Барлык яңалыклар
Шигърият
2 Май 2021, 14:30

Тукай Аблайда булган

“Чакмагыш чаткылары” район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, район музее методисты Рәзифә Сәхапова әйтүенчә, Тукай Чакмагыш районының Аблай авылына килгән, Идрисовлар нәселендә кунакта булган; язучы Мирсәй Гариф Аблайга килеп, бу хакта материал җыеп йөргән.

28 апрель көнне Чакмагыш үзәк китапханәсенең уку залында “Тукай эзләрен барлап” исемле әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәгә Чакмагыш үзәк биләмара китапханәсе каршында эшләп килгән “Чакмагыш чаткылары” берләшмәсе һәм “Алтын көз” ветераннар клублары әгъзалары җыелды.
Уфадан якташларыбыз да кунакка кайткан иде. Башкортстан татарлары конгрессы рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, озак еллар “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары төбәк оешмасын җитәкләгән Динә Морзакаева, “Сәхибҗамал”ның хәзерге җитәкчесе Флүсә Назаргулова, шагыйрә, язучы Люция Әблиеваларның чыгышларын кызыксынып тыңладык. Шулай ук бәйрәмдә Руслан Мәсәгутов, Журналистлар берлеге әгъзасы, хаҗия Исламия Латыйпова, нәфис сүз осталары Гәмбария Харрасова һәм Рива Гәлләмова, Чакмагыш район Советы депутаты, күпбалалы ана Резида Ильясова һәм башкалар катнашты.
Сценарий авторлары һәм кичәне алып баручылар китапханәчеләр Алсу Гәрәева һәм Юлай Низаев иде.
“Чакмагыш чаткылары” район әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе, Чакмагыш музее методисты Рәзифә Сәхапова үз чыгышында ГабдуллаТукай һәм Зәйтүнә мәхәббәте тарихы турында сөйләде. Тукайның Чакмагыш районының Аблай авылына килүе, Идрисовлар нәселендә кунакта булу тарихына тукталып үтте. Язучы Мирсәй Гариф белән Аблайда мәгълүмат җыюларын хәтерләде.
Районда Г.Тукайның 135 еллыгына багышлап, шигырь, хикәя һәм нәсерләр бәйгесе игълан ителгән иде. Бу уңайдан бихисап язмалар тупланды. Габделфәт Нуриев, Рәсимә Ильясова, Рәзифә Сәлимова, Илсөяр Шәймөхәммәтова, Сәмига Шәйхлислам, Земфир Әхъяров һ.б.лар чыгыш ясады. Алтын куллы якташларыбызның кул эшләреннән тупланган “Күңелемнең нур чәчүче энҗеләре” күргәзмәсе дә оештырылды.
Сәләтле гармунчылар – Тукай авылы егетләре Феликс Якупов һәм Рәис Кадраев, Калмашбаш мәдәният йорты хезмәткәре Рәвис Сабитов халык көйләрен өздереп уйнады. Баш китапханәче Ләйсән Әхмәдиева – җырлавы, Люция Әблиева –башкорт халык биюе, китапханәче Альбина Батыргәрәева Г.Тукайның “Милли моңнар” шигырен сәнгатьле башкаруы белән сокландырды. Медицина хезмәте ветераны, үзешчән композитор һәм җырчы, баянчы Зөһрә апа Дәүләтова-Хәйдәршина үзенең җырын башкарып бүләк итте.
Кичә милләтебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.
Юлай НИЗАЕВ.
Читайте нас: