Тукайга
Якты көнгә чыгып җитә алмый,
Күмелеп калган шахтер шикелле,
Сөйгән монологын сөйләп бетми,
Тынып калган актер шикелле,
Агуланган тынчу караңгыда
Янып бетми сүнгән шәм кебек
Сәхрәдәге язгы елга кебек
Ташты да ул, тынды яшь егет.
Язгы кырау яфракларын бөргәч,
Кинәт кенә шиңгән гөл кебек,
Искелекнең тынчу һавасында
Тыны бетеп үлде яшь егет.
Давыл алдындагы кара болыт
Теләгәндәй айны капларга,
Иске тормыш, Тукай, синең данны
Теләгәндер шулай таптарга.
Без, давыллар булып, күгебезне
Кара болытлардан тазарттык,
Без – икенче туфан – җиребезне
Искелектән юып яңарттык.
Тукай җыры безнең белән килде,
Җыры ялкын аның бүген дә,
Тукай... ул бит безнең якты йолдыз
Поэзиянең аяз күгендә.
1938 [Кәрим, 2009: 33 б.]
Тукайга
Унбиш яшем тулар-тулмас ук
Шигърияткә килеп абындым.
Унтугызда сиңа тагылдым.
Алтмыш өч ел сиңа табынам,
Алтмыш өч ел сине сагынам.
1997 [Кәрим, 2011: 204 б.]
Кичер, әҗәл
Әхмәт Фәйзигә
Алмаштырып ак күлмәген киергә дә
Өлгермәде, кичер аны,
Битендәге юл-юл кара тирне хәтта
Сыпырмады, кичер аны.
Ул алъяпкыч буган иде, күн алъяпкыч
Уйдык-уйдык чаткы тишкән.
Тимер чүки иде шул ул, яшәү тимерен,
Өстен куеп барлык эштән.
Син килгәч тә, туктатырга күндәм эшен
Байтак торды, тапмый әмәл.
Тере чакта сине санга сукмады ул,
Кичер, әҗәл.
1958 [Кәрим, 2009: 236 б.]
* * *
Хәсән Туфанга
Сандугачка нигә буй-сын,
Нәрсәгә аңа бизәк?
Таңда бер сайрап җибәрсә,
Биш кат өзелә үзәк.
Шагыйрьгә нигә чин кирәк,
Нәрсәгә аңа титул?
Патшалар ятлап алырлык
Шигырьләр яза бит ул.
1968 [Кәрим, 2009: 317 б.].
Таңгы сәгать иде
Сандугач баласы кебек
Шат яшәек дөньяда.
Җырдан.
Берчак Туфан белән таң җиткердек
Май башында “Аккош күле”ндә,
Кошлар сайрый, өзелеп сайрый кошлар –
Һәрберсе тик үз телендә.
Нәкъ Туфанча мөлдерәмә итеп,
Бокалларга коела ал шәраб.
Офык чите капылт чайкала да
Алсулыкка чума бар тараф.
Нурлар эчеп, отыры сайрый кошлар –
Газапмы бу? Бумы тантана?
Мин дустыма әйтәм: “Бөек шагыйрь,
Шуңа анык җавап тапсана”.
“Миңа мәгълүм түгел аларның, – ди, –
Ни шатлыгы, җаным, ни зары.
Күңелендә әле нәрсәләр бар, –
Кошлар шуны җырлый нибары...”
Шушы булды җавап асылы –
Миңа гади бер сер ачылды.
2001 [Кәрим, 2011: 220 б.]
Өч Тулпар
Соңгы вакытта Казан матбугатында Тукай, Такташ, Туфанга карата кадерсез сүзләр күренгәли башлады.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
Бу өч Тулпар тартып җилә
Татар рухы арбасын.
Сикереп төшмәс шул арбадан
Татар, кайда бармасын.
Пәйгамбәрен сатмас милләт
Әллә нинди хакларга.
...Әмма яман хәбәр-хәтер
Килә безнең якларга:
Чүп ыргыталар Тукайга,
Таш аталар Такташка,
Хөкем итәләр Туфанны
Иман саткан как башлар.
Бу – халыкның тамырына
Балта чабу түгелме?!
Шундый хәлләргә шаккатып,
Рәнҗи башкорт күңеле.
Татар Тукай, татар Такташ,
Татар Туфан. Тамаша!
Шушы затлар телемә килсә,
Җаным күкләргә аша.
1991 [Кәрим, 2011: 148 б.]
Уракчыга алтмыш тулганда
Ай урагың салып иңбашыңа...
Н. Исәнбәт
Ай урагың салып иңбашыңа,
Иҗат кырларына килдең син.
Һәм иң тәүдә, тар бишмәтең чишеп
Каен ботагына элдең син.
Җир башына килеп басканыңда,
Таралгандыр төннең эңгере,
Менә-менә балкып күк уяныр,
Һәм башланыр кояш гомере.
И урдың син, урдың: артларыңда
Тезелеп калды тигез учмалар:
Сиңа карап, сокландылар кешеләр,
Шушы басу аша узсалар.
И урдың син, ярсып-ярсып урдың,
Кояш менгән саен югары;
Төш тә авып бара, ләкин синдә
Ару-талу һаман юк әле.
Әммә үткер икән урагы,
Әмма хактыр халык йомагы:
Шул бәләкәй генә бөк(е)ре
Күпме кырны урып бетерде.
Учмалардан булды көлтәләр,
Көлтәләрдән зурат куелды,
Зуратлардан кибән коелды.
“Арыдым” димә, алымың зур әле,
Җир башына әле еракчы,
Халкың өчен алтын иген урган,
Алтын ашлык суккан уракчы!
1960 [Кәрим, 2009: 251 б.].
Ренат Хариска
(иртәнге теләкләр)
Көндезләрең хәрәкәтле булсын,
Булсын бәрәкәтле.
Төнге йокыларың тыныч булсын
Алсу таңга хәтле.
Йөгең авыр булсын, юлың озын,
Такыр, түтә булсын,
Алларыңда әле башланмаган
Бәхет көтә булсын.
Олысына кечесенә һаман
Сүзең үтә булсын.
2004 [Кәрим, 2011: 148 б.]
Казан
Нишләп әле шулай килеп чыкты? –
Үзем дә һич аңламыймын, Казан.
Газиз исемеңне тәүге тапкыр
Шигырь итеп ак кәгазьгә язам.
Ә бит сиңа хәйран калганнан соң
Ярты гасыр нинди гомер акты.
Килгән саен урыным – түр башында,
Җаным-тәнем сый хөрмәткә батты.
Төннәремдә йолдызларың, Казан,
Җемелдәшепкүзләремә бага.
Идел дулкыннары, иркә итеп,
Ярны түгел, күкрәгемне кага.
Булды еллар: шигырьләрем синдә
Канатланды, һаваларга ашып,
Рухым исә Камал сәхнәсендә
Үкседе дә, шатланды да шашып.
Урамыңны күп таптадым, Казан,
Кызмача һәм... хәтта аек баштан.
Берчак кинәт күз чагылып китте
Тимбикова атлы яшь Кояштан.
Туфрагыңа баскан саен, Казан,
Яна... туңа... минем бәгырьләрем.
Бәгыремдә яши исән дуслар,
Бәгыремдә – дуслар каберләре.
Туфан, Фәйзи, Хәким, Ахун, Риза –
Уннар, йөзләр күз алдымнан уза...
... Җирдә һаман ак бураннар туза.
Күкләр, һаман күкрәп, яшен сыза.
Таушалмаган сөюемне, Казан,
Пышылдарга сиңа бүген базам.
Данлы исемеңне мәңгелеккә
Дога итеп язам: Казан... Казан...
2001 [Кәрим, 2011: 228 б.]
Сәфәр
(Шаян юллар)
Минем дуслар чит илләргә бара,
Чакыралар алар мине дә.
Хыяллары әйди дусларымны
Байрон яки Тагор иленә.
“Шагыйрьләрнең туган җирләре”
Роберт Миңнуллин
Беркатлылар туры юлдан йөри.
Үлеп яратам мин урауны.
Җыен юньсез билгә хәнҗәр аса,
Ә мин тагам безле борауны.
Парижга я Римга очкан чакта,
Төшеп кунам бер кич Шәммәттә.
Аннан киткәч, ярапланны борып,
Кушлавычка сугылам, әлбәттә.
Күккә менгәч, түзәр әмәлләр юк,
Сыркыдыны өзелеп сагынам.
Шунда чәй эчәм дә, кире китеп,
Әсәнгә дә мотлак кагылам.
Ә Кармәткә төшеп мунча керәм,
Кояш бара икән баеп та.
Болай булгач, акшам намазын
Укып әйтми булмый Аетта.
Зарыгып көткән Гете, Тагор,
Данте, Байрон, Элюар, Хикмәтләр.
Миңнуллинны күреп бер килсәм,
Әллә кая, димен, китмәсләр.
Коллегалар бит гаеп итмәсләр.
Минем дуслар экономить итә
Кесә тарафлары такырга,
Еллар буе акча җыя алар
Туры барып кына кайтырга.
Юл тотсагыз Лондон, Бишкәк,
Берлин, Бөре, Дели, Ташкент ягына,
“Онытмагыз, татар шагыйрьләре,
Туган җирләр сезне сагына...”
2001 [Кәрим, 2011: 233 б.]
* * *
Хәйдәр Бегичевка
Дуслар белән табын корып
Мәскәү тарафларында,
Таңнар атканчы тирбәлдек
Моңың канатларында.
Ярсыттың да, юаттың да
Күңелләрне син, җырчы.
Бер карасаң – догачы син,
Бер карасаң – сихерче.
Йончу чагында көннәрнең,
Хөрт чагында хәлләрнең
Сулышымны иркенәйтә
Бер авазы Хәйдәрнең.
Тагы шуны өстәп куям,
Сүзем түгел зерәгә:
Үзе генә бер могҗиза
Тап килүе Зөһрәгә.
1996 [Кәрим, 2011: 198 б.]