* * *
Балачагым. Нәнәй белән кичен
Җитәкләшеп атлыйм урамнан.
Никтер моңсу. Койма башларына
Ак кар булып сагыш уралган.
Артыбыздан Ай күзәтеп бара,
Болытларны аттай иярләп.
Мин барсын да беләм, тик аңламыйм:
Нигә соң ул безгә ияргән?
Әбиемнән сорыйм. Ул аңлатып
Нидер сөйли, көлә, шаяра.
...Юк, кирәкми, нәнәй, әкияттән
Күңелемне минем аерма!
Үсә төшкәч, беләм, бу әкият,
Томан кебек эреп югалыр.
Хыялларым чынбарлыкка күчмәс,
Йолдызларга таба юл алыр.
Ә әлегә әкияттә яшим,
Тулпар-атта очам Айларга.
Йолдызларны кочагыма җыеп,
Таратамын әллә кайларга.
Юк, аңлатма, нәнәй! Бер сер булып
Калсын иде Айның йөргәне.
Серсез яшәү, беләм, яшәү түгел,
Сер булганга тибә йөрәгем.
Бер хыялым чынга ашсын, зинһар, –
Ялварамын сорап җилләрдән.
Картлыгымда оныгым сорау бирсен:
“Нигә соң Ай безгә ияргән?”
КЫПЧАК ҖЫРЫ
Көзнең түшәгенә җәй егылды
Киемнәрен салды ямь-яшел.
Күңелендә сары сагыш иде,
Яңгыр итеп түкте күз яшен.
Мәхәббәтем калган җәйне эзләп,
Лачын булып очтым даладан.
Канатларым ак хыяллар иде,
Кан тамса да йөрәк ярамнан.
Көнчыгышка барды минем юлым –
Төрки белән славян иленә.
Кояш та бит һәркөн шуннан чыга –
Көнчыгыштан якты сибелә.
Чит ханбикә миңа кирәк түгел,
Туган җирнең кызы яхшырак.
Чишмәләр дә монда ширбәт кебек,
Йолдызлар да яна яктырак.
...Җәй киемен салды, оялса да
Тулган Айның тоеп карашын.
...Офыклардан Кояш күтәрелеп
Каршылады дала баласын.
АТУ
Агу чәчте “дуслар”: “Бердәнберең
Кичә безнең белән бәйрәм итте!”
Үз-үземә хөкем ясап, мең уй
Башкаемнан шулчак йөгереп үтте.
Уйлар мине атып үтерергә
Хөкем чыгардылар бергәләшеп.
Упкын алларына бастырдылар,
Кансыз җәлладлардай, төрткәләшеп.
Соңгы тапкыр күккә карадым да
Аларны һәм Аны гафу иттем...
Һәм... ни гаҗәп! Мылтык ядрәләре
Йөрәгемне урап очып үтте...
* * *
Хак Тәгалә белән Алыпларны
Тиргәп, зинһар, искә алмагыз.
Кыямәт көне җиткәч, йолдызлардан
Яныбызга төшәр Аллабыз.
Шулчак тынып калыр шамакайлар,
Дөнья тоткан кансыз кешеләр.
Мәңгелекнең кара чоңгылына
Арыслан да сыяр, күсе дә...
* * *
Өч бертуган юл бар, өч игезәк –
Уңга, сулга һәм дә турыга.
Кая илтә әкияти юллар? –
Мөмкин түгел хәтта юрарга.
Шуны беләм: туры атлаганнар
Уңнан-сулдан чукмар алалар.
Тик хакыйкать һәрчак туры юлда,
Уңнар-суллар читтә калалар...
* * *
Яралы кош булып бәргәләнде
Нәни йөрәк күкрәк-читлектә.
Хәтта кышын ул яз көтә иде,
Яшәсә дә бозлы чиклектә.
Атылды ул боз өстенә шулчак,
Гүя күктә яшен яшьнәде!
Тамчы каннан бозлар эреп бетте,
Тамчы каннан дөнья яшәрде...
* * *
Ут эченә керүләре
Авыр түгел.
Авыр ышану һәм сөю
Туңса күңел.
Сөю – Ходайның бүләге
Миңа тигән.
Мин генәме, беләм хәтта
Шайтан сөйгән.
Ләкин сөюе дә аның
Бозык булган.
Черек җаны йөрәкләрне
Агулаган.
Ут эченә керт син мине –
Түзәрмен мин.
Тик сөюемнән аерма –
Үләрмен мин.
Кристина АНДРИАНОВА
Русчадан Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ тәрҗемәсе.
Шагыйрә, журналист, тәрҗемәче Кристина Владимировна Андрианова-Книга 1987 елның 14 декабрендә Башкортстанның Бәләбәй шәһәрендә дөньяга килә. Бүген Уфада яши. Башкортстан Республикасы һәм Русия Федерациясенең Язучылар һәм Журналистлар берлекләре әгъзасы, филология фәннәре кандидаты. Рус телендә дөнья күргән «Хыял белән интервью» (2009), «Җырлар китабы» (2017) шигъри җыентыклары авторы. Авторның әдәби һәм публицистик әсәрләре 22 күмәк җыентыкта һәм альманахта басылып чыкты («Радуга», «Илья», «Современники», «Молодежная волна», «Территория любви», «Уфимский полуостров» һ.б.). Язмалары Русиянең Мәскәү, Самара, Сарытау, Бий, Ульяновск, Уфа һәм Германиянең Эрфурт шәһәрләрендә нәшер ителүче гәзит-журналларда даими дөнья күреп тора. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Бәләбәй, Самара, Ульяновский калаларында үткән Бөтенрусия, төбәкара һәм республика әдәби конкурслары лауреаты һәм финалисты. 2013 елда узган «Илһам чишмәләре» XIV Төбәкара шигърият фестиваленең (2013) Гран-при иясе. Башкортстан Республикасы Президентының (2009-2010), Халык шагыйре Мостай Кәрим (2008-2009), язучы Динис Бүләков (2011) исемендәге премияләр лауреаты; «Истоки» гәзитенең еллык бүләге иясе (2007).
К. Андрианова-Книга тәрҗемәсендә башкорт шагыйрьләре Л. Абдуллинаның «Бишенче элемент» (2009), З. Валитнең «Мин күрәм...» (2011), А. Мәһәдиевның «Минем машиналарым» (2013) китаплары рус телендә дөнья күрде. Мадриль Гафуров исемендәге республика тәрҗемәчеләр конкурсының күп тапкырлар җиңүчесе һәм финалисты.
Фото: smlspr.ru