Барлык яңалыклар
Шигърият
1 март 2021, 17:25

1 март – Русиядә мәчеләр көне

МӘЧЕЛӘР КӨНЕ. Әлиф ГАЛИМОВ.

Пионер-мазар булмасаң да
Кызыл бантик бәйләдем.
Мин дә кушылырга әзер –
Булсын олы бәйрәмең.

Мырылдашып, мияулашып
Дус ишләрең җыелыр.
Песиләрдән үзешчәннәр
Концерты да куелыр.

Тешләшеп тә алырсыз сез,
(Ансы була торган хәл).
Песи егетләре усал,
Белешерләр хәл-әхвәл.

Төсең кара чутыр кебек,
Күзләрең матур яшел.
Кызлар белән чагыштырсам,
Синең унсигез яшең.

Мырлый-мырлый сөт эчтек без
Барлык шартын китереп.
Рәхәтләнеп песи белән
Бәйрәм иттек теттереп.

1.03. 2021

Белешмә: Әлиф ГАЛИМОВ

Әлиф Габдулла улы Галимов Благовар районы Иске Күчәрбай авылында дөньяга килгән. Туган авылында урта белем алганнан соң Мәләвездә автомәктәп, Уфа Автотранспорт техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттә була. Сәүдә, коткару хезмәте, машиналар төзәтү тармакларында эшли.
Әлиф Галимов иҗатының төп жанры сатира-юмор булса да, җитди, шул исәптән дини темаларга да шигырьләр яза. Соңгы чорда каләмен прозада да сыный башлады. Аның иҗаты республиканың “Кызыл таң” һәм “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Агыйзел”, “Һәнәк” һәм Казанда нәшер ителүче “Чаян” журналларында һәрдаим чыгып тора.
Иҗатына ихласлык, хакыйкатьне турыдан ярып салу кебек сыйфатлар хас.
2014-2015 елларда республикада үткән “Балкыш” конкурсында сатира-юмор жанрында иҗат итүчеләр арасында икенче урын яулады. Агымдагы елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылган “Тугрылык һәм бурыч ялкыны бөек юлыбызны яктыртсын!” дигән номинациядә җиңүгә иреште.

Фото: Алиф Галимова
Читайте нас: