Барлык яңалыклар
Шигърият
9 гыйнвар , 13:19

Айгөл РАМАЗАНОВА. Яратулар сине җиңел түгел... Шигырьләр

Айгөл Руслан кызы РАМАЗАНОВА Бүздәк районының Иске Таулар авылында туып үскән. Әле Уфа Фән һәм технологияләр университеты Гуманитар һәм социаль фәннәр институтындагы татар-рус бүлегенең II курсында белем ала. “Шигырьләрем – хисләр көзгесе, дөньяга, туган җиремә, тирә-юньдәге кешеләргә карата мәхәббәтемнең җимеше. 20 яшьтә нәкъ менә мәхәббәт турында язу килешле дип уйлыйм”, – ди ул.

Айгөл РАМАЗАНОВА. Яратулар сине җиңел түгел... Шигырьләр
Айгөл РАМАЗАНОВА. Яратулар сине җиңел түгел... Шигырьләр

ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Эх, сүзләрең... Татлы инде шундый,

Ушым китеп, мавыгып тыңлыймын.

Колагыма элгән токмачыңның,

Калынлыгы... Тәмен тапмыймын.

 

Әллә тозы, әллә йомыркасы...

Суы күпме синең сүзләрнең?

Токмачыңның оны күбрәк инде,

Тәмли торгач таптым мәзәген.

 

Сизәм кебек дөрес түгеллеген,

Татлы сүзең ялган, аңлыймын.

Йөрәгемә генә җиткереп булмый,

Вакытым юк, токмач ашыймын.

                               

* * *

Яратулар сине җиңел түгел,

Җиңел түгел сине көтүләр.

Язлар инде кышка алышынды,

Газаптыр бу сине сөюләр.

 

Сабырларны алтын көтә, диләр.

Күпме кирәк икән түзәргә?

Берәрегез вакытын әйтегезче,

Озак микән тилмереп йөрергә?

 

Юксынудан туңган йөрәгемне,

Төрсәң иде кайнар хисләргә.

Айлар түгел, еллар дәвамында,

Әзердер мин сине көтәргә.

 

САГЫНУ

Күздән яшьләр кар бөртегедәй,

Явалар да алсу битләргә,

Яз тамчы өзелеп төшкән төсле,

Тамалардыр газиз иңнәргә.

 

Күзләремнән күрә алырсыңмы,

Аңларсыңмы йөрәк ызгышын?

Сызлануга дәва табырсыңмы,

Куарсыңмы каннан сагышны?

 

Бураннарга сөйлим серләремне,

Колак салыр, бәлки, җилләр дим,

Мине жәлләп, җиткерерләр сиңа,

Сагынуларым офыклардан киң...

 

ТӨШ

Син – бер төш...

Ышанасым килә!

Сөю утларында шашынасым килә!

Тамагымны ярып, кычкырасым килә!

Йөрәгеңне урлап, югаласым килә...

 

Интегәсем килә сагынудан!

Бер пешәсем килә ашкынудан!

Адымыңны ишетеп, тилерәсем килә,

Күңелем тула синең назлардан...

 

Елыйсым да килә, тешне кысып.

Каргыйсым да килә юлларны,

Безне аерып торган ерак ара

Якынаймас... Көтмим юк-барны...

 

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Айгөл РАМАЗАНОВА. Яратулар сине җиңел түгел... Шигырьләр
Айгөл РАМАЗАНОВА. Яратулар сине җиңел түгел... Шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: