Барлык яңалыклар
Шигърият
19 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (4)

Кышка багышланган шигырьләр марафонына Гөлсөяр САДЫЙКОВА белән Таһир ХӘБИРОВ кушыла.

«Илһам»лылар кышны озата (4)
«Илһам»лылар кышны озата (4)

ТАҺИР ХӘБИРОВ

ЯШЬЛЕГЕМ УРАМНАРЫ

Авылымның урамнары –

Яшьлегем бураннары.

Онытамы соң ул күңел

Яшьли узган юлларны.

 

Күңел белән гел яшьлектә

Яшибез картайганда.

Шулай кереп олы хискә

Адашабыз буранда.

 

Яшь вакытлар – тиле чаклар

Сизелми дә уздылар.

Ничек итеп сагынсак та,

Кире кайтмыйлар алар.

 

Яшьлегем урамнарымда

Адашканда кайчакта.

Күңелләрем дәртләнә дә

Ямен бирә тормышка.

 

Яшь чакта – дәртле чакларда

Йөредек урамнарда.

Ямьле иде ул вакытта

Салкын җил-бураннар да.

Еш күңелләр анда кайта

Ул чакны сагынганда.

 

ЯШЬЛЕГЕМ БУРАННАРЫ

Авылымның урамында йөрим,

Буран уйный кышкы салкында.

Хәтерләрдән чыкмый яшь чакларым,

Күңел саклый аны һаман да.

 

Әйтерсең дә яшьлегемә кайткан

Тәрәзләрдә утлар янганда.

Яшьлегемне бәлки сагынудан

Тормыш ямен тоям буранда.

Куркытмый бит мине салкыны да,

Бураны да салкын урамда.

 

Карны таптау яшьлек сукмагында

Күңелемдә хисләр уята.

Яшьлектәге салкын бураннар да

Искә алгач күңел юата.

 

Аңа кабат кайтып булмаса да

Хәтерләрне шулай яңарта.

Ә уйласаң бәлки тормышны да

Ямьли бит ул безнең картлыкта.

 

Гөлсөяр САДЫЙКОВА

КЫШКЫ ИРТӘ

Әкрен генә атлап барам

Кышкы урам юлыннан.

Уза яшьлегемдә калган

Хатирәләр уемнан.

 

Якты кояш нурларында

Ак карлар җемелдәшә.

Янәшәмнән барган улым:

«Бир кулың», – диеп дәшә.

 

Җем-җем килә бөтен дөнья,

Аклыкка чума күңел.

Кышның ап-ак иртәләрен

Күреп туярлык түгел.

 

Уйнап очкан күбәләкләр

Куналар бит очыма.

Сокланып матурлыгына,

Алам карны учыма.

 

Әкрен генә атлап барам

Шыгырдатып карларны.

Насыйп булсын кышлардан соң

Каршыларга язларны!

 

КЫШКЫ УЕННАР

Балачакта чаңгы шудык

Апам белән узышып.

Егылсак та көлә идек

Бетерербез кызышып.

 

Кар көртләрен казып кереп,

Окоплар ясый идек.

Бозга каткан бияләйне

Тактадай шакый идек.

 

Гамьсез, шаян бала чагым

Бик тиз үтеп тә китте.

Гаиләм белән бергәләшеп

Тауга чыгар чак җитте.

 

Балаларым, ирем белән

Чыгабыз чангыларда.

Бигрәк рәхәт гаиләң белән

Һәрчак бергә булганда!

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

«Илһам»лылар кышны озата (4)
«Илһам»лылар кышны озата (4)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас