Барлык яңалыклар
Шигърият
8 март 2022, 08:12

Бүген – Әни бәйрәме!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Әниләребезгә шигырьләр гөлләмәсен бүләк итәбез!

Бүген – Әни бәйрәме!
Бүген – Әни бәйрәме!

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА. Әниләр бәйрәме

Кояш көлә, мин елмаям,

Сигезенче Март бүген.

Бүген әниләр бәйрәме,

Шуңа күңелем шат минем.

 

Кайсын юам, кайсын җыям,

Чиста булсын, ак булсын.

Әниләрнең күңеледәй

Бөтен нәрсә пакъ булсын.

 

– Бәйрәм бүген, бәйрәм! – диеп,

Бар дөнья көлеп торсын.

Әни бәйрәме икәнен

Әти дә белеп торсын,

Әти дә көлеп торсын!

 

Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ. Иң матур җыр

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

 

Нинди булган, нинди уңган –

Ул һәр эштә, һәркайда!

Йомшак сүзе, күркәм үзе,

Нурлы йөзе елмая.

 

Күрәсезме, букет итеп

Алсу нурлар бәйләмен.

Кояш котлый март аенда

Минем әни бәйрәмен.

 

Йөрәгемнең иң түрендә

Иң кадерлем – әнием.

Яхшылыкка, матурлыкка

Үрнәк миңа әнием.

 

ЙОЛДЫЗ. Бүләк

Сигезенче март бүген.

Безнең өйдә зур бәйрәм.

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

 

Идәннәрне юды, аннан

Сулар сипте гөлләргә.

Бүгенге көн охшамаган

Бер дә башка көннәргә.

 

Әни миңа әкият сөйли,

Кулларында бәйләве.

Нигә көн дә булмый икән

Бу әниләр бәйрәме?!

 

Мин нәрсә бүләк иттемме?

Бик шәп бүләк ясадым:

Сөтемне дә эчеп куйдым,

Боткамны да ашадым.

  

Энҗе МӨЭМИНОВА. Көн дә булышам

Минем дә бәйрәм ул

Әниләр бәйрәме!

Сагынып көтәм бит

Мин дә ул бәйрәмне!

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам:

Мин аңар һәр эштә

Һәр көнне булышам!

Суырткыч белән мин

Суыртам тузанны.

Әнием яратмый

Урын-җир тузганны.

 

Тәртипкә китерәм

Үземнең бүлмәмне,

Су сибеп үстерәм

Өйдәге гөлләрне.

Әнигә мин шулай

Һәр көнне булышам.

Әнием гел матур

Булсын дип тырышам.

Мин аңа бүләккә

Матур гөл үстерәм.

Әнигә бәйрәмне

Мин шулай китерәм!

 

Ләбиб ЛЕРОН. Әни бәйрәме

Айсылу да уянган… Күр:

Бәхтияр дә уянган!

Бишектәге Ләйләгөл дә

Уянганга куанган…

 

Уянганга куанганга

Бер сәбәп бардыр әле?!

Бар икән шул…

Бүген, бүген,..

Бүген – Әни бәйрәме!

 

Әбинең дә, бабайның да

Авызлары җырылган.

Әти, абый, чәчәк тотып,

Тора табын кырында.

 

Ник елмая алар бүген? 

Белсәң, безгә әйт әле?

– Ник әйтмәскә!

Бүген, бүген…

Бүген – Әни бәйрәме!

 

Резеда ВӘЛИЕВА. Бүген әниләр бәйрәме

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,  –

Беләбез һәммәбез дә.

 

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә!

Фото: volgograd-new.yabloko.ru

Бүген – Әни бәйрәме!
Бүген – Әни бәйрәме!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: