Барлык яңалыклар
Шигърият
23 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (8)

Кышка багышланган шигырьләр марафонын Рәвилә ӘХМӘТГАЛИЕВА белән Рәмилә РӘКЫЙПОВА йомгаклап куя.

«Илһам»лылар кышны озата (8)
«Илһам»лылар кышны озата (8)

РӘВИЛӘ ӘХМӘТГАЛИЕВА

         ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН, ДУСЛАРЫМ!

 Табигать ап-актан киенде,

 Күзләрем камаша карасам.

 Төннәрдә җемелди йолдызлар,

 Бихисап, иренми санасаң.

 

 Ак алка такканнар тирәкләр,

 Шул кадәр матурлар, зирәкләр.

 Аклыкка-сафлыкка сокланып,

 Кинәнеп типкәндәй йөрәкләр.

 

 Шаярып ак карлар очалар,

 Иңнәрдән сак кына кочалар.

 Еландай шуышып тиз генә,

 Тегендә йә монда посалар.

 

 Киләчәк өметле, дусларым,

 Иншалла, юрыйк без яхшыга.

 Имешкә-мимешкә буйсынмый,

 Яңа ел килергә ашыга.

 

МАМЫК КАРЛАР ЯВА

 Хозурланып кышка

 Басып торам тышта,

 Нинди чиста, нинди саф һава.

 Алларымда биеп,

 Битләремә тиеп,

 Йомшак кына булып кар ява.

 

 Нигә болай бүген,

 Туя алмый күңел,

 Сихри матурлыкка сокланып.

 Биек тауда чана

 Шуа бала-чага,

 Мин дә куям шунда укталып.

 

 Мамык карлар ява,

 Җанкайларга дәва,

 Ә йөрәк соң ничек талпына.

 Ап-ак якты көннәр,

 Айлы тыныч төннәр

 Бир, Ходаем, сөйгән халкыма!!!

                           

РӘМИЛӘ РӘКЫЙПОВА

ТЕЛӘК

Тылсым белән өретелгән дөнья –

Якынлашып килә Яңа ел!

Кыш бабайдан бүләк өмет итә,

Изге теләк тели һәр күңел.

 

Бүләк ява, ява энҗе-мәрҗән,

Бии буран – шуңа куанам,

Кулларыма кунган кар бөртеген

Мин сулышым белән җылытам.

 

Карлар яусын үз вакыты белән,

Җирне кочсын бөдрә бураннар,

Буран тавышына рәхәтләнеп,

Изрәп йокласыннар сабыйлар.

 

Тәңкә-тәңкә яуган энҗе карга

Сокланырга вакыт табыйкчы!

Керфек кагып күзне ачкан ара –

Үтә кышлар – калам сизмичә...

 

Кар өстендә калсын парлы эзләр,

Сөйгән ярын тапсын ялгызлар,

Сокланырлык матур булсын иде,

Тыныч булсын иде дөньялар!

 

ЯҢА ЕЛ

Яңа елны көтә,

Көтә ап-ак дөнья,

Килми калмас, килер Кыш бабай.

Өстә затлы туны,

Иңдә зур капчыгы,

Ә кулында булыр таягы.

 

Туза ак бураннар,

Оча акбүз атлар,

Ак сакаллы бабай чанада,

Көмеш чулпылары

Сылу Кар кызының

Чыңлап ала салкын һавада.

 

Уңга-сулга сибә

Энҗе-мәрҗән бабай,

Тылсым әйтеп өрә җилләргә.

Алтын тояклары

Җиргә тияр-тимәс,

Акбүз атлар оча буранда.

 

Яшел чыршы түрдә,

Җем-җем утлар яна,

Һәрбер өйдә бәйрәм табыны.

Изге теләк белән,

Зур өметләр белән,

Халкым көтә Яңа елларны.

 

Ачык, якты йөзләр,

Ак теләкләр белән,

Каршы алыйк, әле, Яңа ел!

Һәрбер йортка бәхет,

Шатлык, сәламәтлек

Алып килсәң иде, Яңа ел!

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

«Илһам»лылар кышны озата (8)
«Илһам»лылар кышны озата (8)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас