Барлык яңалыклар
Шигърият
20 декабрь 2021, 14:04

Дилбәр БАЙГУЗИНА. Бураннарда юллар табар идем...

Яшь һәм яңа авторыбызның сөю белән мөлдерәмә тулы шигырьләре!

Дилбәр БАЙГУЗИНА. Бураннарда юллар табар идем...
Дилбәр БАЙГУЗИНА. Бураннарда юллар табар идем...

Дилбәр Марат кызы БАЙГУЗИНА 1993 елның 14 октябрендә Башкортстанның Зианчура районы Күгәрчен авылында дөньяга килә. Биредә урта белем алгач, 2016 елда Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалындагы татар-чуваш филологиясе бүлеген тәмамлый. Соңыннан Татарстанга китеп, Әлмәт шәһәренең 16 нчы мәктәбендә татар теле укыта, Казанда, Мәскәүдә төрле вазыйфаларда эшли.

Бүгенге көндә Уфада яши. 2 нче Татар якшәмбе мәктәбе директоры вазыйфасын башкара.

Дилбәргә шигъри очкын нәселдән үк салынган. Аның әтисе яклап әбисе Минсара һәр әйткән сүзгә такмак я шигырь чыгара торган булган. Ә Дилбәр үзе беренче шигырен 25 яшендә яза. Әле дә күңеле тулып киткәндә, кулына каләм ала.

ӘЙТ КЕНӘ...

Таң җилләре булып исәр идем,

Битләреңнән сине иркәләп.

Язгы чәчәк булып атар идем,

“Сөям!” – дисәң, әгәр иртәләп.

 

Сулар булып агар идем,

Кояш булып балкыр идем,

Сөю булып тамар идем,

Назлар булып явар идем,

Бураннарда юллар табар идем,

“Синдәдер ул бәхетем!” – дисәләр.

 

МӘХӘББӘТ КЕРСЕН КҮҢЕЛГӘ

Сиңа илтәсе юлларым –

Әлегә салынмаган.

Сиңа җырлыйсы җырларым –

Әлегә язылмаган.

 

Тиз арада юллар салып

Килә сиңа барасы.

Тиз арада җырлар язып

Килә сиңа багасы.

 

Кояш чыксын өчен күгемдә,

Җырлар тусын өчен күңелдә.

Мәхәббәт керсен күңелгә,

Чәчәк атсын тормыш күгемдә!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосы.

Дилбәр БАЙГУЗИНА. Бураннарда юллар табар идем...
Дилбәр БАЙГУЗИНА. Бураннарда юллар табар идем...
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: