* * *
Исәнме, Кыш! Килдеңме?
Сагынганны белдеңме?
Көттек бит сине күптән,
Дөнья яктырып киткән!
Шундый матур үзгәргән,
Шатлык балкый күзләрдән.
Агачларда ак калфак,
Түбәләрдә түбәтәй,
Аякларда ак читек,
Торам исләрем китеп!
Ә чыршылар шатлыктан
Күлмәк кигән шау актан.
Миләш белән баланнар
Бүрек киеп алганнар.
Балалардай куанып,
Балкыйлар алсуланып.
Ә куаклар, куаклар,
Килгәнмени кунакка!
Челтәр күлмәк кигәннәр
Күбәләктәй ап-аклар!
Юлларны да юганнар,
Хәтта аклап куйганнар.
Коймаларда ак мамык,
Әйтерсең төшкән болыт!
Рәхмәт инде сиңа, Кыш!
Кыш
Чалт аяз күк.
Сихри иртә.
Агачлардан сафлык бөркә.
Туй кызыдай күлмәкләре!
Сокландыра күнелләрне
Табигатьнең бизәкләре.
Шыгыр- шыгыр җырлый карлар.
Юлдан атлый
Яңа парлар!
Озатып кала
Күпме ярлар.
Тик бәхетле булсын алар.
Кунак
– Кунак килгән!
Тор, балам, – дип
Иртән әни уятты.
Песи кебек ипләп кенә
Карап чыктым бар якны.
– Бер кайда да күренми бит,
Әни, – дим, –
Кунак кайда?
– Озакламый күрерсең – ди
Ул көтә шул урамда!
Икәүләп чәйләр эчтек тә,
Чыгып киттек урамга,
Кичә генә кара иде
Ап-ак булган урам да!
Рәхәтләнеп, әй, уйнадык,
Кар Бабайны ясап та!
Шатлык төяп күчтәнәчкә
Ак Кар килгән кунакка!