ФИЛИЗӘ КӘЛИМУЛЛИНА
ӨМЕТ БЕЛӘН КӨТИК ЯҢА ЕЛНЫ...
Нәүмизләнеп көтәм Яңа елны,
Балачакка әллә кайттыммы?
Акланмаса көткән өметләр,
Сагыш тагын яулап алырмы?
Яңа елны көтә һәрбер кеше,
Яхшы якка тормыш үзгәрерме...
Сәгать теле уникене суккач,
Өелеп-өелеп бәхет килерме?
Өмет белән көтик яңа елны,
Тыныч таңнар туар бервакыт.
Сугыш юлларыннан якыннарын
Шатланышып алырлар көтеп...
Ә МИН ХӘЗЕР КӨТӘМЕН КЫШНЫ...
Күп нәрсәләр үзгәрердәй төсле...
Ә мин хәзер көтәмен кышны.
Туйдырдымы көзге яңгырлар –
Ак бураннар, урап алыгыз мине...
Купшыланып килгән иде көз,
Харап итте бары яңгырлар...
Мин бары тик кышка ышанам –
Бар җиһанны акка күмә кар.
Минем күңелем дә нәкъ кыштай –
Әйтерсең лә керсез ап-ак кар!
Уйламыйча саксыз кагылсаң,
Карны эретер тагын яңгырлар...
ЗИЛӘ ХӘЙРЕТДИНОВА-ГАБДРАХМАНОВА
ЯҢА ЕЛ КИЛӘ
Тиздән тәрәз кагар Яңа ел,
Кышның ап-ак төнендә.
Без теләкләр теләшербез
Бер-беребезгә бу көндә!
Яңа өмет, ышанычлар
Алып килә Яңа ел!
“Сугыш бетсен! Уллар кайтсын!
Муллык китерсен бу ел!”
Имин көннәр алып килсен,
Яңа ел ул – ел башы!
Тик тынычлык нуры сипсен
Яңа елның Кояшы!
БЕРЕНЧЕ КАР
Бурый-бурый карлар яуды бүген,
Уйнадылар энҗе бөртекләр.
Кулларымны суздым мин аларга,
Карга төренделәр керфекләр...
Җил дә тынды, агачлар да тып-тын...
Гүя тыңлый энҗе бөртек җырын...
Мин дә сокланудан тып-тын басып торам,
Аклык камаштыра күзем нурын!
Бер кечкенә бала йөгерә-йөгерә
Энҗе бөртек аулый, аннан сибә...
Әйтерсең лә шушы сабый бала
Бу Галәмгә якты нурлар чәчә!
Гашыйклар бара парлашып,
Ак карларны ерып, уйнап.
Мин сокланып карап калам,
Яшьлегемне сагынып, уйлап.
Беренче карлар аклыгы
Инде чәчләремә сарган...
Беренче сөйгән ярымнан
Бары хәтирәләр калган...
“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.