Барлык яңалыклар
Шигърият
27 апрель 2025, 18:13

Тукайлы татар!

26 апрельдә Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Тукай әдәбиятына гашыйк булган кешеләрне куанып, ишекләрен киң ачып каршыалды.

Тукайлы татар!
Тукайлы татар!

26 апрель даһи шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Бу көн күптәннән инде шагыйрь белән горурлану, соклану көне генә түгел, ә туган телебезне саклау, матур әдәбият телен данлау көне. Татар теленең туган көне!

Һәм елдагыча, 26 апрельдә Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Тукай әдәбиятына гашыйк булган кешеләрне куанып, ишекләрен киң ачып каршы алды. Инде үнөченче ел Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырылган «Тукай моңнары» конкурсы шигъриятне җаннары-тәннәре белән яраткан яшь буын укучыларын башкалага җыя. Бәйгенең Башкортстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Халыклар дуслыгы йортыкатнашлыгында үткәрелүе тагын да мәртәбә өсти.

Конкурсның төп оештыручысы, Башкортстантатарларның төбәк милли-мәдәни автономиясенең башкарма җитәкчесе, Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина:

Башка еллардан аермалы буларак, агымдагыелда беренче тапкыр балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре дә катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында 105 бала һәм 16 иҗади коллектив көч сынашты. Жюри әгъзалары барлыгы 507 укучы, 61 иҗади коллектив тәкъдим иткән чыгышларны бәяләде.

Әйткәндәй, конкурсның жюри составы ел саен үзгә. Һәм аларның эшләре җиңелләрдән булмады. Конкурсантлар 10 телдә чыгыш ясадылар. Иң күп чыгыш ясаучылар 1-4 сыйныф укучылары булды. Аларның эчкерсезлеге, Тукай шигырьләрен сөйләүдәге ихласлыгы, самимилыгы жюри әгъзаларының эшен шактый катлауландырды. Бу юлы финалистларның чыгышларынаНур” театры артистлары Мәхмүт Фатыйхов, Ирина Ганиева, Чулпан Раянова, Гөлназ Мөхәммәдиева, Лилия Тәҗетдинова, Резида Фәхруллина, Вилдан Мисбахов, Айнур Баянов, Гөлназ Кашапова, Рәсимә Гайфуллина, Эльмир Хәйретдинов, М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры актрисасы Светлана Хакимова, шагыйрьләр Руслан Сөләйманов һәм Лилия Сәгыйдуллина, туган тел укытучылары бәя бирделәр.

Дәүләт Думасы депутаты, «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Римма Үтәшева финалистларны бәйрәм белән тәбрикләде. Җиңүчеләргә Федераль мили-мәдәни автономиясе татарфыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чара Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салу белән тәмамланды.

2025 елда Габдулла Тукайның тууына 139 ел булды. Һәр яз саен татар кешесенең йөрәгенә Тукай кайта. Үз моңы, үз сулышы, үз сагышы белән. Габдулла Тукайның иҗаты татар әдәбиятының кыйбласы. Тукайга аяк очына басып та тиң булып булмый, ул милләтебезнең шатлыгын да, кайгысын да бердәй аңлаган, дөньяның ачысын да, төчесен дә татыган бөек шәхес. Тукайсыз татар юк! Тукайсыз татар – татар түгел! Милләттәшләрәнең күңелендә, телендә, каләмендә мәңге яшәр, татарларны татар иткән Габдулла Тукай!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас