Барлык яңалыклар
Шигърият
28 ноябрь 2021, 09:12

Бүген – Әниләр бәйрәме!

28 ноябрьдә дөньядагы иң изге, иң гүзәл, иң сабыр, иң тугрылыклы затлар – Әниләр көне билгеләнә. Без сезнең алда гомерлек бурычлы да, рәхмәтле дә, җаваплы да, газиз Әниләребез! Хәдистә дә “оҗмах әниләрнең аяк астында” дип юкка гына язылмаган. Барлык Әниләрне бәйрәмнәре белән котлап, сезнең игътибарга әниләр турында шигъри гөлләмә тәкъдим итәбез.

Бүген – Әниләр бәйрәме!
Бүген – Әниләр бәйрәме!

Роберт МИҢНУЛЛИН. Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк! 

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

 

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә —

Әни, димәк!

 

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА. Кем уяткан Ләйләне?

Иртүк торып битен юган,

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган —

Бүген әни бәйрәме.

 

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, көн ямьле!

Якты булсын, балкып торсын —

Бүген әни бәйрәме.

 

Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, пөхтә булсын

Бүген әни бәйрәме.

 

Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдә әле:

Котлы булсын!

Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

   

Шәүкәт ГАЛИЕВ. Җирдә миңа ни кирәк?

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк!

Әти дә әни кирәк!

Без яшәгән өй кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Әллүкиле көй кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Тукай туган тел кирәк!

Әллүкиле көй кирәк!

Тукай туган тел кирәк!

 

Җирдә миңа ни кирәк?

Туган-үскән ил кирәк!

Җирдә миңа ни кирәк?

Мәңге имин Җир кирәк!

Туган-үскән ил кирәк!

Мәңге имин Җир кирәк!

 

Роберт МИҢНУЛЛИН. Әнием

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Фото: https://pixabay.com/

Бүген – Әниләр бәйрәме!
Бүген – Әниләр бәйрәме!
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: