СИНЕ ЯРАТАМ
Җырларымны көйлим сиңа,
Иркәм, бергенәм.
Көлүеңне яратам мин –
Көл син гел генә!
Яратам мин, бер елмаеп
Миңа карасаң.
Дулкын-дулкын чәчләреңне
Җилгә таратсаң.
Карашларың шундый назлы –
Мин каушап калам.
Мәхәббәтнең утларында
Мин дөрләп янам!
Сандугачлар җыры белән
Җәйге таң ата.
Җаным, бәгърем, беләсеңме:
Сине яратам!
СУЛАР АГА
Елга ага, ярга кага,
Дулкын ургыла алга.
Очырадың тормышымда
Салып күңелгә яра.
Кояш нуры булып төштең
Таң белән сукмагыма.
Күңелемне җылыттың син
Куз салдың учагыма.
Сулар ага, ярга кага,
Карап күзләрем тала.
Кайларга гына китсәң дә,
Җырың йөрәктә кала.
ТАМЧЫ ТАМА
Тамчы тама, тып-тып, тып-тып,
Кояш та көлеп карый.
Тагын бер яз килеп җитте
Елмаям, гүя, сабый.
Тамчы тама, тып-тып, тып-тып,
Агалар гөрләвекләр.
Шул аккан гөрләвекләрдән
Җыела күлләвекләр.
Тамчы тама тып-тып, тып-тып,
Гүя, бәхетләр тама.
Язгы судан елга ташый
Гүя, шатлыклар ага.
Тамчы тама тып-тып, тып-тып,
Кыекларда “сөңгеләр”.
Безнең язлар үтте инде,
Якынлашалар көзләр.
Минем язгы чәчәгем син
Үзең генә белмәдең.
Эчтән йөрәгем янса да
Сиңа мин сиздермәдем.
ТАҢ ЖИЛЛӘРЕ
Таң җилләре, беләсеңме,
Нигә исәләр?
Алар, исеп, миннән сиңа
Сәлам илтәләр!
Таң җилләре көн дә исә,
Исә дә китә.
Синең елмаюың миңа
Гомергә җитә.
Син көләсең, кояш кебек,
Җиргә нур сибеп.
Таң җилләре кала синең
Битеңнән үбеп.
Нигә, иркәм, таң җилләре
Булмадым икән?!
Мин гомергә таң җилләре
Була алмам микән...
ЯЗ ИСЕ
Тышта бүген бик тә тыныч,
Күктә кояш, салкынча.
Ак кыш уртасы булса да
Инде яз исе оча.
Сулап туеп булмый – сафлык,
Агачларга кунган бәс.
Хозурлыкка исем китә,
Күңелем иләс-миләс.
Әй яз исе, күңелләрне
Кытыклый, очындыра.
Һич йөреп туймаслык итә,
Хыялларга чумдыра.
Ләкин әле бар бит безнең
Ак кар күреп туясы;
Яз исләрен күңелемә
Канат итеп куясы!
ЯЗНЫ КӨТКӘН КЕБЕК...
Киләчәгем язлар кебек
Язларга таба атлыйм.
Алда өмет – якты нурдай,
Нурны өметкә саплыйм.
Алда язым, шау чәчәктәй,
Каршылый кебек мине.
Шау чәчәкләр арасында
Каршылыйм кебек сине.
Син дә язлар көтәсеңме
Мин көткән кебек язны?
Син дә көтәсеңдер кебек
Мин көткән кебек назны?!
ЕЛМАЮЫҢ ҖИТӘ
Тагы сиңа киләм, язгы җилдә,
Кошлар кебек очып, талпынып.
Күзләреңне, бөдрә чәчләреңне,
Сихри тавышыңны сагынып.
Сиңа киләм, язгы җилләр кебек
Каеннарны сыйпап, иркәләп.
Сиңа булган олы сөюемне
Саф хисләрем белән киртәләп.
Кояш нурын әгәр тотып булса
Бүләк итәр идем сиңа дип.
Өметләнмим олы мәхәббәткә
Елмаюың җитә миңа бит.