Земфир Фәһим улы Ахъяров 1966 елның 24 гыйнварында Чакмагыш районы Таскаклы авылында дөньяга килгән. Биредә башлангыч белем алгач, күрше Тозлыкуш урта мәктәбен тәмамлаган. 1983 – 1985 елларда Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумында укый. Шуннан соң 26 елдан артык колхозда эшләп, хаклы ялга чыга. Бер үк вакытта иҗат белән шөгыльләнә: шигырьләр, хикәяләр яза. “Чакмагыш чаткылары” иҗат берләшмәсе әгъзасы. Түбәндә аның соңгы чорда язган бик шәп шигырьләре!
БӘХЕТ
Нәрсә соң ул, бәхет дисәң,
Кем бирер туры җавап?
Җаваплар төрле булачак –
Һәркем үзенә карап.
Нәрсә соң ул, бәхет дисәң, –
Матур тормыш коруың.
Әти-әни, гаиләң, үзең
Сау-сәләмәт булуың.
Эшең булу, ашың булу,
Туганнар, дуслар булу.
Көн дә иртән кояш нурын
Күреп бер дога кылу.
Балаларың чыр-чу килгән
Тавышларын ишетү.
Кимчелеге булганнарны,
Хәерчене иш итү.
Кайгылының кайгыларын
Уртаклашсаң, бүлешсәң.
Абзыйларга, апаларга,
Куллар биреп күрешсәң.
Күрә белсәң үлән төсен,
Ак карларның аклыгын,
Чәчәкләрнең матурлыгын,
Шатланганның шатлыгын.
Көнең аяз, илең тыныч,
Наз булса күңелеңдә;
Җыйган дөньяң хәләл булса,
Яшәгән гомереңдә.
Тоя белсәң җиһан моңын,
Һәм хисләрнең сафлыгын;
Аллаһының бер булуын,
Һәрвакытта хаклыгын.
Нәрсә соң ул, бәхет дисәң,
Менә шулар, минемчә.
Ә сиңа, дустым, теләгем:
Бәхетле булып яшә!
КЫШКЫ БИЗӘК
Агачларны, куакларны,
Бәс каплаган, бизәгән.
Гүя кызлар, кич чыгарга,
Кершән сөрткән, бизәнгән.
Җил малае каг(ы)лып үтсә,
Бәсләр җиргә коелыр.
Табигатьнең шул мизгеле,
Могҗизадай тоелыр!
Фото Земфир АХЪЯРОВның шәхси архивыннан.