чакларны...
Көтеп яши киләчәктән,
Кара түгел – акларны....
Тик билгесез, тормыш кына
Көткәннәрен аклармы?..
* * *
Күпме болай дәвам итәр,
Күпме гомер кыелыр...
Күңел ышанып та бетми,
Тагын ниләр тыелыр?
Алырдайны алалмыйсың
Вакыт үтсә – теләп тә...
Тыйганнарны тыялырдай
Көч тә юктыр... Теләк тә...
* * *
Эремәгән карлар эрер,
Алда җылылар күренә...
Әкрен генә менеп барам
Тормышымның мин үренә.
Ышаныч юк беркемгә дә,
Авыр буласын да беләм.
Болай да бит дөнья тулган
Җыен әтрәгәләм белән.
Менеп җитеп булыр микән,
Санаулыдыр яшәр көннәр...
Кайчагында уйлап куям,
“Тукталма!” дип, дәшәр кемнәр?...
Инде мине көткәннәрнең,
Шәүләләре дә күренә....
Үҗәтләнеп менеп барам,
Мин тормышымның үренә...
* * *
Кысалар, янә кысалар,
Адәмнәрне кысалар.
Алары да, таракандай,
Ярыкларга посалар...
Таракан да посып кына,
Яшәми гел дә, гел дә.
Башка сыймас хәлләр бара,
Күрәмсез, бүген илдә.
Кемдер бәлки ризадыр да,
Илдә барган хәлләргә.
Барыбер, күңеле белән,
Ул да узган мәлләрдә...
Адәмнәр бит үзгәрмиләр,
Заманнар узган саен.
Алышына тик битлекләр,
Искесе тузган саен...
Автор фотосы.