Барлык яңалыклар
Шигърият
7 март 2022, 12:01

Фәндидә ХАРРАСОВА. Җиңү солдатлары хакында баллада

Нихәл, әткәй?!Көтеп аласыңдыр,Көттерәм шул, әйе, үзем дә.Юллар хәзер, әткәй, сирәк төшә,Сагынуларга да түзелә.Басу капкасыннан чыгып китеп,Менә төшкәч гомер үренә,Ярсу хисләр ярларына кайтыпСабырлана икән күңел дә.

Фәндидә ХАРРАСОВА. Җиңү солдатлары хакында баллада
Фәндидә ХАРРАСОВА. Җиңү солдатлары хакында баллада


Мин -- дәвамы соңгы могиканның,
Аның рухы дәшә күңелдән:
“Ватан“ дигән изге төшенчәне
Табып ал!“ дип, чүплек үреннән...

Нихәл, әткәй?!
Көтеп аласыңдыр,
Көттерәм шул, әйе, үзем дә.
Юллар хәзер, әткәй, сирәк төшә,
Сагынуларга да түзелә.
Басу капкасыннан чыгып китеп,
Менә төшкәч гомер үренә,
Ярсу хисләр ярларына кайтып
Сабырлана икән күңел дә.
Эндәшмисең,
Мәрмәр таштан бары
Көлемсери төшеп багасың,
Манчылам да яшькә, тынып калам,
Чалымнарың назлый карашым.
Бәйрәм белән, әткәй!
Синең бәйрәм,
Җиңү көнен данлый ил-гавәм.
Тик сез генә –
Җиңү солдатлары,
Күптән азат инде бу гамьнән.
Зурәти дә монда,
Кордашларың –
Мөхәррәм һәм Әхнәф абыйлар.
Бәйрәмгә тик элеккеге кебек
Җыелышып килә алмыйлар,
Бу хәятнең тантанасы күптер,
Өнәмәдең, әмма, аларны,
Май аеның тугызынчы көне
Өебезнең түрен яулады!
Кояш чыкмас борын кунакларга
Ачып куя идең капканы.
Син йокысыз, җитәкләп үк алып
Керә идең кебек ул таңны,
Килгәннәргә – хөрмәт, киләлмәгән
Фронтташ дуслар төшми телдән дә:
Грузин Серго, хохол Остапенко
Әткәй белән янә иярдә!
Ат өстендә алар, кылыч белән
Танкларга каршы баралар.
Комбригады Лацис, Шамил дусты
Шул алышта ятып калалар...
Күз алдында җанланадыр көрәш,
Әсәрләнеп сине тыңлыйбыз,
Менә-менә атлы гаскәр җиңә
Танкларны, диеп уйлыйбыз.
Тик син генә тынып каласың да,
Яшерәсең бездән карашың
Ни өчендер, кулъяулыгың белән
Күзләреңне сөртеп аласың.
"Тигр"ларга каршы бардык, дисең,
Корыч калкан итеп йөрәкне,
"Ватан өчен" дигән оран, кызым,
Шуышмаска безне өйрәтте...
Җиңелүләр аша килгәнлеген,
Җиңү дигән бөек бу көннең,
Тугызынчы майлар үтә-үтә,
Үсә-үсә генә төшендем.
Капка төбендә бит кайчан гына
Утырдыгыз кебек, әй вакыт,.
Эх!
Үткәрәсе булган тальян белән
Урамнардан сезне җырлатып.
Сез бит Җиңү, Җиңү солдатлары,
Баш күтәрми, җитәр, тарттыгыз.
Елына бер миргә күренергә
Бар иде, бар, сезнең хакыгыз.
Яшьлегегез сезнең утта көйде,
Чәчләрегез иртә чалланды,
Сез Ватанны саклап калалдыгыз,
Ул гына тик аяп тормады.
Дәртләндергеч әйдәү белән һаман
Куды сезне алгы сафларга:
– Син – коммунист, партиянең улы
Вөҗданыңны, имеш, таплама!
Гомер үтәр, егәр бетәр, диеп,
Кем уйласын әле ул чакта?!
Сезнең буын соңга кадәр янды
Яшәү дигән бөек газапта.
Салютларсыз китеп барды алар,
Озак яшәп кем соң ни откан.
Син аларны моңсу гына озатып
Азак киттең, соңгы могикан.
Геройлары җиргә иңгән саен
Тоныклана җиңү аһәңе;
Кавказ әнә безгә йодрык төйни,
Ә Карпатта – НАТО гаскәре.
Кадерсезләр сез кан белән язган
Чал тарихның битен таплады.
Ватаныбыз төсен, көчен җуйды:
Совет – мәрхүм, Союз таркалды.
Хөррияткә чыктык, чикләр ачык,
Демократлар менде мөнбәргә.
Гимн түгел, таңнан доллар курсы
Рухи кодрәт өсти безләргә.
Көнбатышка, әйе, иярәбез,
Йөз чөердек, әткәй, ил-йорттан.
Картәтисе орденнарын сата –
Ни көтәргә мондый оныктан?
Ишетмисең, ярый, үзем дә тик
Бушаныйм бер, диеп сөйләвем.
Кабереңнән сикереп торыр идең,
Ишетә калсаң, холкың беләмен.
Ау мылтыгың, планшетыңны асып
Оран салыр идең: "Атларга!
Серго, Шамил, Остапенко! Әйдә,
Ил иманын, җанын сакларга!"
Әкияттәге серле җайдаклардай,
Күтәрелеп изге туфрактан
Сез китәрсез кебек, җилеп, илне
Коткарырга әрнү-газаптан.
Җиңү солдатлары, өмет сездә!
Мин дә сезгә, сезгә елышам.
Ил нигезен кимерүче корткыч
Һәлак булсын сезнең кылычтан.
Эх, әткәйләр шулай терелә калса,
Гарасатны җиңгән бу буын.
Рәхим-шәфкать чәчәр кояшны да,
Уятырлар иде, ди уем.
Рухың, беләм, түзеп ята алмас,
Кайта булыр, кайта бу көндә;
– Капкаларың ачып, Җиңү таңын
Кертик, әткәй, кертик без өйгә!
... Йә, хуш әткәй...
Сурәттәге күзләр
Сызлангандай, сынап карыйдыр,
Ул кичәге яугир, ил-көндәге
Хәвеф зыңын тоймый калмыйдыр.
Әйтер кебек, башын чайкап торгач:
– Без, җиңдек лә золым-җәберне,
Йөрәгегез калкан итеп илне
Якларга тик сез соң әзерме?..

Фәндидә ХАРРАСОВА. Җиңү солдатлары хакында баллада
Фәндидә ХАРРАСОВА. Җиңү солдатлары хакында баллада
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: