Барлык яңалыклар
Шигърият
17 сентябрь 2025, 11:38

Вәсил бәете

Башкортстанның Ярмәкәй районы Кулбай авылында Сәрия Миңнебаевадан БДУ студенты Айгөл Зиязова язып алган. Текстның башына “1960 елда Ык суында батып үлгән Харисов Вәсилгә арналган” дип куелган.

Вәсил бәете
Вәсил бәете

Йөзеп барган дулкыннар какты;

Зифа буйларым суларга батты.

Суларга баткач, төпләрен күрдем;

Һич тә чарасыз җанымны бирдем.

Су төбен тырнап бармагым талды;

Газиз әнкәем күрми дә калды.

Суның төпләре караңгы икән ул;

Имезгән сөтеңә, әнкәй, бәхил бул.

Кара кәчтүмем чөйләрдә калды;

Мине язмышым суларга салды.

Һич тә җыламый әнкәй түзмәссең,

Суларга карап мине исләрсең.

Сулар күп эчтем, эчләрем күпте;

Җаным чыгарга вакыт та җитте.

Мине әнкәем озатып калды;

Зур сулар минем һушымны алды.

Суларга кергәч, әйләнде башым,

Туктар балыклар булды юлдашым.

Авылга кайткач, чәчәкләр җыйдым;

“Сулар керәм” дип башымны салдым.

Судан чыгарга баскыч юк икән;

Язмыштан узмыш һич тә юк икән.

Гәүдәмне судан эзләп алыгыз;

Гөселләр кылып, кәфен салыгыз.

Сулар күп эчтем, эчләрем күпте,

Ушларым китте, телем бәйләнде.

Бата башлагач, кулымны суздым,

Су төбен күргәч, өметне өздем

Дулкын гөжләве моңлы ишетелде,

Якты дөньядан өмет өзелде.

Су читләрендә калды күлмәгем,

Якты дөньяны туя күрмәдем.

Бата башлагач, йомдым күземне,

Әйтә алмадым соңгы сүземне.

Борылып карадым үрне менгәндә,

Башым әйләнде суга кергәндә.

“Балам кайтыр”, – дип, әнкәй көткәндер;

Якты дөньяда ризык беткәндер.

“Суда үләрмен”, – дип, әнкәй, үсмәдем;

Әнкәй каргама, юри төшмәдем.

Фото: commons.m.wikimedia.org

Вәсил бәете
Вәсил бәете
Автор: Илдус Фазлетдинов
Читайте нас