ХЫЯЛ ЙОРТЫ
“Син хыялый...” Күкләр шулай диде.
Вакыт инде сиңа үсәргә!
Мин хыялый! Ашыкмыймын әле,
Яшьлегемне ташлап китәргә.
Хыялымда күптән язлар килгән,
Бөтен дөнья күптән чәчкәдә...
Өннәремдә ташлап киткән шәүлә,
Керми хәзер хәтта төшкә дә.
Хыялланам...
Тик мин хыял түгел!
Мин – агымы сүзсез көйләрнең.
Югалтсам да, хыялымда һаман
Син яктырткан айсыз төннәрем.
* * *
Канат кагып, очып барыр идем,
Сынык канат көчсез иңемдә.
Мендәремне кочып, елар идем,
Парсыз мендәр, минсез, идәндә.
Кара урман көндәш хәзер миңа,
Адаштырдың айлы төннәрдә.
Җилгә кушып, мине онытмаска,
Кулым суздым, синсез көннәргә.
Ялгышым син, иң зур үкенечем.
Көндә каргыйм тәүге мизгелне,
Күзне күзгә төбәп серләшкәндә
Күрмәгәнмен китек көзгеңне.
СИНЕҢ ӨЧЕН АЙГА МЕНӘМ, ДИСЕҢ
Синең өчен айга менәм, дисең.
Кем мендерсен сине ул айга?
Вулкан эчләрендә янам, дисең.
Кем ташлый соң сине ялкынга?
Күзләреңдә җиһан күрәм, дисең.
Кара күздә җиһан бармыни?
Син югалсаң, яши алмам, дисең.
Тормышыңда маяк азмыни?
Диңгезләрне гизеп чыгам, дисең –
Минем җаным биек тауларда.
Көзләреңдә язлар табам, дисең –
Мин каламын салкын кышларда.
Йөрәгемне ярып бирәм, дисең.
Нигә миңа ярты йөрәгең?
Ал йөрәкне! Бөтен килеш бирәм.
Тик шигем зур: бармы кирәге?..
Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.