Барлык яңалыклар
Шигърият
20 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (5)

Кышка багышланган шигырьләр марафонын Рәзифә БӘХТИГӘРӘЕВА белән Илбарис СӘЛИМХАН дәвам итә.

«Илһам»лылар кышны озата (5)
«Илһам»лылар кышны озата (5)

РӘЗИФӘ БӘХТИГӘРӘЕВА

БЕРЕНЧЕ КАР

Йөрим әле сөенеп бүген тышта

Яңа гына килгән ап-ак кышка,

Карлар ява мине сагынгандай,

Сарылалар минем кара чәчкә.

 

Кышка керү белән карлар ява,

Сибелә кебек энҗе бөртекләре.

Шул бөртекләр кунып кузләремә

Капладылар минем керфекләрне.

 

Җир өсләре ап-ак булды

Ак карларга күмелеп.

Кышкы көннең салкынына гына

Булмый әле бер дә күнегеп.

 

КАР ЯУГАН

Ишек алдына кар яуган,

Йөргән сукмакны каплап.

Сиңа яңа юл булсын дип,

Куйган сукмагын аклап.

 

Ап-ак кар өстенә басып

Атласаң эзең кала.

Артыңнан калган эзләргә

Яңадан сукмак сала.

 

Бер карыйм ап-ак карларга,

Бер карыйм һаваларга.

Һава белән җир тоташкан

Ничек соң араларга?

 

Карлар яуган, карлар яуган,

Безнең ишек алдына.

Сокланып карап тордым да

Көрәк алдым кулыма.

 

ИЛБАРИС СӘЛИМХАН

КОТЫРА БУРАННАРЫМ

Иртән торып юлга чыксам,

Котыра бураннарым.

Чаңгы киеп, алга җилгәч,

Куркытмый давылларың.

 

Ап-ак карлы биек тауда

Күпме шатлык-куаныч.

Тау үренә үрли-үрли

Мин дә табам юаныч.

 

Кыз-малайлар шаяралар,

Сөйли-сөйли көләмәч.

Яуган карга рәхмәт әйтеп.

Капкалыйлар пәрәмәч.

 

***

Күл өстендә боз ялтырый,

Әйтерсең күк гөмбәзе;

Басарга да куркып торам,

Бу бит кышның бүләге.

 

Салкыннардан без курыкмыйбыз,

Тимераякларны киябез.

Егылсак та, торып басып,

Боз өстендә шуабыз.

 

Кояш булып яна битләр,

Куллар бит туп-таяк.

Бияләйләр бозга каткан.

Ә аяклар боз-аяк.

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

«Илһам»лылар кышны озата (5)
«Илһам»лылар кышны озата (5)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас