СӨН
Роберт Миңнуллинга
Сөннәрдә сине сагынам,
Синдә сагынам Сөнне.
Минем өчен кемлегеңне
Син үзең беләсеңме?
Сөн буйларында моңаям,
Кибә дә кибә бит ул...
Синдә типкән моңлы йөрәк
Миндә дә тибә бит ул.
Безнең әле йөрәк җитә
Җырларның ерагына...
Син булмасаң, мин булмасам,
Сөн бары елга гына...
Иделләр дә — елга гына,
Татар да — милләт кенә.
Идеаллар да — хыял гына,
Хыяллар — теләк кенә.
Без яшәдек. Каралмадык —
Җырлар булып таралдык.
Кемнәрнеңдер күңелендә
Моңнар булып калалдык.
Бәлки, шул моңнар әйләнер
Хыял канатларына,
Һәм күтәрер кемнәрнедер
Идеал тарафларына.
Уятырга бу халыкның
Җанындагы кузларын
Мин аз гына иртәләдем,
Син аз гына соңладың.
Безне күпләр туздырдылар,
Кемнәре соң уздырыр.
Бик уздырып та булмыйдыр,
Безнең җыр ул безнең җыр.
Без бүген дә күңелләргә
Җыр булып уралабыз.
Без көндәшләр булалмыйбыз,
Сөндәшләр булалабыз.
Мин сөенәм бу дөньяда
Синең дә булуыңа.
Син Сөннең Шагыйре инде,
Мин аның улы гына.
Дөнья сиңа да, миңа да
Буташтырды төрлесен.
Аралар өзелгәндә дә
Тоташтырыр безне Сөн.
МОҢ
(Хәния Фәрхи турында уйлап)
Син моң сибеп киттең бу дөньяга,
Төреп киттең якты өметкә...
Үткәннәрдә калган кебексең дә,
Киләчәктән көткән кебек тә.
Ул үткәннәр белән бүгенгенең,
Киләчәкнең моңы бер аның...
Бөтен моңын фани бу дөньяның
Берләштерә сыман җырларың.
И синдәге сихри ихласлыклар...
И синдәге серле ачылу...
Колач җәеп көнгә чыгуларың... —
Хәнияле бөек гасыр бу...
Син булганга гына бу тормышның
Тамырыннан әле моң агар...
Килеп кенә син дә киталмыйсың,
Синсез була алмый дөньялар.
Бу дөньялар меңгә әйләнер дә
Көннәребез көнгә күмелер.
Тик кешенең үз җырларын җирдә
Җырлаттыра торган төре бер.
Моң ул кала... Күңелләрдә кала,
Җанда эри, җанда югалмый.
Җиргә килеп күренгәнсең икән,
Бу җир инде синсез булалмый.
Син әле дә яшисеңдер кебек
Күңелләрдә ташып, ургылып.
Җанны кузгатырлык язмыш булып...
Күңел юатырлык моң булып...
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотоколлажы.