Барлык яңалыклар
Шигърият
17 март , 06:30

«Илһам»лылар кышны озата (2)

Кышка багышланган шигырьләр марафонын Гүзәл ИДИЯТУЛЛИНА белән Илдар ГАЙСИН дәвам итә.

«Илһам»лылар кышны озата (2)
«Илһам»лылар кышны озата (2)

Гүзәл ИДИЯТУЛИНА

БЕРЕНЧЕ КАР

Иртән торып тәрәзәдән карыйм,

Җирне ап-ак юрган каплаган.

Безнең йоклаганны көткән мәллә?

Могҗиза! Беренче кар яуган!

 

Агачлар да бәс белән капланган,

Җем-җем итеп утта балкыйлар.

Карлар әле явып туктамаган,

Гүя, әйлән-бәйлән уйныйлар.

 

Кешеләр, кайсы-кая китеп бара

Шыгыр-шыгыр ап-ак карлардан.

Бик тә матур шушы күренешне,

Карап калдым алар артыннан.

 

Тик шәһәрдә, карлар, яуган килеш,

Ап-ак булып озак ятмыйлар.

Әретәләр аны, каралталар

Сибеп төрле төерчек тозлар.

 

Шулчак, бер мизгелгә, хыялланып

Бераз хатирәләргә чумдым.

Күз алдыма килеп басты минем

Ап-ак карлы туган авылым.

 

Менә анда, кышның бөтен яме!

Биек көртле ап-ак карлары,

Ап-ак чыршылары, агачлары,

Урамнары һәм тыкрыклары...

 

Карның шундый керсез сафлык төсе

Калсын иде узганчы кышлар.

Теләкләрем, ап-ак карлар төсле,

Яшәсеннәр безнең авыллар!

 

КЫШКЫ КАНИКУЛЛАР

Яңа елда, каникулга

Кайттык ялга, авылга.

Рәхәтләнеп, туган якның

Саф һавасын суларга.

 

Искә алып бала-чакны

Чыккан идем урамга,

Бераз моңсулык та басты

Мине шушы арада...

 

Күпме бала була иде

Без үскәндә, урамда...

Куанышып уйный идек,

Ауный идек карларда...

 

Битләр алсу алма кебек

Кызарып пешә иде,

Ә безгә шулкадәр кызу

Һәм әссе була иде...

 

Өйгә керәсе дә килми

Иде ул вакытларда...

Ә хәзер урамнар тып-тын,

Балалар аз авылда...

 

Үзебезгә генә калды

Иркен тау башлары да,

Тик безнең дә яллар узгач,

Тагын калыр тау тынга.

 

Ялга кайткан авылдашлар

Килегез “Кара тау” га,

Бергәләшеп-күмәкләшеп

Чаналарда шуарга!

 

Илдар ГАЙСИН

АК КАРЛАР ЯВА

Җыр

Кара нинди матур итеп

Ак мамык карлар ява!

Сөю-назларыңны көтеп,

Яшлегем үтеп бара.

 

Ак карлар ява-ява,

Җиргә ак юрган яба.

Йөрәктәге сөю уты,

Язгы кояштай яна.

 

Ак карга күмелеп кала

Бар булган үсемлекләр.

Кайчан карга күмелер соң

Сагышлы кичерешләр?

 

Ак карлар ява-ява,

Җиргә ак юрган яба.

Йөрәктәге сагышлар,

Көн саен арта бара.

 

Сарып алган сары сагыш,

Мәңге бетәрлек түгел.

Ак карлар кебек чиста,

Саф сөю көтә күңел.

 

Ак карлар ява-ява,

Җиргә ак юрган яба.

Ә вакытлар туктамый

Чаба бит, алга чаба.

                  

КЫШКЫ БУРАН

Кышкы буран керде арабызга

Безнең мәхәббәтне сүндерде.

Дөрләп янган ике яшь йөрәкне

Кай арада өшетеп өлгерде?

 

Безнең сөюебез кар астында,

Тирән карга калды күмелеп.

Тормыш юлын бергә үтәрбез дип,

Ялгыш уйлаганмын мин элек.

 

Котырып өермәләр арабызга

Салкын карлар өреп тутырды.

Югалтудан әрнеп хисләрем

Көчле буран булып котырды.

 

Татлы хыял, кайнар сөюебез

Туңып әйләнде ачы сагышка.

Сүндердек шул йөрәк ялкынын

Зарланып файда юк язмышка.

                  

КҮҢЕЛЕМДӘ КЫШКЫ БУРАН

Кышкы төннең шаян җилләре,

Тәрәзәмне шакып жырлыйлар.

Сагышларым сине көтә-көтә.

Күңелемә минем сыймыйлар.

 

Көтәм сине кышкы урамнарда,

Күз яшьләрем туңа боз булып.

Салкын җилләр үбә битемнән,

Әрнеп елыйм күңелем тулып.

 

Әллә инде үкереп ерткыч хайван,

Җәрәхәтли батырып тырнагын,

Йөрәгемнең иң түренә кереп,

Авырттырып, тартып кылларын.

 

Яраларым сызлый сулкылдап,

Бик тирәнгә үткән күрәсең!..

Сирәк булса да син исләреңә,

Аласыңмы, килә беләсем?..

 

Урам буйлап барам, ачы буран

Сукмакларга карлар салса да.

Кар бөртеге чеметә битемне,

Ә мин сизмим, тешләп алса да.

 

Салкын буран баса алмый шул,

Йөрәгемдә янган ялкынны.

Ничек җылытырга белмимен,

Синен күңелдәге салкынны?

“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.

«Илһам»лылар кышны озата (2)
«Илһам»лылар кышны озата (2)
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас