Барлык яңалыклар
Шигърият
22 октябрь 2021, 09:51

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көзге шигырьләр

Башкортстанның Миякә районы Шатмантамак авылында яшәүче даими авторыбыз, Гөлфизә ханым КӘЛИМУЛЛИНАның сагышлы һәм моңлы шигырьләре.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көзге шигырьләр
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көзге шигырьләр

КӨЗЛӘР ШУНДЫЙ БУЛАДЫР

Төнлә суык, көндез җылы,

Көзләр шундый буладыр.

Сагышы да, күбәләктәй,

Күңелемә кунадыр.

 

Яфракларга карасам да,

Күңелемдә моң туа.

Языласы сүзләрем дә,

Тик төннәрен, соң туа.

 

Моңы кала йөрәгемдә,

Анысы үзем өчен.

Моңсыз шигырь тумый бит ул,

Сынадым аның көчен.

 

Менә таң да атып килә,

Төнне инде көн куа.

Күңелдәген шигырь итеп,

Ак кәгазьдә моң туа.

 

...Төнлә суык, көндез җылы,

Көзләр шундый буладыр.

Назы, моңы һәм сагышы

Күңелемә туладыр.

 

КӨЗГЕ КОЯШ

Моңсу көзләр, һәр ел саен,

Сагышына мине төрә.

Усал, ярсу җилләре дә,

Күңелемә суык өрә.

 

Ерактагы көзге кояш,

Яктыртса да җылыталмый.

Инде менә ничә еллар,

Яшим сине оныталмый.

 

Син дә, гуя, көзге кояш,

Елмаясың – җылытмыйсың.

Ә шулай да, күңел сизә,

Син дә мине онытмыйсың.

 

Һәр ел саен моңсу көзләр,

Сагышына мине төрә.

Син яшәгән тарафлардан

Суык җилләр генә өрә...

 

ЭЗЛӘРЕМ

Менә тагын яланнарга чыктым,

Күңел тарткач инде, түзмәдем.

Көтеп алган моңсу көзләремдә

Яшьлегемне микән, эзләдем.

 

Сагыш белән узган гомеремне

Хәтерләтә миңа көзләрем.

Көтү көтеп йөргән тауларымда

Калгандыр ул минем эзләрем.

 

Печән чабып йөргән болыннарда,

Калгандыр ул минем эзләрем.

Хисләремне әйтеп аңлатырга,

Җитмәс инде минем сүзләрем.

 

Җиләк җыеп йөргән акланнарда

Калгандыр ул минем эзләрем.

Менә тагын, инде ничәнче кат

Шул эзләрне эзли күзләрем.

 

Шифа сулы чишмә буйларында

Калгандыр ул минем эзләрем.

Үз аягым белән йөргән чакта

Шул эзләрне, ахры, эзләрмен...

 

Менә тагын чыктым яланнарга

Күңел тарткач инде, түзмәдем.

Көтеп алган моңсу көзләремдә

Яшьлегемне, сине эзләдем.

 

КӨЗ

Көн белән төн кичә тигезләште,

Ниһаять, көз керде үз көченә.

Тирә-юньне, агачларны бизәп,

Тотынды ул бүген үз эшенә.

 

Инде менә алтмыш алты тапкыр

Очраштык без алтын көзем белән.

Алып килгән моңы һәм сагышы

Яши әле һаман үзем белән.

 

Саный китсәң әгәр ул елларны,

Бик күп вакыт узып киткән кебек.

Бу дөньяны ямьләп яшәр өчен,

Шушы гомер инде җиткән кебек.

 

Эшләнәсе эшләр эшләнгәндер,

Башкарасы инде башкарылган.

Языласы, бәлкем, язылгандыр,

Актарасы инде актарылган.

 

Инде менә алтмыш алты тапкыр

Очраштык без алтын көзем белән.

Миңа гына тиеш сагышлары

Элеккечә, һаман үзем белән...

 

Көн белән төн тигезләште кичә,

Көз, ниһаять, керде үз көченә.

Агачларның яфракларын манып,

Тотынды ул янә үз эшенә.

 

Күп тә үтмәс, тагын елдагыча,

Хушлашырмын алтын көзем белән.

Миңа гына тиеш сагышларын

Алып китәр, бәлкем, үзе белән.

 

ЧУАК КӨН

Көн шундый ягымлы, мөлаем –

Шатлана агачы, куагы.

Көзләрнең иң матур бүләге –

Кояшлы әбиләр чуагы.

 

Тауларда каеннар саргая,

Кызара усаклар, чаганнар.

Аз гына җил исеп китсә дә,

Тирбәлә буш торган таганнар.

 

Бала чак еллары исемдә,

Онытмыйм аларны һаман да.

Көзләрнең иң чуак көнендә,

Атынам гүя мин таганда.

 

Әле дә, хыялда булса да,

Таганда биеккә очамын.

Күзләрем иңләмәс, буй җитмәс,

Зәп-зәңгәр күк йөзен кочамын...

 

Көн шундый ягымлы, мөлаем,

Шатлана агачы, куагы.

Көзләрнең иң матур бүләге –

Кояшлы әбиләр чуагы.

 

ГҮЗӘЛЛЕК

Табигатькә чыгып кердек,

Сокланырлык нәрсәләр күп.

Аяк асты алтын яфрак,

Баш өстендә – зәп-зәңгәр күк.

 

Онытыла мәшәкатьләр,

Бераз гына йөреп килсәң.

Кайтасы да килми хәтта,

Шундый рәхәт анда, белсәң.

 

Маңгай күзе күрмәгәнне

Күңел күзе күрә бит ул.

Шунда алган тәэсирне,

Хискә кушып үрә бит ул.

 

Ак каеннар яшь чагында,

Искитмәле зифа бит ул.

Безнең каткан күңелләргә

Бу гүзәллек шифа бит ул...

 

Табигатьтә йөреп килдек,

Карар, күрер нәрсәләр күп.

Аяк асты алтын яфрак,

Баш өстендә – зәп-зәңгәр күк.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көзге шигырьләр
Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Көзге шигырьләр
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: