Барлык яңалыклар
Шигърият
1 ноябрь 2021, 12:29

Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА. Болытлар

Ак болытларның агышын Карап ятам яланда. Күзләремә, йөзләремә Кояш нурлары ява...

Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА. Болытлар
Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА. Болытлар

Ак болытларның агышын

Карап ятам яланда.

Күзләремә, йөзләремә

Кояш нурлары ява.

 

Әнә бер болыт гел дә син!

Ә янында бар мин дә...

Җитәкләшеп, елмаешып,

Очтык без икәү бергә!

 

Очыныплар очкан чакта,

Җилбәзәк җилләр исте...

... Күктән эзлим, җирдән эзлим

Хыялдагы шул хисне.

***

Автор турында 

Мин, Сөмбел Марат кызы Шәрәфетдинова, Кыйгы районының Еланлы авылында туып-үстем. Хәзерге вакытта Башкорт дәүләт университетының филология факультетында, татар-урыс бүлегендә белем алам. Җырларга яратам. Хыялым – журналист булып эшләү.

Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА. Болытлар
Сөмбел ШӘРӘФЕТДИНОВА. Болытлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: