Барлык яңалыклар
Шигърият
22 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (7)

Кышка багышланган шигырьләр марафонына Наҗия МӘГӘСУМОВА белән Караидел кызы Гөлсем НӘБИУЛЛИНА килеп кушыла.

«Илһам»лылар кышны озата (7)
«Илһам»лылар кышны озата (7)

Наҗия МӘГӘСУМОВА

АП-КАРЛАР ЯВА

Күктән ап-ак карлар ява,

Кемнәр уйлап тапкандыр.

Кемнәр күктән җиргә карап,

Ак мендәрен каккандыр.

 

Ява җиргә ап-ак карлар,

Бар табигать ап-актан.

Җем-җем килә җир өсте,

Ямьләндереп бар яктан.

 

Ак юрганга ябынганнар,

Тау битләре, күл буе.

Ак каеннар күлмәк кигән,

Әйтерсең, каен туе.

 

Такыр-токыр юл буйлары,

Күмелгән ак карларга.

Тулышып миләш җимеше,

Кызыл төстә карларда.

 

Энже карлар уйный җилдә,

Бөтерелеп күмәкләп.

Шатланалар төсле алар,

Без җирдә бары кунак!

 

ГОМЕР АГЫШЫ

Көннәр белән төн алмаша,

Язлардан соң килә көзләре.

Кичә генә яшьлек бөркелгән,

Ә буген инде сырлы йөзләре..

 

Таңнар ата кара төнне куып,

Ап-ак карлар ява кара җирләргә.

Йөрәкләрең өзгәләнгән чакта,

Сөю сагышлары җырларда.

 

Шатлык юа авыр кайгыларны,

Картлык килә, үртәп яшьлекне.

Кайнар мәхәббәтең беркөнне

Салкын яшен сөртә түшәктә.

 

Туганнарны дуслар алмаштыра,

Бердәмлекне куеп бер читкә.

Ишекләрне ачып куйсаң да,

Сылтаныла усал “зур эт”кә..

 

– Дөнья көтәргә кирәк, – дип,

Мәгънәсе юк маллар җыела.

Туктый белми, ахырын белми,

Акыл берчак шулай җуела..

 

Ике яклы булган медаль төсле,

Бу дөньяның бар агы... карасы.

Кайсы ягын гына сайласаң да,

Үтеләдер бер, булмас яңасы..

 

Гөлсем НӘБИУЛЛИНА

 

КЫШКЫ УРАМ

Кышкы урам, тып-тын гына –

Авыл талган тынлыкка.

Анда-санда этләр өрә,

Тавыш биреп һәр йортка.

 

Морҗалардан төтен чыга,

Тәрәзәләрдә – утлар.

Әкрен генә күбәләкләп,

Җиргә ява ап-ак кар.

 

Нинди рәхәт кышкы кичтә,

Күзәтүе авыл өстен.

Кар буранына кушылып,

Урамга тарала  төтен.

 

Багана башында утлар,

Бер кабына, бер сүнәләр.

Мәчеттә Азан тавышы –

Укыла изге сүрәләр.

 

Ни дисәң дә авылга җитми:

Иркен сулап саф һавасын,

Бар борчуың юкка чыга,

Җан тынычлыгы табасың.

 

НИНДИ МАТУР

Тышка чыгып хәйран калдым,

Тышта ап-ак кар ява.

Кышның һич китәсе килми,

Нинди матур, саф һава.

 

Кар күбәләкләре очып,

Килеп кунды битемә.

Гүя алар назланышып,

Рәхмәт әйтә бу көнгә.

 

Яз язлыгын итә инде,

Ничек карышса да кыш.

Ерганаклап сулар ага,

Елгада кузгалган боз...

 

ТЫШТА АП-АК КАР ЯВА

Күбәләкләп кар ява,

Гүя сафлык, наз ява.

Кыш айлары нинди сихри,

Җанга рәхәт саф һава.

 

Бүген беренче февраль,

Тышта ява ап-ак кар.

Әйткән кебек “ашыгам” дип,

Вакыт кыска... вакыт тар...

 

Без аерылмас бертуган,

Декабрь, январь, февраль.

Бай маҗаралар калдырып,

Бәхетле итсен еллар...

 

Чыгыгыз дип урманга,

Кем чаңгы, кем чанада.

Кышның кадерен белеп калың,

Әле вакыты барда.

 

Тышта матур, саф һава,

Гомер атлары чаба.

Без дә ияреп калышмый,

Ашкыныйк алга таба!

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

 

«Илһам»лылар кышны озата (7)
«Илһам»лылар кышны озата (7)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас