Барлык яңалыклар
Шигърият
31 декабрь 2021, 17:44

Яңа елга шигъри теләкләр

Былтыр болай түгел идем, Искерә барам үзем.

Яңа елга шигъри теләкләр
Яңа елга шигъри теләкләр

Яңа ел

 


Былтыр болай түгел идем,

Быел әллә нишләдем...

 


Хәсән ТУФАН

 


Кими бара яңа еллар,

Кимегән саен кими.

Килгәне дә инде хәзер

Элекке кебек килми.

 


Бетте элекке уеннар,

Бетте элекке гамьнәр.

Иңде язмыш шәмдәлемдә

Сүрелеп бара шәмнәр.

 


Югала, кими дуслар да,

Еллар күк, берәм-берәм.

Тагын бер ел үтеп бара,

Сүнеп бара бер шәмем.

 


Былтыр болай түгел идем,

Искерә барам үзем.

Искелек калдыгы булып

Карый дөньяга күзем.

 


Күнегеп булмый яңага,

Өйрәнеп булмый җырга,

Ияреп булмый вакытка,

Өлгереп булмый чорга.

 


Чорларны узып чабучы

Замана тизлегенә

Өлгерәме, юкмы бу, дип,

Исе дә китми генә,

Тетәм хәзер тетмәңне, дип,

Якадан алган кебек,

Гомеремә тагын да бер

Яңа ел килә кереп.

 


Рәфис КОРБАН

 

 

 

 


Узган елга

 


Узып барасыңмы инде, елым,

Өмет баглап көтеп алганым.

Могҗизалар янә булмый калды,

Күңел – сабый. Тагын алдандым.

 


Уңышлар да булды, ялгышлар да,

Югалтулар күбрәк шул әле.

Ел да түгел, бу йөрәкне көн дә

Юатулар кирәк шул әле.

 


Узып барасыңмы? Йә, хуш инде,

Тарих битләрендә – урының.

Хушлашулар якынлашкан саен,

Һич табалмыйм очын уемның.

 


Күрешүләр булды, аерылу,

Тешне кысып түзгән көннәр дә.

Уңыш-шатлыклардан баш әйләнеп,

Биеп чыккан якты төннәр дә.

 


Барысы да булды. Өлешеңнән

Калдырмадың, рәхмәт, и елым.

Ни дип җавап бирим? Разыймын мин.

Ачуланып китмә. Бир кулың.

 


Синең белән күпме дустым китә,

Бергә чаклар китә мәңгегә...

Инде менә син дә хушлашасың –

Калам кебек җирдә мин генә.

 


...Узып барасыңмы инде, елым,

Күпме өмет баглап көткәнем?!

Киткәннәрнең кадерләре арта,

Синеке дә артыр, көт, яме...

 


Нурлан ГАНИЕВ.

 

 

 

 


Яңа ел теләге

 


Яңа елга теләк сайлыйм:

Ни генә сорыйм икән?

Ялгыш әгәр соңга калсам

Мөмкинлек булмас бүтән!

 


Акча сорыйм... Бик күп итеп!

Тукта... Аннан ни файда?

Сорыйм микән хан сарае –

Җирдә дә түгел – айда!

 


Тукта әле, нинди уй бу –

Байлыктан кем шат булган?

Әнә, кара – һәр олигарх

Кара кайгыга чумган!

 


Инфляция акча ашый,

Йокы да күптән качкан,

Бандит саксыз ягын капшый –

Күпләрнең җаны очкан!

 


Ни генә телим бәйрәмгә –

Президент булыйм әле!

Бар кешенең теләкләрен

Үтәргә килер хәлем!

 


Менә нинди изге теләк!

Мин булыйм ил башлыгы!

Намуссызны каты бассам

Ватан булыр алдынгы!

 


Яңа елда ни теләсәң,

Шул килә ел беткәнче

Сәламәтлек һәм тынычлык

Телик сәгать җиткәнче!

 


Илгиз ӘХМӘТОВ,

Илеш районы.

 


Мөнир ВАФИН фотосы.

 

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: