Мостай КӘРИМ
УКЫТУЧЫМА
Исемдә алтын сукмакка
Тәү аяк баскан көнем –
Тәү башлап мәктәп ишеген
Үрелеп ачкан көнем.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син сөйләдең бәхетемнең
Аклыгы турасында,
Туган илдәге халыкның
Шатлыгы турасында.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син җитәкләп мендең мине
Тауларның биегенә,
Алып киттең далаларга,
Диңгезләр киңлегенә.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Син яратырга өйрәттең
Һәрбер бизәген җирнең,
Йолдызлы зәңгәр күкләрнең
Серләрен ачып бирдең.
Син, укытучым, шундый назлап,
Карадың күзләремә.
Сүнмәслек зур дәртләр салдың
Бәләкәч йөрәгемә.
Резеда ВӘЛИЕВА
УКЫТУЧЫМ КИЛӘ ЯНӘШӘ
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
“Бирешмә!” – дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.
Рәдиф ГАТАШ
УКЫТУЧЫ
Уч төбенә куеп Җирне гүя,
Бүгенгесен аның, үткәнен
Күрсәтте ул безгә...
Урап кайттык
Күрелмәгән илләр үтәли.
Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен
Көрәшергә безне өндәде:
– Яратыгыз Җирне! – диде һаман,
Ләкин:
– Мине яратыгыз! – димәде.
Аңа бүген еллар аша карыйм:
Көлеп басып тора күңелдә...
Ах, хәйләкәр абый!
Җирне, кешеләрне яраттырып
Яраттырган икән үзен дә!
Рифат СӘЛАХ
УКЫТУЧЫМ
Һәр карашың – гыйлем нуры синең,
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Тактадагы акбур белән язган
Һәрбер җөмлә безнең күңелдә.
Мең галимнән якты йолдыз булып
Балкыйсың син белем күгендә.
Галимнәр дә галим була алмый,
Шагыйрьләр дә шагыйрь түгел лә, –
Син утырткан гүзәл гөлчәчәкләр
Шытып чыкмый калса күңелдә.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп.
Укытучы булу –
Фәрештәләр
Язып бетерә алмас изгелек!
.
Фәнис ЯРУЛЛИН
ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез –
Сез иң күркәм кеше икәнсез.
Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез –
Сез иң галим кеше икәнсез.
Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез –
Сез иң сабыр кеше икәнсез.
Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Күңелебезгә ак нур сипкәнсез –
Сез иң гадел кеше икәнсез!
Энҗе МӨЭМИНОВА
УКЫТУЧЫМА
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.
Иң беренче булып килим диеп,
Өскә матур күлмәк киеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем
Ләкин миннән бик күп алда килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә диеп.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй
Укытучы апам көткәнен.
Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады узенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде
Рәхмәт аңа изге эше өчен.
Фәнис ЯРУЛЛИН
СЕЗ КИРӘК
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк,
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк!
Таһир ШӘМСУАРОВ
УКЫТУЧЫ
Без кайчакта онытабыз бугай,
Укытучым, бәйрәм көнеңне.
Үткәннәргә кире кайтып булса
Син башкача яшәр идеңме?!
Хәтерләле, синең тәүге дәрес
Апа диеп дәште балалар.
Менә алар әни сыман күреп
Кочагыңа синең саралар!
Бер мизгел дә истән чыкмый торган
Илаһи йорт сиңа кайсы, әйт.
Әйтмәсәң дә мин җавабын беләм,
Изгеләрдән изге ул мәктәп!
Укытучым! Әйткән сүзләреңне
Хәтеремдә саклыйм бүген дә.
“Әни” сүзен безгә өйрәттең син,
Үзебезчә, татар телендә!
Оныттылар диеп уйламагыз,
Сез түрендә безнең йөрәкнең.
Мәңгелек җыр бүләк иттең апа,
“Туган тел”не безгә өйрәттең!
Яшьлегеңә кире кайтарсалар
Нишлисеңне беләм әлбәттә.
Балаларны бик сагындым диеп,
Барачаксың кабат мәктәпкә...
Алтын яфрак коела, гомер көзе,
Узган сукмаклардан атлыйбыз.
Укытучым, бүген чын йөрәктән
Бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотолары.