Барлык яңалыклар
Шигърият
13 февраль 2022, 16:25

Рәми ГАРИПОВ шигырьләре – татарча!

Кичә, 12 февральдә, фаҗигале һәм, бер үк вакытта, бөек язмышлы шәхес, Башкортстанның халык шагыйре Рәми Ягъфәр улы ГАРИПОВның (1932 – 1977) тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан аның бер шәлкем шигырьләрен татар теленә тәрҗемәдә тәкъдим итәбез.

Рәми ГАРИПОВ шигырьләре – татарча!
Рәми ГАРИПОВ шигырьләре – татарча!

Бар гомерем

Бәхет – һәрчак соңлап килер кунак,

Килеп керә табын таралгач!..

Тик көтәсең, көтеп арыгач та

Бәхет өчен генә яралгач.

 

"Көтә белгәннәргә соң түгел" дә,

Яшьлек кенә көтеп тормый шул.

Юк шул аның туктар тукталышы,

Я үткәнгә юлын бормый ул.

 

Кала миңа бары еллар буе

Җырлар белән күңел юату.

Бар гомерем минем — сине эзләү,

Бар гомерем сине югалту…

 

Миләш-кәләш

 

                        ...Ләкин калсын минем учларымда

                        Төс ташламас миләш ялкыны...

                                                                        (Хатыңнан)

Басымчак көз тирән уйга чумган,

Сагыш белән тулган уйлары.

Сагышлары сары каргыш сыман,

Ялмап алган урман буйларын.

 

Хәтта имән, горур җанлы имән,

Башын игән – уе авырга.

Ни калган соң бакыр яшьләренә

Ал яңгырлар булып яварга?

 

Әллә инде утлы кузы белән

Яндырамы аны миләше?

Ә бит тугры ак каены барда,

Булмас миләш аның кәләше?

 

Әй, яшь миләш, утлы күз яшь-тәлгәш,

Нигә шулай көзләп балкыдың?

Калсын, калсын үз учыңда гына

Тик берәүгә изге ялкының!..

 

Иң бөек сүз әле әйтелмәгән...

Иң бөек сүз әйтелмәгән,
Иң бөек көн әле ул алда.
Килер ул көн, килер иң зур бәйрәм,
Туй ясарбыз шаулап урамда.

Ул туйга мин, бәлки, барып җитмәм,
Ярсу атым янып егылыр.
Тик минсез дә тулы булыр ул туй,
Мин белмәгән дуслар җыелыр.

Сөйләшсәләр әгәр туган телдә,
Телгә алыр алар мине дә.
Чөнки мин киләчәк белән бергә
Саклап чаптым, телем, сине дә.

 

Сүзем бар

Җилләр булып исәм искәндә,
Гөлләр булып үсәм үскәндә:
Сулар булып агам акканда,
Таулар булып басам басканда.

Әйтер сүзем – искән җилләрдә,
Күрер күзем – үскән гөлләрдә,
Якты уем – агар суларда,
Ныклы буем – горур тауларда.

Ал канымда кояш нуры бар,
Йөрәгемдә җирнең җыры бар,
Күзләремдә халкым күзе бар,
Шуңа минем әйтер сүзем бар!..

Белсәң икән

Белсәң икән йолдызларның телен,
Мәңгелеккә алар ни сөйли?
Белсәң икән дулкыннарның көен,
Ярларына алар ни көйли?

Без – мәңгелек, диеп күз кысамы
Бу йолдызлар кәккүк кичендә?
Күпме хата эшли кеше, диме,
Күбәләктәй гомере эчендә?

Ә үләннәр, дәррәү үрелешеп,
Ни сөрәнли икән җилләргә!
Безнең кебек тату булыгыз гел,
Төренегез, диме, гөлләргә?

Фото: biographe.ru

Рәми ГАРИПОВ шигырьләре – татарча!
Рәми ГАРИПОВ шигырьләре – татарча!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: