Барлык яңалыклар
Шигърият
18 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (3)

Кышка багышланган шигырьләр марафонында Фәридә СӘХӘБИЕВА белән Фирая ГАБДУЛЛИНА чыгыш ясый.

«Илһам»лылар кышны озата (3)
«Илһам»лылар кышны озата (3)

ФӘРИДӘ СӘХӘБИЕВА

БУРАН

(уены-чыны бергә)

Иртән торып чыгуыма

Бар җиһанга кар салган;

Машинаның да түбәсе

Күренеп кенә калган.

 

Әллә инде язны көтеп,

Тимәскә микән аңа...

Карыйм да кызганып куям –

Машинам әле яңа.

 

Буран бәйдән ычкынганмы,

Котыра да котыра.

Хуҗасыз калган җирләргә

Ап-ак карлар тутыра.

 

Сызгырып килә, ажгырып,

Нәкъ аждаһа, диярсең!

Куркуыңнан толыбыңны

Тизрәк алып киярсең.

 

Ә ул шаярмый, чын мәгәр,

Очыртып китәр иде.

Өйгә кереп котылмасаң

Башыңа җитәр иде...

 

Салкын куенына алып,

Бер кысып кочып алса...

Туктатам, димә, буранны

Эттәй бәйдән ычкынса...

 

Биек таулар өеп куйды

Өй, койма буйларына.

Ап-ак юрган ябындырды

Туган як юлларына.

 

Урманнар да тоташ актан,

Офык җиргә тоташкан...

Азмыни соң мосафирлар,

Шул буранда адашкан.

 

Өйдән чыккач атлыйм, дисәң,

Кулга көрәк ал башта.

Барыр юлларыңны ачып,

Җайлап сукмак сал башта.

 

Тирләп-пешеп көрәсәң дә,

Һич кимеми бу карлар...

Шәһәрдә дә шушы ук хәл –

Кар астында диварлар.

 

Ап-ак карлы матур кышның

Бураны көчле икән:

Кар көрәүче хуҗаларның

Беләген көчле иткән –

Бик олы эшкә җиккән.

 

Ә шулай да шундый рәхәт –

Нәкъ бала чакта кебек.

Буранлы кыш сөендерде,

Безнең якларга килеп,

Йомшак карларга төреп.

 

ЧАҢГЫ ШУАМ

Чаңгы шуам рәхәтләнеп,

Җилләрне дә уздырып.

Җитез уктай, аска таба

Очам, буран туздырып.

 

Сызылып кала чаңгы эзе

Ап-ак йомшак карларда.

Шушы эзләр алып кайта

Мине бала чакларга.

 

Биек таулардан шудык без,

Җилләр белән узышып.

Суык чеметкән битебез

Яна иде кызышып.

 

Карга чумып уйный-уйный,

Бозланып ката идек.

Өйгә кергәч, мич башында

Җылынып ята идек....

 

ФИРАЯ ГАБДУЛЛИНА

АК КАРЛАРЫМ...

Иртән торып пәрдә ачтым,

Тәрәзәгә күз салдым.

Ишек алдында ап-ак кар,

Күңелләргә наз алдым.

 

Күбәләк булып төшәләр

Кар бөртекләре җиргә.

Аклык-сафлык китерсен кыш,

Тынычлык булсын илдә.

 

Карлар ява, карлар ява,

Энҗе эзләре кала.

Гүя мине назлап-сөеп,

Битемнән үбеп ала.

 

Мәхәббәт бураннарында

Тик безне адаштырсын.

Ак бәхетләргә төрсен дә,

Кыш безне кавыштырсын.

 

КЫШКЫ ИРТӘ

Собханалла, нинди матур иртә!

Тәрәзәгә карап сокланам.

Ап-ак карлар явып үткән иртән,

Шушы гүзәллеккә шатланам.

 

Рәхмәт Ходаема барсы өчен,

Матур иртә бүләк иткәнгә.

Җаннарыма яшәү көче биреп,

Күңелемә бәхет биргәнгә.

 

Мин бәхетле бүген – димәк, яшим,

Үз күзләрем белән күрә алам.

Һәр минутның кадерләрен белеп,

Яңа көнгә аяк баса алам.

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

«Илһам»лылар кышны озата (3)
«Илһам»лылар кышны озата (3)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас