“Илһам/Вдохновение” төбәкара әдәби берләшмәсе 2018 елның 1 октябреннән башлап эшләп килә. Аны бар булмышы белән әдәбиятка гашыйк зат Нурия Закир кызы ВӘЛИӘХМӘТОВА оештыра. Бүгенге көндә оешмада 333 әгъза исәпләнә. Башкортстан, Татарстан, Мәскәү, Удмуртия, Мари Эл, Русиянең башка төбәк вәкилләре татар, башкорт, рус төркемнәренә берләшкән, хәтта Италия белән Сириядән дә әгъзалар катнаша берләшмә эшендә. Алар арасында язучылар берлеге әгъзалары, фән кандидатлары, күпсанлы премия лауреатлары һәм башка сәләт ияләре бар. Берләшмә туган телдә иҗат итүче язучы-шагыйрьләрнең үзара хезмәттәшлеген ныгыту, законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен башкара, биредә мәдәниятне, туган телне үстерүгә, аны саклауга юнәлтелгән чаралар оештырыла, альманахлар чыгарыла.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, Русия язучылар берлегенең төбәк бүлеге карары белән “Илһам/ Вдохновение” әдәби берләшмәсенә Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдинов исеме бирелде.
Нурия ВӘЛИӘХМӘТОВА
БУРАН
Иртән йокыдан уянып,
Айгөл өйдә утыра.
Табигатьңең көчен сынап,
Тышта буран котыра.
Бер-берсе белән ярыша,
Болытлар һаваларда.
Минем шикелле куркышып,
Качканнар каргалар да.
Җил дә аларга кушылып,
Янә көчләрен барлый,
Күршеләр өйдә утыра,
Песием тәмле йоклый.
Табигать шундый көчкә тиң –
Тыю һич мөмкин түгел:
Бер карасаң – йөзен ача,
Теләсә – яба күген...
Мин ышанам! Көн аязыр,
Басылыр бураннары.
Сагышлы күң(е)лем түрендә
Туар сөю таңнары.
АК КАРЛАР МИҢА ДӘВА
Иртән иртүк күзем ачсам,
Ап-ак кар җиргә яуган.
Чәчәкләр атып утырган
Гөлләр моңаеп калган.
Кичә генә яшел җирне
Бүген карлар каплаган.
Гүя, минем яшьлек чагым
Карлар астында калган.
Истә бәхетле мизгелләр:
Чанада шуннан чаклар,
Дуслар белән бергәләшеп,
Шашып уйнаган яклар.
“Картайма, әле, Син!” – диеп,
Чәчкәле карлар ява.
Үкенмим дә, еламыйм да:
Бу карлар миңа дәва.
Зәлия НУРИӘХМӘТОВА
БУРАННАРДА ЙӨРИМ
Бураннарда йөрим, адашырга телим..
Бөтерелеп усал җилләргә..
Китәселәр килә, сагышларны калдырып..
Бер белмәгән ерак җирләргә.
Бәлки ул якларда бары башкачадыр..
Бәлки анда юктыр сагышлар.
Дөньялар сихридер, юллар әкиятидер..
Бәхеттән ташыйдыр тормышлар.
Язмышлар да йомшак, сыйпап кына тора..
Җилкәләрдән, барын куәтләп..
Сынауларын бирми, юкка- барга тими..
Үзе бара сине җитәкләп.
Бураннарда йөрим, ышанырга телим..
Хыялдагы тормыш барына..
Тик көнкүреш, борып, чынбарлыкка илтә,
Бирешмә, дип, күңел зарына!
ЯВА КАРЛАР...
Ява карлар, уза парлар...
Әкрен генә җил уйный.
Яшьләр күңеле, ак кар белән,
Бәхетле уйлар уйлый.
Ява карлар, бөтерелеп,
Уйный кар бөртекләре.
Һәркемнең дә үз хыялы...
Карашы, өметләре.
Ява карлар, бар дөньяны,
Төреп аклык, пакълыкка
Бала-чага кар бәрешә,
Түзә алмый шатлыкка.
Яусын карлар,булсын парлар,
Имин булсын дөньялар.
Пакьлык сеңгән ак күңелләр,
Кылсын изге догалар.
“Илһам” әдәби берләшмәсе фотолары.