Барлык яңалыклар
Шигърият
5 март 2021, 13:37

Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА. Язгы шигырьләр

Миякә районының Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА – “Тулпар”ның иң тугры авторларының берсе. Гомерен балалар бакчасында тәрбияче хезмәтенә багышлаган Гөлфизә ханым әдәбиятка балалар өчен кызыклы хикәяләр, шигырьләр авторы буларак килеп керде. Соңга таба аның таланты лирик шагыйрә буларак та ачылды. Моны исбатлап, укучыларыбыз игътибарына Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Миякә районының Шатмантамак авылында яшәүче Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНА – “Тулпар”ның иң тугры авторларының берсе. Гомерен балалар бакчасында тәрбияче хезмәтенә багышлаган Гөлфизә ханым әдәбиятка балалар өчен кызыклы хикәяләр, шигырьләр авторы буларак килеп керде. Соңга таба аның таланты лирик шагыйрә буларак та ачылды. Моны исбатлап, укучыларыбыз игътибарына Гөлфизә КӘЛИМУЛЛИНАның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез.
ҖИЛ КИТЕРӘ ЯЗЛАР ИСЕН
Тирә-юньдә өем-өем кар ятса да,
Җил китерә инде язлар исен.
Күңелләрне арбап ала һәм арттыра,
Бу тормышка булган сөю хисен.
Көн артыннан көннәр үтә барган саен,
Иртәләр дә язга тарта бара.
Бу дөньяның матурлыгын күрә белү,
Еллар узган саен арта бара.
Язлар җиткәч ачыладыр күңел күзе,
Яшәүдән без әле бизмәгәнбез.
Гомер һич тә туктап тормый, тик без моны,
Яшьлегебез белән сизмәгәнбез.
Тирә-юньдә өем-өем кар ятса да,
Җил китерә инде язлар исен.
Ямьле язлар икеләтә арттырадыр,
Бу тормышка булган сөю хисен.
ДУСЛАРЫМА
Икесе дә ут булса да,
Очкын ул ялкын түгел.
Дусларым, сез булган чакта,
Кышлар да салкын түгел.
Ижадымны бәялисез,
Фикерләрегез кыю.
Тукталырга ирек бирми
Кирәклегемне тою.
Әлдә сез бар күңелдәген,
Кайчак ачып салырга.
Бирсен Ходай, киләчәктә
Бергә-бергә калырга.
КҮҢЕЛ
Тән картайса картаядыр,
Һич картаймый күңелем.
Ул бит белми картаймыйча,
Яшәү мөмкин түгелен.
Гел каядыр ашыктыра,
Һаман мине әйдәли.
"Бер урында тик торырга,
Мин бит түгел бәйдә," - ди.
Ул чаба дип, мин дә чабам,
Һич тынгы юк җаныма.
Шундый яшәү рәвеше, дим,
Сеңгән, ахры, каныма.
Менә шулай гомер уза,
Яшәве дә күңелле.
Туктатырмын димә икән,
Картаймаган күңелне.
САГЫНУ
Башка җирдән аермасы шунда гына:
Безнең яклар бик тә матур, таулы яклар.
Кыш көнендә ап-ак йомшак кар өстеннән,
Тау шуарга бик тә, бик тә җайлы яклар.
Бала чакта көннәр буе кайтып керми,
Шул тауларда чана, чаңгы шуа идек.
Күмәкләшеп, чырык-чырык көлә-көлә,
Бездән алда чапкан җилне куа идек.
Кайчагында, аны узып китик диеп,
Мәтәлеп тә төшкән чаклар була иде.
Чиркандырып җилкәләрне, куеннарга,
Мамык кебек йомшак карлар тула иде...
Өй-мәктәп-өй, тагын мәктәп. Балаларның
Барган җире хәзер шуннан ары да юк.
Ни кызганыч, аның менә, бата-чума
Тау шуарлык, юньле-башлы кары да юк.
...Инде тагы ярты кыш та узып бара,
Бу тауларда һаман әле эзләр дә юк.
"Ни хәлләрдә икән анда балам?" - диеп,
Һәрбер өйдән күзәтүче күзләр дә юк.
Бу хәлләрне аңлатырлык сүзләр дә юк...
Фото: https://vk.com/id215345055
Читайте нас: