Барлык яңалыклар
Шигърият
3 август 2023, 11:03

Улыннан җәберләнгән әби бәете

2001 елда Башкортстанның Илеш районы Исәмәт авылында Люция Сәлаховадан БДУ студенты Альмира Хәйретдинова язып алган бу бәетне күз яшьләрсез укып булмый: Исән чакларымда минем Булмады кадерләрем...

Улыннан җәберләнгән әби бәете
Улыннан җәберләнгән әби бәете

Баламнан күргән хурлыктан

“Бисмиллаһ” дип башладым; 

Алтмыш сигез яшькә җиткәч,

Җыру яза башладым.

 

Анасына кем кул суза –

Бу бигрәк гыйбрәт.

Үзәгемә үткәннән соң

Мин чыгардым мөнәҗәт.

 

Ачуланып типкәләдең –

Кара күмер тәннәрем.

Үзеңә дә кайтыр, балам,

Миңа күрсәткәннәрең.

 

Исән чакларымда йөрдем

Кеше типкеләрендә.

Балакаем риза түгел

Имезгән сөтләремә.

 

Мин чирләгәч, алып кайтып,

Тавыкханәгә яптың.

Ничә еллар шул “ханә”дә

Берүзем, ялгыз яттым.

 

Чыгам, дип, ишеккә барсам,

Түшемә тибә идең;

Эткә биргәндәй икмәкне

Ваткалап бирә идең.

 

Хәл белергә кеше килсә,

Аңа мине хурладың.

Ике балаңны үстердем –

Кадеремне белмәдең.

 

“Мәңге үләсең юк!” – диеп

Кычкырдың бит, балам, син.

– Ник акырасың, син? – диеп,

Башларымны ярдың син.

 

Балакаем, минем белән

Вәхшиләрчә уйнадың.

Анам минем кулларымда

Мәңге торыр, дип уйладың.

 

Мине зинданннарга салдың

Картайган көннәремдә.

Йөрерсең әле син дә шулай

Картайган көннәреңдә.

 

Картлык күңелсез киләсен

Алдан сизмәде күңел.

Баламнан күргән хурлыклар

Язып бетәрлек түгел.

 

Авыз ачып сөйләшергә

Ирек бирмәдең, балам.

Синең кулларыңа калгач,

Хокуксыз булды анаң.

 

Куаладың, типкәләдең –

Һаман сине эзләдем.

Актык минутларымда да

Балам, сине эзләдем.

 

Имезгән күкрәк сөтемне

Ахирәттә түләрсең.

Балам, каргышым төшкәчтен,

Кемгә үкенеп сөйләрсең?

 

Тиздән мәңгелек йортына

Китәр газиз әңкәең.

“Әнкәй, ничек ятасың? – дип,

Сорамадың хәлкәем.

 

Киленкәем, сиңа кала

Миңа ясаган тар бүлмә.

Миңа күрсәткән хурлыкны

Син дә күрмичә үлмә!

 

Исән чакларымда минем

Булмады кадерләрем.

Мин үлгәч тә, каберләрем

Булмасын рәшәткәле.

Фото: https://yandex.ru

Улыннан җәберләнгән әби бәете
Улыннан җәберләнгән әби бәете
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: