2020 ел тарихка каһәр пандемиясе белән кереп кала. Бу кабахәт чир бик күпләрнең якыннарын, танышларын алып китте. Алар арасында гаиләбездәге якын кешеләр дә, сыйныфташлар, төркемдәшләр дә, авылдашлар, күренекле шәхесләр дә бар. Авыргазы районында яшәүче шагыйрь Эльверт Хаматшинның курсташын югалту ачысыннан язган бу шигыре якыннарын югалткан бик күпләрнең күңел халәтенә аваздаш булыр.
Синсез дөнья ямьсезләнде,
Бар дөньяда – караңгылык,
Бар да сүнде... хәзер инде
Калган барлык гомерләр дә
Белешмә: Эльверт ХАМАТШИН
Шагыйрь Дүртөйле районының Иске Солтанбәк авылында дөньяга килә. Туган авылында сигезьеллык, Дүртөйледә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, хәрби хезмәттә була. Кубань дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганнан соң, 1976-1989нчы елларда Төркмәнстанда балалар укыта. Аннан соң Авыргазы районының Степановка, 2002нче елдан Бакалы районының Иске Әҗми урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2007нче елда кабат Авыргазы районының Степановка авылына күчеп кайта һәм күрше Усман тугызъеллык мәктәбендә укыта.
Беренче шигырьләре һәм хикәяләре 1990нчы елда Авыргазы районының "Ватан юлы" гәзитендә көн күрә. Шуннан соң әсәрләре "Кызыл таң", "Өмет" гәзитләрендә, Татарстан матбугатында даими басылып килә. 2008нче елда "Тулпар”ның 5нче санында дөнья күргән “Шагыйрь бит ул күктән төшми, күкләргә аша гына” сәхифәсе өчен журналның лауреаты итеп танылды. 2009нчы елда “Каеннарым минем” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Эльверт Хаматшинның прозада да уңышлы тәҗрибәләре бар. 2015нче елда “Син – сагыш кояшым” исемле шигъри җыентыгы Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап”нәшриятында дөнья күрде.