ЯҢА ГЫНА КИЧ ИДЕ БИТ...
Яңа гына кич иде бит,
Күрәм, кояш баткан икән.
Күзне йомдым – ачсам күзне,
Инде таң да аткан икән.
Йокладыммы? Әллә юкмы?
Сизмәдем мин төн үткәнен.
Үзем беләм яшәү өчен,
Никадәрле көч түккәнен.
Дөнья куып гомер узган,
Күпме йокы йокланмаган.
Үтеләсе гомер генә
Секундка да тукталмаган.
Эшкә ашмас хыяллар да,
Ярты юлда туктап калган.
Үтәлмәстәй теләкләр дә,
Юлсыз җирдә сукмак салган.
Көн үткәнен сизмәдем мин,
Җәйге кояш баткан икән.
Күзне йомдым – кай арада,
Инде таң да аткан икән...
КҮҢЕЛЕМДӘ – КӨЗ
Үз ягымның урманында йөрим,
Каеннары биек, төз икән.
Үзем генә белми йөргәнмен ич,
Күңелемдә минем көз икән.
Бал төшкәндер, ахры, чәчәкләргә,
Аңкып тора тәмле исләре.
Күптән инде кереп оялаган,
Күңелемә сагыш хисләре.
Биек булып үскән үләннәр дә,
Кинәт искән җилдә чайкала.
Сагынудан туды микән сагыш?
Сине уйлап җаным айкала.
Яз да китте, җәй дә узып бара,
Көзгә тарта хәзер көне дә.
Көзне генә түгел, инде менә,
Югалтамын кебек сине дә.
НИДЕР ҖИТМИ
Хәзер инде барсы да бар,
Зарланмыймын тормыштан.
Әмма һаман нидер җитми,
Мин шундыйдыр тумыштан.
Әллә җитми, әллә артык,
Аңламыймын үзем дә.
Менә миндә шундый халәт –
Бетмәс сагыш күземдә.
Уйларымны сөйләр идем,
Җан дустымны табалмыйм.
Күңел тели төчене дә,
Әче булса кабалмыйм.
БОЛЫТЛАР ҺӘМ МИН
Тормышымда кыенлыклар килсә,
Бик еш кына күккә багамын.
Хыялымда, чиксез күкне иңләп,
Ак болытлар булып агамын.
Өем-өем болытларга карап,
Кайчагында куям көнләшеп.
Үз иркендә йөзгән болытларга
Булмыйдыр ул хәзер тиңләшеп.
Болытлар да мине күзәтәдер,
Чакырадыр кебек янына.
Җирдә табалмаган тынычлыкны,
Бирәлерме алар җаныма?
...Тормышыма җил-давыллар керсә,
Тәрәзәсен эчтән ябармын.
Ак болытлар арасында гына,
Хисләремә урын табармын.