АК КАР ЯВА
Ай яктысы. Ак кар ява салмак,
Төн пәрдәсен ертып төшәләр.
Төнге күренешне ямьләндереп,
Монландырып җиргә күчәләр.
Ай яктысы, ак кар ява, тынлык,
Хыялымда икәү серләшә.
Берсе анын иркәм, берсе үзем
Акрын гына аңа эндәшәм:
– Кар ява, ишетәсеңме иркәм
Ак кар белән җиргә моң ява.
Моңнарда минем йөрәк сагышым,
Сиңа булган сөюем ага.
Ай яктысы, салмак ак кар ява
Хыялый төн үтеп таң ата.
Күп булырмы ул хыялый төннәр
Ак кар җиргә моңын тарата.
АЧУЛАНМА, ИРКӘМ, БУРАННАРГА
Кышкы буран, оча кар буранлап
Оныттырып үткән елларны.
Буран дулый, карлар белән күмеп
Икәү бергә үткән юлларны.
Салкын жилләр безгә каршы тора,
Гүя, аларга шулай кушылган.
Бураннарга каршы басып торам
Күң(е)лем минем наз белән тулган.
Кышкы буран, нигә тынмый икән,
Безне аерыргамы уйлыйсың.
Тәрәзләргә кагылып улыйсың,
Ә, мәхәббәтемне тоймыйсың?
Ачуланма иркәм, бураннарга,
Үпкәләмә салкын җилләргә!
Без барасы юллар ачылыр да,
Илтәр безне гүзәл җирләргә!
БУРАНДА
Кышкы буран, ачы җиле
Бигрәк үзәккә үтә.
Колакларны чеметтереп
Алсу битләрне өтә.
Котыра буран, карлар ява,
Җиргә түши түшәген,
И сылуым, уем синдә,
Бары тик син – төшләрем.
БУРАННАР
Төннәрен мин йоклый алмыйм –
Нинди ап-ак кар ява!
Тынгысызлый уйларым –
Гүя, өстемә ава.
Бөтерелә ап-ак карлар,
Бөтерелә буранда.
Уйларым чуалана да
Гүя йөзәм томанда.
Өерелә, өерелә,
Күңелемдә бураннар.
Каршыга син килсәң генә
Ул бураннар тынарлар.
Син килмәсәң, бураннар да
Тына алмаслар кебек.
Мәхәббәтемнең җепләре
Уйларым кебек өзек.
Бураннар да бер тынарлар,
Тик син килмәссең кебек.
Килмәсәң дә, буран аша
Калам битеңнән үбеп.
КАРЛАР ЯВА
Карлар ява, күбәләктәй,
Әкрен генә очалар.
Гүя шулай, миңа алар
Җиһан серен ачалар.
Кар бөртеге, бар да сылу,
Бар да киенгән актан.
Гүя җиһан кара җиргә
Ап-ак юрганын япкан.
КӨМЕШ СИПКӘННӘР
Зәһәр суык, урамдамын –
Йөрим кар шыгырдатып.
Җиргә көмеш сипкәннәрме –
Яталар елтырашып.
Кояш сүрән нурын чәчә
Зәп-зәңгәр күк йөзендә.
Җиһанны “ялтыратам” дип,
Елмая ул үзе дә.
И Ходайның могҗизасы!
Мин – табигать баласы.
Шул могҗиза дөньясында
Килә торып каласы!
Елтырашып ята карлар,
Күзләрне камаштырып.
Сихри уттай яна алар,
Күңелне саташтырып.
КЫШКЫ БИЗӘКЛӘР
Ак кар ява, нинди матур
Кышның ак бизәкләре!
Исә салкын жилләре дә,
Әрнетеп үзәкләрне.
Җил сызгыра, җил котыра,
Оча кар бураннары.
Күпме генә тазартсаң да,
Тутыра урамнарны.
Дөнья тоташ ап-ак карда,
Гүя юрган ябынган.
Кыш зәһәр суыгы белән,
Кары белән танылган.
Карлар ява, нинди гүзәл
Бу табигать фасылы!
Тәрәзләрдә Кыш бабайның
Сырлап ясаган “сыны”!
СИН АКЛЫКТА ТУДЫҢ
Күбәләктәй ап-ак карлар ява –
Кышкы аклык, кышкы гүзәллек.
Сокланмыйча гына мөмкин түгел
Шул сафлыкны күрми түзәрлек.
Син тугансың сафлык бөркелгәндә,
Аклык җиңгән чакта караны.
Актан гына булсын тормышың да,
Ерагайтмыйк якын араны.
Чыксаң әгәр карлар яүган чакта,
Тыңла, җаным, карлар тавышын.
Кар бөртеге булып котлыйм сине,
Читкә куеп вакыт агышын.
Карлар ява, сихри бер моң ага,
Җыр сузыла кышкы урамнан.
Чын дусларың янда булган чакта
Курыкма син кышкы бураннан.
Кар бөртеге оча тыйнак кына,
Гүя чәчәк оча тирәләп.
Шул аклыкны, гүзәллекне тоеп,
Яшик әле, яшик бергәләп.
Автор фотосы.