Исемемне мулла бабай кушкан,
Атна кичне генә туганмын.
Үзем генә үстем иркәләнеп,
Абыем юк, юк бер туганым.
Авылыбыз – урман итәгендә,
Бакчабызда үсә гөлҗимеш.
Сирәк исем, авылыбызда берәү –
Исемем бит минем – Гөлҗимеш.
Әнекәем өйрәтте мине,
Ашаудан соң амин тотарга.
Өйрәтте ул аш-су хәзерләргә,
Ашаганны чәйнәп йотарга.
Олыларны олыларга кушты,
Сыер саварга да өйрәтте.
Самавырга тәүләп суын салгач
Күмер салып, үзе көйрәтте...
Бәбкәләрне үзем карадым бит
Чыбык белән саклап бөркеттән.
Нәни генә чебешләрне, хәтта
Сулы таска салып, су керттем.
Укырга да әнкәм өйрәтте,
Яза беләм һичбер хатасыз
Җәберләде кайбер усал кызлар:
“Син килмешәк, ятим, атасыз...”
Әтиемне белмим, кайда үзе,
Кая киткән, нигә кайтмаган?
Ул урманчы булган, изге кеше,
Җәнлекләрне сөйгән – атмаган.
“Син әтиең,” – дип гел кимсеттеләр,
Еладым шул кайчак, түзмәдем.
Ачу килсә, тотып кыйный идем
Малайлардай кайчак үзләрен.
Әни мине ялгыз үстерсә дә,
Әти юклыгын да тоймадым.
“Әтекәем кайда?” – дипләр бер дә
Сорарга да никтер кыймадым.
Үсә төшкәч, әни сөйләп бирде:
Кешеләрне аю талаган.
Ерткычны җиңгән дә минем әти,
Әмма үзе кайта алмаган.
Ни арада үсеп җиткәнмен соң,
Балачагым киткән – сизмәдем.
Язмыш миндә ничек ялгышканын
Сөйлим әле тагын сезгә мин.
Сизмәгәнмен уналты яшь тулды,
Хуш мәктәбем, дуслар, әнкәем.
Урман, күлне, чәчәкләрне сөйдем,
Мин алардан җыйдым бар ямьне.
Шөкер кылам, мин бит акыл кызы,
Ә хыялым күккә үрелгән.
Күршеләргә бер ят егет килгән –
Ошады бик, тәүге күрүдән.
Нәрсә булды миңа, йокым качты,
Аны күрсәм, үзем оялам.
Әнекәем генә сизенмәсен,
Берчә өшим, берчә ут янам.
Чиләк асып, чишмәләргә бардым,
Кердем суга – бетсен ярсулар!
Күрше егет килеп кулын сузды:
“Өшисең, – ди, салкын ла сулар”.
Көянтәмне ташлап, җил капкадан
Юеш күлмәк белән йөгердем
Өйгә кереп, мендәремә ятып
Бер еладым, үзем бер көлдем.
Ә кичләрен безне уенга да
Күрше егетләре озатты...
Кунак егет Сәет, аз сөйләшә,
Әллә инде теле йозаклы.
Җәй буена бергә печән чапты
Иптәшләре аны өйрәтте.
Аера хәзер кала егете дә
Чалгы, тырма, сәнәк-көрәкне.
Авыл көен бик тиз отты үзе
Ул авылча гына сөйләште.
Халкым йолаларын күрде егет,
Сабан туйда – алыш-көрәшне...
Ул студент – каникулы бетә,
Тырыш егет Сәет – укуда
Бар көчемне туплап, мин дә хәзер
Башкалага барам укырга...
Сөюебез саф хисләрдән тоташ,
Кунак егет сабыр, оялчан.
Күккә багып, антлар иттек икәү:
Хыянәтләр булмас беркайчан!
Нинди көчләр алга әйди безне –
Ярышыплар белем алабыз.
Җәйләр җитсә, асылыбыз көтә,
Озатып кала шаулы калабыз...
Чәчем озын, ә өстемдә минем
Үзем теккән яңа күлмәгем.
Сәетнең дә бер якыны юкчы –
Ятим егет икән, белмәдем...
Күрше егет аның җан дускае
Бер сыйныфта белем алалар.
Минем уку йорты янәшәдә
Икәүләшеп озата баралар.
Ул – нефтьче, мин табибә булам,
Сөю белән без бик бәхетле.
Икебездән генә торадыр ул,
Югалтмаулар тапкан бәхетне.
Яшьлегебез шаулап-гөрләп узды,
Кулыбызда диплом – карагыз.
Карашлардан оча сансыз йолдыз,
Күңелләрдә – сөю – ярасыз...
Без бербөтен – Сәет бәгърем белән,
Авыр булса – бергә чыдарга.
Никах укыдылар икебезгә,
Сукмак ярып юлга чыгарга.
Балалар йортында үскән Сәет,
Шул сәбәпле торак бирделәр.
Иркен фатир төзеләчәк әле,
Калабызда үсә зур өйләр...
Сабыебыз туды – газизебез
Аваз салып олы дөньяга!
Нур өстәлде сөю хисләренә,
Ямь өстәлде өйгә – ир бала.
Әтиседәй чибәр минем улым,
Бер сыйфатны миннән алмаган
Өзелеп төшкән сөю бакчасында
Мәхәбәттән үскән алмадан.
Ай үсәсен гүя көн үсте ул:
“Гомерле бул, балам, чибәрсең
“Пар канатлы булып кына үсче,
Бәхетле бул, күзләр тимәсен!”
Сокланырлык: без өчәүбез бергә,
Бер бөтенбез, җылы дөньябыз.
Укырга да төште газизебез,
Мәктәбеннән каршы алабыз.
Уртабыздан атлый – икебезне
Җитәкләгән кечкәй куллары.
Эш буенча Сәет сәфәр чыга –
Имин-аман булсын юллары!
Юл догасы бирдем иминлеккә,
Раббым – Аллаһыма сыенсын.
Тик хәерле гамәл, насыйп әйлә,
Исән-имин урап ул кайтсын!
“Исеме Әгъзам” дигән китапны да
Кесәсенә салдым – ятласын:
Фәрештәләр аңа юлдаш булсын,
Бәла-казалардан сакласын!
Гомерләрнең асыл мизгелләрен
Улым белән бергә үткәрдек.
Әткәсе бит нефть эшен сөя,
Себердә ул эшли – үпкәм юк.
Үсә улым, без олыгаябыз,
Гомеркәйләр сүтелә түгелме?
Дөнья хәстәреннән бер айнытып,
Йөрәгемә шомлы уй керде.
“Нәрсә булды, Сәет, сөйлә әле,
Җаннарыңа урын тапмыйсың?
Йокыларың качты, ашамыйсың,
Әллә мин дә сиңа ятмы соң?
Кочагына алып: “Кичер!” – диде, –
Гафу итче, синнән китәмен.
Себердә көтә бит яшь хатыным,
Ә улыма ярдәм итәрмен”...
“Ташлап китеп мине бөтенләйгә,
Чит җирләрдә ничек яшәрсең?
Ниләр булды олы хисләреңә,
Улың үскәч, ничек дәшәрсең?”
Өметләрем челпәрәмә килде,
Синсез дөньям минем – кояшсыз.
Вәгъдә-антлар әрнеп үкседеләр,
Күңел бакчам калды бер кошсыз.
Чәчләремә иртә чал йөгерде,
Тик елмаю ташлап китмәде.
Язмыш, ахры, ялгышкандыр миндә –
Пар яшәргә насыйп итмәде.
Яшем йоттым, улым күрмәгәндә
Тик үкседем ятып мендәргә.
Ялгыз тәкъдиремә күнәм инде,
Ялгыз яши беләм, меңнәрдә...
Уку йортына да керде улым,
Буй-сынына карап сокланам!
Тырыш, уңган – исән генә булсын,
Сакла аны, газиз бер Аллам!
Табибәмен – гел изгелек кылдым,
Үткәннәрдә калды үткәннәр
Үткәннәрдә калды сагышларым,
Үткәннәрдә калды үпкәннәр...
Улым өчен яшим, яшьним хәзер
Аның өчен – калган гомерем.
Бала – бәгырь ите, аның өчен,
Дөрләтәмен гаилә күмерен.
Хат җибәрдем Сәетемә бүген:
“Танымаслык үсте улыбыз...
Диплом ала, фатыйхаңны бирче,
Бергә үтмәсә дә юлыбыз...”
Хәбәр килде – ышанмаслык хәбәр,
Төзәлмәслек тирән җан-ярам:
Авыр чирдән җәфалана Сәет,
Ниләр булды сиңа, бичарам?!
Тормыш дәвам итә, еллар сүтеп,
Билгесез бер өмет җитәкли.
Элеккечә һаман эшләп йөрим,
Үзгәрмәдем, бугай, әллә ни...
Кырым якларына ялга баргач,
Гашыйк булган улым – сабыем!
Асыл кызның әткәсе бит ләкин
Аның икетуган абые!
Кая барып, кемнән ярдәм сорыйм,
Ничек аңлатырга улыма?
Кавышканнар! Никах укытканнар!
Туйлары да була бу җанга.
Тәкъдирләрен ничек үзгәртергә?
Гаепле түгел бит балалар!
Нәселдәшне алу, никахлашу, –
Динебездә тыйган йола бар.
Балаларны ялгыш очраштырып
Сынадымы язмыш үземне?
Тормыш чыныктырды, Ходам үзе
Сабырлыгын бирде, түземне.
Гомер-йомгак тәгәри дә алга,
Бүләк итеп агы-карасын
Сабырлыклар белән нәкышләдем
Язмыш салган йөрәк ярасын.
Газиз улкаемның туй көнендә
Гүр иясе булган – атасы.
Язмышларда кемне гаепләргә,
Төзәтерлекме соң хатасы?
Серле дөнья болганыплар ала –
Йә сер ачып, йә сер таратып...
Хәерлегә генә була күрсен,
Яшьләр яши бергә җан атып.
Ел тулуга, гарип бала туды
Төзәлмәстер, ахры, бу ярам.
Сәетемә бигрәк охшаган шул
Яратмаска юк шул, юк чарам...
Арбасында ята оныкачым –
Хәрәкәтсез аяк-куллары.
Сөйләшми дә, – сүзләр әйтә белми,
Тик елмая миңа ни бары...
Шөкер итәм – асылыма кайттым.
Нигезебез исән – ак йортлы.
Урманыбыз исән – чикләвекле,
Күлкәебез исән – балыклы.
Бакчабызда сиреньнәрем үсә,
Аламлары үсәр – утырттым.
Бер гөнаһсыз сабый арбасында,
Коты китмәс әле төп йортның.
Йөрәгемне кайгы чорнаганда
Җиңеләйтә намаз, догалар.
Уразада булып, ният кылу –
Мөселманда асыл йола бар.
Ни булса да, бар да – үземнеке
Маңгаема алдан язылган.
Камчылый да тәкъдир, үзе тагын
Тартып ала тормыш сазыннан.
Табигатьнең алтын гына мәле –
Сәҗдә кыла пешкән миләшләр.
Сабыем да “дал-дал” әйтә белә
Туктап торсын әле күз-яшьләр...
Асылымда – мәчет, иман исән,
Күтәрелә яңа буралар...
Иген уңган, урган басуларга,
Парлап-парлап төшә торналар.
Туган ягым, газиз авылкаем,
Һәр мизгелен сөям, сокланам...
Мин бәхетле – бар да үземнеке,
Кемнәр яшәп туйган дөньядан?
Азаккача сабыр үтү кирәк
Гомер юлын, булса да авыр.
Һәр кешенең – үз язмышы инде,
Оныгым да, бәлки, савыгыр.
***
Булгакова Дилә Хәмзи кызы Кырмыскалы районының Бозаяз авылында туган (11.07.1937). Уфа медицина училищесын тәмамлый. МВД системасында гомуми медицина стажы 40 елга якын. Ике дистәдән артык әдәби китап авторы. Шигырьләренә йөзләрчә җыр язылып, популярлык казанды.