Барлык яңалыклар
Шигърият
2 ноябрь 2023, 18:00

Ана белән бала бәете

Тәтешле районының Аксәет авылында булган хәл. Балага 6 яшь тулгач, әнисе кияүгә чыгып китә. Әтисе бу вакытта сугышта була. Баланы сукыр, ятим карчык карап үстерә.

Ана белән бала бәете
Ана белән бала бәете

Атам киткәндә тумаган идем,

Анам киткәндә йоклаган идем.

Ятып йокладым, туңып уяндым,

Анам булмагач, үксеп егъладым.

Җылый апалар, җылый тәтәләр,

Җылама, энем, дип юаталар.

Ни хәлләр итим, калдым мин ятим,

Әти-әни дип кемнәрне әйтим.

Атам булмагач читен шул тикле,

Өйләргә кайтсам ишекләр бикле.

Ятам да җылыйм суык баскычка,

Буйларым җитми минем ачкычка.

Йөрим урамда, ашап балчыклар,

Күңел юатам куеп чыпчыклар.

Анамның куены бик җылы иде,

Җылы куеннар миңа юк инде.

Алты яшемдә анам ташлады,

Башыма кайгы төшә башлады.

Газиз әнкәм сөйгәндер инде,

Каласың, балам, дигәндер инде.

Утырам урамда, йөрим мин туңып,

Ике кулымны җиңемә тыгып.

Башымны салып утырам бер якка,

Яшьләрем ага баш салган якка.

Иртә дә көтәм, кичтә дә көтәм,

Анам кайтыр дип сабырлар итәм.

Ятим калуны һич тә белмәдем,

Атамның йөзен һич тә күрмәдем.

Ямады әнкәй башлыкларымны,

Бетерде әнкәй шатлыкларымны.

Газиз әнкәем бала итмәде,

Атаң кайтыр дип, сабыр итмәде.

Кечкенәдән үк юктыр бәхетем,

Ата-анамның күрмим рәхәтен.

Иптәшләремнең аналары бар,

Аналарының җылы куены бар.

Алма күк иде ике битләрем,

Хәзер бетте инде тән дә итләрем.

Ямады әнкәй күлмәкләремне,

Белергә килми һич хәлләремне.

Баш асларымда кечкенә мендәр,

Юк юрганнарым, ашый чебеннәр.

Ике бертуган, бергәләп торган,

Ябадыр иде әнкәем юрган.

Кайтыр әле атам, күрәм, диясең,

Күрә алмассың, бик үкенерсең.

Йөри лә торгач, күрдем анамны,

Нихәл, улым, дип, сөйде аркамны.

Киткәч, артыннан бардым йөгереп,

Җитеп булмады, кайттым йөгереп.

Кемгә әйтим соң, “әнием” диеп?

Әйтүчеләр юк мине балам дип.

Итекләрем юк минем кияргә,

Әти-әни юк мине сөяргә.

Газиз әнкәем, үзәкне өзәсең,

Син дә шулайдыр, ничек түзәсең.

Китәсе көнне кочаклап ятты,

Чыгып киткәндә өстемә япты.

И, балам, диде, күз нурым, диде,

Каласың инде, бәгырем, диде.

Әнкәйне эзлим, карыйм як-якка,

Йөгереп йөрим түрдин почмакка.

Имән агачы – каты күмере,

Минем әнкәнең каты күңеле.

Әткәем булса, иркәләр иде,

Яңа пальтомны кидерер иде.

Атларым булса, атланыр идем,

Әнкәем булса, шатланыр идем.

Кайтам да туңып, ятам бөркәнеп,

Ятам бөркәнеп, тормыйм иртән үк.

Мине иркәләр атам-анам юк,

Әбидән башка һич караучым юк.

Иптәшләр белән уйнаган булам,

Күңел юатып җырлаган булам.

Атам сугышта, анам тормышта,

Ялгыз башкаем кайгы-сагышта.

Анага бала кадерле була,

Көннәрдән бер көн мәх(е)рүм була.

Канатым сынды, бер дә очалмыйм,

Газиз әнкәмне һич тә кочалмыйм.

Әнкәй янына һич барганым юк,

Бик барыр идем, рөхсәтләр бит юк.

Рөхсәт булмагач, анда ник барыйм,

Узып киткәндә тилмереп карыйм.

Әнкәй үстерде бишеккә салып,

Мәх(е)рүм итте, китмәде алып.

Тишек итегем, туңа аягым,

Кайларга барыйм инде, Ходаем.

Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем,

Сабыр ит әле, кайтыр әткәем.

Бергә торырбыз, бергә йөрербез,

Тигезлек белән гомер сөрербез.

Анадан бала бәхетле тусын,

Тудырган ана тәрбия кылсын.

Минем күк балалар ятим калмасын,

Ике күзеннән яшьләр акмасын.

Су буйларында каз балалары,

Җыеп ятадыр һәм аналары.

Алар күк анам минем дә булган,

Ташлап киткән дә, миннән котылган.

Ташлап китсә дә, онытмам әле,

Үсеп җиткәч тә, карармын әле.

(1976 елда Тәтешле районы Аксәет авылында Саимә Сөләйман кызы Сөләймановадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган.)

Фото: https://ru.freepik.com/

Ана белән бала бәете
Ана белән бала бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: