Барлык яңалыклар
Шигърият
28 декабрь 2020, 00:32

Италиядән Яңа ел котлаулары!

“Төкле аягың белән!”, дипКаршылыйк Яңа елны.

2020 ел хуҗасы – Күсе китәргә җыена, берүк кенә барлык начарлыкларын, күпме кешегә кайгы китергән чирен үзе белән алып китсен! 11елдан соң, кабат әйләнеп килеп тәхеткә утырганда, белеп торсын иде: Кеше бөек зат ул, аны бернәрсә белән дә җиңеп булмый, авырлыклар аша ул көчлерәк кенә була бара. Башка киләчәктә быелгыча начар кыланма, Күсе! Синең тагын да килүеңне күрә алсак иде! Хәерле юл сиңа, берүк кенә чирләреңне үзең белән алып кит!

* * *
Быелгы күсе елыннан
Туйдым бит мин чын-чынлап.
Курыкмыйча чәйним әле,
Колагы торсын чыңлап!

Нишләп туп-тулы бер елга
Куйганнар хуҗа итеп?
Әйдә, бар начарлыгыңны
Ал да, сөендер китеп.

Чирләреңне үзең белән
Китсәнә берүк алып.
Югыйсә яши башладык
Куркудан арып, талып.

Калдырмасаң вирусыңны
Сүкмәбез сине башка.
Әлбәттә, истә калырсың
Басылып тарих-ташка.

Үгезгә бир тәхетеңне,
Ул, мөгаен, шәп булыр.
Кешегә бит ул файдалы,
Бары яхшылык кылыр.

Өмет белән каршы алам
Туасы яңа елны.
Берүк ачсыннар иде дип
Үземнең илгә юлны.

Барысына бәхет телим
Килгәндә яңа еллар.
Начарлыклар артта калсын,
Җырлансын тик шат җырлар.

Сабак алып китсен Күсе,
Белеп, көчле зат – Кеше.
Ул да начар кыланмаса,
Күренер әйбәт эше.

Ә әлегә әйбәтлеге
Һич күренмәде күзгә.
Аллаһ бирсә, таза Үгез
Булыр Күседән үзгә.
* * *
Киләсе елның хуҗасы –
Үгез килергә чыккан.
Капчыгына бик мул итеп
Күчтәнәч, бүләк тыккан.

Энә дә, дөя дә бүләк –
Капчыкка күз салмадым.
Шөкер, моңа кадәр әле
Һич бүләксез калмадым.

Ни кирәген әйтмәсәк тә
Торадыр үгез белеп.
Аллаһ бирсә, бар кешегә
Бирер бүләген бүлеп.

Саулык, сәламәтлек белән
Булсын капчыгы тулы.
Барысына да эләксен
Бәхет, шатлыкның мулы.

Минем теләк – киләсе ел
Кул-аягым талмасын!
Үгез берни бирмәсә дә,
Тик булганын алмасын.

Авырлыклар үтеп китсен,
Тынычлык килсен җиргә!
Ел хуҗасы нокта куйсын
Таҗвирус дигән чиргә.

...Үгез символлы Яңа ел
Килә җиһанны буйлап.
Каршы алыйк әле аны
Тик изге уйлар уйлап!
* * *
Яңа елны каршыларга
Куйдым мин план төзеп.
Ни ашарга, ни кияргә
Яздым берәмләп тезеп.

Быел кызыл кимәм инде,
Үгез сөймәс ул төсне.
Аның көенә торырга
Саламын мин бар көчне.

Ак металлдан икән үзе,
Белдем, инеттан карап.
Мин дә киенергә булдым
Тик актан, аңа ярап.

Азыкны да белеп кенә
Ул сөярлек ясармын.
Яшелчәле, үлән кушкан
Төрле салат ашармын.

Сөттән ясалган азыклар
Өстәлемдә мул булыр.
Тәмле җиләк-җимеш белән
Табыным минем тулыр.

Үгез, сыер, бозау итен
Һич тә кулланмам димен.
Ә кош-корт ите ашауның,
Әлбәттә, куймам кимен.

Азак яшел чәй эчәрмен
“Капризе” торты белән.
Сметанник та ашармын,
Бәйрәм булмый бит гелән.

Тик кунаклар чакырмамын,
Бер-ике кеше җитәр.
Үгез бит тавыш яратмый,
Я ясар миңа битәр.

Менә шушыларны әле
Планыма язып куйдым.
Ел хуҗасына ярауны
Күңелгә ныклап уйдым.

“Төкле аягың белән!”, дип
Каршылыйк Яңа елны.
Битәрләми, рәхмәт әйтеп,
Озатыйк без бу елны!
Белешмә:
Рәмзия Сәлим кызы Шәрәфетдинова Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында дөньяга килгән. Техникумда белем алган. Тамьян авылы егете Радик белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бик күп еллар “Байрак” хуҗалыгында хисапчы, баш экономист, профсоюз мөдире вазыйфасын башкара. Әлеге вакытта Италиядә яши һәм иҗат итә.
2015нче елда “Күңелем чаткылары” исемле беренче үзнәшер китабын чыгарган иде. Шуннан соң аның “Чит илләрдә, ят җирләрдә”, “Күңелем хисләре”, “Канатлы хисләр”, “Тип әле син, йөрәккәем” дигән җыентыклары чыкты. Иҗатына ихласлык, җирсү, җиңелчә юмор, үзенә көлеп карау кебек үзенчәлекләр хас. Туганнарына, дусларына, якыннарына төрле бәйрәмнәр, юбилейлар уңаеннан котлаулар да иҗат итә. Күп кенә бәетләр авторы.
Чит илдә, башка мохиттә яшәсә дә, туган тел, якташлар дип җан ата, кулыннан каләмен төшерми.

Рәмзия ШӘРӘФЕТДИНОВА фотосы.
Читайте нас: